16+

«Каз өмәсенә Мәскәүдән дә туганнарыбыз кайта»

Авылды каз өмәләре гөрли.

«Каз өмәсенә Мәскәүдән дә туганнарыбыз кайта»

Авылды каз өмәләре гөрли.

Каз үстердең икән, өмә җыймыйча булмый. Бу үзенә күрә бөтен гаилә, дус-күршеләр белән бергә җыелып аралашу, ярдәмләшү дә әле. 

Азнакай районы Чалпы авылыннан Шәйсолтановларга да каз өмәсенә туган-тумачалары җыела. 
– Бәбкәләрне кечкенә килеш сатып алабыз да, йөз башлап үстерәбез. Хәзер инде элеккегечә күпләп өмә җыеп тормыйбыз, бөтен гаилә җыелып, бердәм көч белән йолкыйбыз. Бу – безнең өчен зур эш, ләкин бергә эшләгәндә, ул җиңелрәк кебек тоела, – ди Рәйсә Шәйсолтанова.

Аның фикеренчә, декабрь аенда каз сую – бик уңайлы вакыт, чөнки бу чорда суйган каз бала йонлы булмый икән. Казның мамыгыннан мендәрләр ясала, ә менә эч-башыннан исә бик тәмле бәлешләр пешерелә. “Каз үстерү, әлбәттә, бик мәшәкатьле эш. Иртәнге өчтән торып, аларны карарга, ашатырга кирәк. Ләкин бу эшне яратып эшлибез”, – ди ул. Алар казларны тозлап сата. Хәтта ел саен заказ бирүче, бер ел алдан язылып куючы үз клиентлары да барлыкка килгән. 
– Тозлы казларның бәясе – 4 меңнән 6 меңгә кадәр. Безнең казлар эре, ите тәмле булганга, бик тиз сатылып бетәләр, – ди елмаеп Рәйсә Шәйсолтанова. 
Каз тозлау буенча киңәшләрен дә җиткерде: сүле агып беткәнен якынча биш көн көтәргә кирәк. Корыгач кына эчен-тышын тозлап, кәгазьгә төреп куясың. Аннан караңгы җиргә элеп куярга, ул шунда җилли.  

Теләче районының Баландыш авылыннан Әлфинур әби Тимербаева балачак хатирәләре белән дә бүлеште:
– Без бала вакытта каз өмәләре бик күңелле үтә иде, – дип искә ала ул. – Элек барлык күршеләр белән бергә җыелып каз өмәсе уздыра идек. Су буена төшеп башта каз юалар иде кызлар, алар кайтышка мичтә “каз коймагы” пешереп, аннан каз мае белән майлап, шул кызларны сыйлыйлар иде. 
 

Әлфинур әби Тимербаева

Кичкә тагы каз ите пешереп, бәлеш салып, бөтен булышкан кызларны кунакка чакыра торган булганнар. Әлфинур әби сүзләренчә, бу – иң матур хатирәләрнең берсе: “Бер елны барлык күрше әбиләрне җыеп каз өмәсе ясадык. Аннан да күңеллесе булмагандыр, мөгаен. Киләсе елга да чакырырсыз дип, рәхмәтләр әйтеп киттеләр хәтта. Аннары бала-чагаларны чакырып, каз каурые сыдырттык, – ди ул. – Хәзерге вакытта каз асрап, бибиләр чыгарту юк инде ул күптән. Сатып алганда да күп итеп алмыйбыз, килен белән бергә үз көебезгә йолкыйбыз. Менә шулай үтә бездә каз өмәсе”, – дип сөйли Әлфинур әби.

Мөслим районы Тугаш авылыннан Айгөл Хафизова казларны акча түләп эшкәрттерәләр. Башкача мөмкин дә түгел. Ике мең баш казны тиз арада йолкып, урнаштырып та куярга кирәк бит. 
– Казларны 15 яки 21 көнлек итеп сатып алабыз. Ике мең баш үстердек быел. Мамыгын да, эч-башларын да сатабыз, килеп алалар. Эч-башларның бәясе – 200 сум. Безнең Мөслимдә каз бәясенең килограммы 650 сумнан йөри. Бер каз чистарттыру 220 сумга төшә. Эше авыр булса да, үзен аклый, кереме бар, – ди. 
Казны кар төшкәч кенә йолкыйлар. Айгөл ханым әйтүенчә, казның бала йонлымы икәнен берничек тә белеп булмый, йолкый башлагач кына сизелә, ди.
Шул ук Тугаш авылыннан Гөлүсә Мөхәммәдишина быел йөз баш каз үстергән. 

– Утырып чыгара торган казларыбыз юк, фермерлардан ике атналык каз библәре сатып алабыз. Быел йөз баш алдык. Аннан да күбрәк алган еллар булды. Казларны катнаш азык белән үстермибез, бәрәңге белән арпаны кушып пешерәбез дә, он белән төеп бирәбез. Өмә җыеп йолкыйбыз. Мамыктан мендәрләр ясап сатабыз, сораучылар күп. Эч-башын сатабыз да, үзебез дә пешереп ашыйбыз, – ди Гөлүсә апа. 

Теләче районы Олы Мишә авылыннан Лилия апа Нуруллина да, каз бәбкәләрен сатып алабыз, ди. Узган ел илле каз үстергәннәр. Быел җитмеш биби сатып алганнар – 530 сумнан. Казларны туганнары, авылдашлары белән өмә ясап эшкәртәләр. 
– Өмәгә авылдан туганнар, дуслар җыела, олы яшьтә булуга карамастан, әниләребез дә килми калмыйлар. Шулай ук Мәскәүдән дә туганнарыбыз кайта, – ди ул.
Лилия апа казларны да, эч башларын да сата икән. “Алган кешегә кыйбат булмасын өчен, бәяләрне бик югары куярга тырышмыйбыз”, – ди.

Каз мамыгыннан мендәр дә ясыйлар, Мәскәү халкы бик яратып ала, дип сөйли. Чөнки чын мамык мендәрләр файдалы, йомшак бит. Эшне дә заманча башкаралар:  үтүкләп тә, кайнар суга манып та йолкыйлар. 
– Өмәче туганнарга саулыкларын бирсен Ходай, алар булганда эшләр гөрләп бара. Барыбыз да исән-сау булыйк, хәерле ризыклар булсын, – дип теләде ул.

Төп фотода: Баландыш авылында каз өмәсе

Залинә Гыйлаҗиева.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

27

1

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading