16+

"Оныгым умарта оясы тишегенә таяк тыгып уйный, ник берсе чыгып чаксын үзен..."

Теләчедән тирә-якка Оренбург, Башкортстан, Якутиягә тиклем 1200 чакрым юл алган балның тәмен дә, сыйфатын да бер сүз билгели – Нуриман балы!.. Димәк, бик тәмле. Өч умарталыгында 350 умарта оясы урнаштырган, ел саен ким дигәндә 6 тонна бал алган Сабирҗановлар гаиләсе махсус ана корт җитештереп тә сату итә. 

"Оныгым умарта оясы тишегенә таяк тыгып уйный, ник берсе чыгып чаксын үзен..."

Теләчедән тирә-якка Оренбург, Башкортстан, Якутиягә тиклем 1200 чакрым юл алган балның тәмен дә, сыйфатын да бер сүз билгели – Нуриман балы!.. Димәк, бик тәмле. Өч умарталыгында 350 умарта оясы урнаштырган, ел саен ким дигәндә 6 тонна бал алган Сабирҗановлар гаиләсе махсус ана корт җитештереп тә сату итә. 

Әле моның белән генә чикләнсәләр икән! Ана корт сөте, балдан төрле табигый косметика әйберләре – кремнар, скраблар, бальзамнар, салкыннан ярылуны саклый торган баллы иннекләр дә ясыйлар.

Баллары да берничә ассортиментта! Махсус банкаларга төрле чикләвек, перга, кокос стружкасы белән кушып тутырылганы дисеңме, кыскасы, ни генә юк. Ана корт сөте бик әз микъдарда гына эшләнгәнлектән, аны шприц ярдәмендә суырталар. Саклануы да сәер – өстәлдә торса ике сәгатьтән, суыткычта 15 тәүлектән, ә туңдыргычта 6 айдан бозыла. Шуңа да аны балга катнаштырып саталар. 

Элеккеге заман түгел, балны сыктырдың да өч литрлы банка белән сату киштәсенә утырта алмыйсың, әнә шулай заман белән бергә атлап, сата да белергә кирәк. Ник дисәң, бал болай да үтмәс товарга әйләнеп килә. Халыкта ихтыяҗ юклыктан түгел, бал җитештерүчеләрнең күплегеннән вәзгыять тә үзгәргән. 

Нуриман абый Сабирҗанов Теләче районының Күкчә авылында яши. Белемле, 50 ел хезмәт куйган бик тәҗрибәле умартачы. Яшьлегендә күмәк хуҗалык умартачылыгында эшләсә, соңгы елларны крестьян-фермер хуҗалыгы оештырган. Үзе генә түгел, янында һәрчак Файмә ханым, ә бүген исә Нияз уллары терәк. 

– Гөлгенә кызыбыз белән төпчегебез Инсафның әллә ни исе китмәсә дә, кушкач, булышалар инде. Ә менә Нияз умарталыкта үсте. Хәзер әнә кызы шулай, умарта оясы тишегенә таяк тыгып уйный, ник берсе чыгып чаксын,. – ди Фәймә ханым.

Район белән шаккаталар үзләренә, кайчан барып кермә умарталыкта бакчадагы сыман йөриләр. Йөзләре ачык, яланбаш, кыска җиңле күлмәктән. Әле шул кыяфәтләрендә умарта да карыйлар. Соң берсе булмаса икенчесе чагырга тиеш, әллә үз хуҗаларын таныйлармы икән?

– Аларның холкын беләбез бит, җилдә ачмыйбыз, кояшлы көнне бал кортлары бик тыныч, нишләп тисеннәр инде? – дип елмая Нуриман абый.

Токымнары да үзебезнекеләр – урта рус токымы. Ачулары килгәндә түз генә. Хәер, эшчәнлекләре дә сынатмый. Бал җыюларына да, ана корт җитештерүләренә дә күз генә тимәсен! Соңгысының бигрәк четерекле эш икән. 

– Умартачылыкта иң күп бал бирә торган көчле ояларны сайлап алабыз. Алар безнең берничә, нәсел калдыручы гаиләләр дип атыйбыз. Кәрәзгә джентерский сот дигән махсус җайланма урнаштырып, аның бер ягына ана кортны ябабыз да өч көнгә калдырабыз. Моны минутына кадәр төгәл язып, исәпләп эшлисе. Ана корт тәүлек эчендә 200дән артык йомырка салып чыга. Һәр кәрәз тишегенә куна дигән сүз. Кайчагында, ошатмыйча салган йомыркасын алып та ташлый әле. Без аңа тимибез, ул гел үз эшендә. Дүртенче тәүлектә ана корт салган йомыркалар личинкага әверелеп җитә, – дип сөйли Нуриман абый.

Менә шушы урында эшнең икенче этабы башлана. Личинкаларны махсус кәрәз рамына тәртип белән беркетелгән мискиларга берәрне салып, шул рамны анасыз ояларга урнаштырырга кирәк. Чөнки ана корты булган оя аларны кабул итми, ди. Бер ояга 30 личинка куела, тик эшче кортлар һәммәсен дә кабул да итмәскә мөмкин, берничәсен оядан ук чыгарып ташлыйлар икән. Менә холык! 

– Без аларны тәрбияли торган оялар дип атыйбыз, умарталыкта барысы шундый ояларыбыз ундүртләп. Личинкаларны куярга 5-6 сәгать кала ояны алдан әзерлибез, ана кортны алабыз. Берникадәр вакыт үткәч, эшче кортлар аның юклыгын сизенәләр, хафалана башлыйлар. Личинкаларны урнаштыруга исә ана кортларны тәрбияләргә керешәләр. Үстерәләр, оясын кәрәз белән төрәләр. 12 көн дигәндә ана кортлар җитешә. Аны, әйтәм бит, сәгатенә, минутына кадәр төгәл башкарырга кирәк. Бер генә сәгатькә соңга калсаң да эш бозыла. Өлгергән ана кортларны махсус читлекләргә урнаштырабыз. Әмма алар шул ук ояларда калалар. Эшче кортлар аларны бал ташып ашата, – ди Нуриман абый.

Менә шундый юл белән чыгарылган ана кортның бәясе 450 сум тора. Аңа ихтыяҗ да зур, алучылар – чират! Җәе буе чыгарылган ана кортларның исәбе дә бихисап. Умартачыларның эш кәсебен киңәйтүләре мактауга лаек. Ләкин, борчулары да юк түгел. 

– Күмәк хуҗалык таралгач, белгән эшебезне кәсеп иттек. Тәвәкәлләп крестьян-фермер хуҗалыгы оештырдык. Әзердән башлаганнар дип уйламагыз, безнең кулга калганда келәтләр, умарта өйләре череп беткән иде. 3 миллион сумлык грант отып, һәммәсен дә яңарттык. Борчуларсыз гына тормыш бармас инде дә. Сату ягы авырайды. Хәзер, элеккеге сыман Казан урамының теләсә кайсы чатына басып, балыңны сата алмыйсың, штраф сугалар. Агропарк сәүдә үзәге ачылгач, безнең кебек авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләр сөенгән дә идек. Баштагы мәлләрдә рәхәтләнеп сату да иттек. Балны төяп киләбез дә, лабораториядә тикшертеп, урын алып, сатабыз. Кичен кайтып китәбез. Авылдан көн саен килеп тә булмый, җай чыккач кына. Менә шуңа киртә куйдылар. Агропаркта урын аласың икән ул йә айлык яисә еллык. Аренда бәясе дә бик кыйммәт. Без бер көнне үзебез сатып, икенче көнгә сатучы куйсак, аңа хезмәт хакы түләргә керем китә дә бетә. Андагылар бит алыпсатарлар. Кеше җитештергәнне сәүдә итәләр. Без әнә хәтта Теләчедәге кечкенә кибетебезгә дә үзебез җитештергән товардан кала башкасын сата алмыйбыз, – ди Нуриман абый.

Умартачының борчуын Татарстан Республикасының фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр әфәнде Байтемировка да җиткердек.

– Агропаркта дежур өстәлләр бар. Алар нәкъ менә Сабирҗановлар кебек фермерлык хуҗалыгында җитештергән товарын үзе теләгән яисә мөмкинлеге булган көннәрдә килеп сату итәр өчен дип махсус булдырылган. Әгәр дә нинди дә булса тагын өстәмә борчулары килеп чыга икән турыдан туры үземә шалтыратсыннар. Телефоным – 89625527206. Чөнки агропаркта бәйсез директор вазифасын башкарам, крестьян-фермер хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар булсынмы, җитештергән ит, сөт продукциясеме, балынмы сата алмыйлар икән, без бик теләп ярдәм итәргә әзер – сату юлларын оештырырбыз, – ди Камияр әфәнде Байтиряков. 

Хәер, елына 90 000 сум тирәсе салым түләүче Сабирҗановлар фермерлык хуҗалыгының көймәләре комга терәлмәсә дә ярдәм сорарга хаклары бар әлбәттә. 2015 елдан бирле авыл хуҗалыгы базарында мәйдан тоткан умартачыларның башкаларны әйдәп, алга юл яруы бәхәссез. Кыенлыклар да сынар, борчулар да, бердәмлектә көч бит, димәк, уртага салып сөйләшүләр дә кулай кайвакыт.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading