Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә, гадәттә, басуларны, иген кырларын, техника тавышын, фермаларны күз алдына китерәбез.
Җәй көне — яшел болыннар, көзен — уңыш җыю мәшәкате. Ә аннан соң әзер продукция кибет киштәсенә килеп эләгә. Без аны сатып алабыз да өйгә кайтабыз. Ләкин шул сөт шешәсен кулга алганчы, аның артында күпме хезмәт, чыгым һәм җаваплылык барлыгы турында уйлап караганыбыз бармы?
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне алдыннан «Тау Иле» авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү кооперативы җитәкчесе Әмир Заһидуллин белән сөйләштек. Ул Яшел Үзән районында хуҗалыгын саклап калган җитәкчеләрнең берсе. Бүген аның карамагында 100 баш мөгезле эре терлек бар, шуның 50се — савым сыеры. Хуҗалыкта барлыгы 10 кеше хезмәт куя. Сөйләшү барышында бер нәрсә ачык аңлашылды: авыл хуҗалыгында эшнең авыры беркайчан да бетми.
Фермада ял көне юк
Сыерны иртән саварга кирәк. Аннары ашатырга. Ферманы тәртиптә тотарга. Малның сәламәтлеген карарга. Техника да эштә булырга тиеш. Кыскасы, авыл хуҗалыгында «иртәгә эшләрбез» дип калдырып булмый торган эшләр байтак.
—Кадрлар җитми. Без инде эшләргә теләгән һәр кешегә шат, — ди Әмир Заһидуллин.
Бу сүзләр бүген авылдагы иң зур мәсьәләләрнең берсенә килеп тоташа. Кеше кирәк. Әмма гади генә эшче түгел, һөнәрен белгән, җаваплылык алырга әзер белгеч кирәк. Чөнки ферманы китаптан укып кына алып барып булмый. Терлек белән эшләүнең үз тәртибе бар. Ветеринар да, савымчы да, механизатор да үз эшенең остасына әйләнергә тиеш. Ә бит авылда эш көне иртәнге сәгать белән генә башланып, кич белән генә тәмамланмый.

Бер сыердан 16 литр
Шуңа да карамастан, "Тау Иле«ндә нәтиҗәгә омтылалар. Бүген хуҗалыкта көненә якынча 650 литр сөт савыла. Бер сыерга уртача 13 литр туры килә.
Монда эш шартларын яхшыртуга да игътибар бирәләр. Берничә ел элек ферма янында 30 гектар җирдә көтүлек — «электропастух» булдырганнар. Сыерлар җәйге чорда үләнгә чыга, аннары фермага кайта. Моның файдасы сөт күләмендә дә күренә. Әмир Заһидуллин хуҗалык күрсәткечләрен еллар дәвамында күзәтә. Бүгенге саннар артында көндәлек хезмәт кенә түгел, еллар дәвамында тупланган тәҗрибә дә бар.
Сөтнең бәясе кайда башлана?
Ә менә монда авыл хуҗалыгына кагылышлы иң авыр сорауларының берсе туа. «Тау Иле» сөтне бүген литрын 31 сумнан тапшыра. Шул ук вакытта кибеттә без сөтнең бер шешәсен уртача 80-110 сумга сатып алабыз. Һәм бер кызык деталь бар: киштәдәге шешәдә еш кына бер литр түгел, ә 850 грамм гына. Арадагы аерманы күрү өчен икътисадчы булу кирәкми.
Әмир Заһидуллин сүзләренчә, бүген сөт җитештерүнең үзкыйммәте якынча 50 сумга җитә. Ә хуҗалыкка алга таба үсү, техниканы яңарту, хезмәткәрләргә лаеклы хезмәт хакы түләү өчен бу бәя тагын да югарырак булырга тиеш. Димәк, фермер өчен 31 сумлык сөт белән 80-110 сумлык кибет бәясе арасында бик зур юл ята. Ул юлда — терлек азыгы, электр энергиясе, газ, техника, ягулык, хезмәт хакы, ветеринария хезмәте һәм башка чыгымнар. Һәм иң мөһиме — боларның берсе дә көтеп тормый.

Иген дә шул ук сорауны куя
Бу хәл сөт белән генә бәйле түгел. Игенчелектә дә чыгымнар үсә. Мәсәлән, 2000нче еллар башында бер килограмм ашлык якынча 3 сум торса, бүген ул 5 сум тирәсе. Ә җитештерүнең үзкыйммәте энергия ресурсларына һәм башка чыгымнарга бәйле рәвештә якынча 12 сумга җитә.
Гади генә итеп әйткәндә, саннарның үзендә үк сорау бар: чыгымнар үсә икән, җитештерүченең кереме ничек сакланырга тиеш? Хезмәт хакы турында да онытырга ярамый. Авылда кеше калсын, яшьләр һөнәр сайласын, ферма һәм басу эшен дәвам итсен өчен хезмәтнең бәясе дә тиешле дәрәҗәдә булырга тиеш.
Авылны саклау — азык-төлек турында гына түгел
Авыл хуҗалыгы турында сүз чыккач, без еш кына тонна, центнер, литр, гектар белән сөйләшәбез. Ә һәр сан артында кеше бар. Ул иртән фермага килә. Кышын да, җәен дә эшли. Техникасын карый. Терлекне ашата. Басуга чыга. Уңыш өчен җавап бирә. «Тау Иле» җитәкчесе Әмир Заһидуллинның авыл хуҗалыгында инде чирек гасырлык хезмәт тәҗрибәсе бар. Ул эшли башлаган елларда хуҗалыкта 70 кеше хезмәт иткән, 700 баш терлек булган. Бүген шартлар башка. Күләмнәр дә, мөмкинлекләр дә үзгәргән. Әмма бер нәрсә үзгәрми — җир эшне ярата һәм аны көн саен көтә.
Авыл хуҗалыгы — икътисадның бер тармагы гына түгел. Ул безнең өстәлдәге икмәк, сөт, ит. Балаларга биргән ризыгыбыз. Кибет киштәсендәге һәр продукциянең асылында басу, ферма һәм анда эшләгән кеше тора. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә ихтыяҗ турында сөйләгәндә, без бары тик эш урыннары турында гына сөйләшмибез.
Без үзебезнең азык-төлек иминлеге, авылларның киләчәге, җирдә хезмәт итүнең кадере турында сөйләшәбез.
Бүген, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне алдыннан, басуда, фермада, предприятиеләрдә хезмәт куючыларга, көндәлек күренеп тормаган, әмма һәр гаиләгә кагылышы булган зур хезмәтегез өчен рәхмәт әйтәсе килә. Игенегез мул, малыгыз сәламәт, хезмәтегезнең кадере һәм табышы булсын!

Сан
3 миллион 741 мең тонна бөртек җыеп алынган. Бер гектардан уртача 34 центнер уңыш туры килә;
республикада 221 777 баш савым сыеры исәпләнә, бер сыердан 25,2 кг сөт савыла;
авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә 456,7 млн сумлык продукция сатылган;
Казан дәүләт аграр университетында «Фермер мәктәбе» проектында 35 кеше үз белемен ныгыта, шуның 9ы махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләре.
Комментарийлар