16+

Күкидә иҗат “вулканы” ата

Авылның үзэшчән артистларын, аягъүрә басып, 10 минутка якын алкышлаганнарын күргән юк иде әле минем. Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрен сәхнәләштергән Күки үзешчәннәре менә шундый хөрмәтләүгә лаек булды.

Күкидә иҗат “вулканы” ата

Авылның үзэшчән артистларын, аягъүрә басып, 10 минутка якын алкышлаганнарын күргән юк иде әле минем. Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрен сәхнәләштергән Күки үзешчәннәре менә шундый хөрмәтләүгә лаек булды.

Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрен сәхнәләштергән Күки үзешчәннәре менә шундый хөрмәтләүгә лаек булды.

- Авылда 10 елга якын клуб ябылып торды, чөнки, искереп, авария хәленә төшкән иде. Республика программасы кысаларында, яңа клублы булдык, авыл халкы исеменнән Татарстан һәм Балык Бистәсе районы җитәкчелегенә зур рәхмәт! “Чиста су” федераль программасы ярдәмендә өйләргә су кертелде. Үзара салым акчасына урамнар юлларының 95 процент өлешенә вак таш түшәлде. Авылыбыздагы тормыш-көнкүреш һәм социаль-мәдәни эшчәнлек күрсәткечләре буенча узган ел район конкурсында беренче урынны яуладык, шуның өчен МТЗ тракторы сатып алырга 1,5 миллион сум грант бирелде. Шул трактор белән сөенеп, урам юлларын кардан чистарттык, - дип, шатланып сөйләде Күки җирле үзидарә рәисе Альберт Бәдретдинов.

Ун елга якын клубсыз тору Күки халкын, Альберт Бәдретдинов әйтмешли, чын мәгънәсендә мәдәнияткә сусаткан. Хәзер гөрли мәдәният учагы, ә учакны гөрләтүче һәм дөрләтүче-клуб мөдире Гөлфинә Сәлахиева.

- Быел барлык мәдәни чараларны да ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышлыйбыз. Клуб залында ТАССРга багышлап, экспозиция оештырдык. Концертларга халык дәррәү кубып йөри. Уйлаштык та, Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәрен сәхнәләштерергә җөрәт иттек. Артистлары да- Күки үзешчәннәре, спектакльне башта үзебездә куйдык, аннан соң күрше Ямаш белән Югары Тегермәнлек авылларына “гастрольгә” барырга да өлгердек. Балык Бистәсе районында якташ композиторыбыз Фәтхрахман Әһмәдиев исемендә үзэшчән иҗат коллективлары фестивале бара. Авыллар бер-беребезгә йөрешеп, концертлар куябыз. Уракчы авылына концерт белән барырга әзерләнәбез, - ди Гөлфинә Сәлахиева.

Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” әсәре юмор һәм трагедия белән сугарылган. Һәр әдәби образ үзе бер дөнья. Күкинең үзешчән артистлары Ләйсән Шәрипова, Сиринә Фәтхуллина, Гүзәл Габдрахманова, Энҗе Сафина, Айгөл Мостафина, Гүзәл Шиһапова, Гөлнур Мусина, Кәүсәрия Фәтхуллина, Фирая Тәхәвиева, Рушания Гаффарова рольләрен гаҗәеп тормышчан итеп башкардылар. Камал театрының профессиональ артистлары диярсең, билләһи. Алар: укытучылар, медиклар, почтальоннар һәм студентлар гына, югыйсә. “Әниләр һәм бәбиләр” беренче мәртәбә клубка килә алмаган тамашачылар соравы буенча Күкидә кабаттан куелды. Авылдашларның бу хезмәте республика иҗат конкурсында катнашуга лаек, минемчә.


Дамир Бәдриев
Автор фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading