Әлеге авылларның атамалары каян килеп чыккан? Анда куян асраучылар бармы? Яңа елга нинди өметләр баглыйлар? Шулар турында сораштык
Татарстанда киләсе ел символы булган Куян исемле ике авыл бар икән. Берсе – Актанышта, икенчесе – Минзәләдә.
Тумышы белән Минзәлә районының Куян авылыннан булган Рәмзил Бәдриев әйтүенчә, авылның атамасы куянның холкы белән бәйле.
- Безнең авыл урысларның мәҗбүри чукындыруыннан качып, урман эчендә яшәгән берничә татар гаиләсеннән килеп чыккан, дип сөйли иде әби-бабайлар. Куян бит ул куркак, качарга гына тора. Авыл исеме дә шуннан чыккан дип уйлыйм. 1960-80 елларда авылда куян үрчетә торган ферма булган. Шәхси хуҗалыкларның да икесенең берсендә куян тоталар иде. Бездә дә гел куян булды. Баш саннары 100гә җитә иде. Минзәләгә күчкәч тә, куян асраудан туктамадык, – ди ул.
Куян авылы инде картайган, анда өлкән яшьтәгеләр генә яши. Рәмзил үзе дә авылдан киткән. Минзәлә шәһәрендә көрәш буенча тренер булып эшли. Авылында депутат булып сайланган, кулдан килгәнчә булышып торам, ди ул.
Газета укучыларыбызны Яңа ел белән котлап, киләсе елда барчабыз да сау-сәламәт булып, илебездә тынычлык булсын, дигән теләкләрен җиткерде.
Актаныш районының Куян авылына нигез 1737 елларда салынган. Авыл тарихы белән безне мәдәният йорты җитәкчесе Роза Хәбетдинова таныштырды.
– Агыйдел елгасы буенда урнашкан Әҗәкүл авылыннан дүрт кеше – Солтанай, Яманай, Йосыф, Бикбай аймаклар ясап, Куян авылына күчеп киләләр дә, авылга нигез салалар. Риваять буенча, авылга нинди атама бирик дип сөйләшеп торганда, куян йөгереп уза, шуннан Куян дип атарга булалар. Исеме дә, авылы да ошый куянлыларга. Бүген 95 йортта 252 кеше яши. Табигате матур. Җиде күле бар. Авыл халкы балык тоту белән шөгыльләнә. Итек тә басалар. Мал-туар асрап, сөтен, маен, эремчеген ясап саталар. Элек авылда куян фермалары булган. Тиресен иләп, тунын, бүреген теккәннәр. Куян асраучылар хәзер дә бар, – ди ул.
Ә менә авылдашларын Роза ханым куян кебек куркак түгелләр, алар кыю, югалып калмыйлар, ди. Куянлылар элек-электән спектакль куярга ярата, җыр-моңга гашыйклар икән. Хәтта: «Хәзер сезгә куяннар спектакль куярлар», – дигән әйтем дә яши аларда.
Авылдашлары Фәнис Газетдинов тырышлыгы белән «Агыйдел куяны» дигән китап та чыккан. Авыл турында җырлары да бар.
- 2023 ел – Куян елыннан илебезгә тынычлык, мобилизацияләнгән егетләребезнең туган нигезләренә исән-имин кайтуларын, барыбызга да сәламәтлек, яңадан-яңа зур уңышлар, бәхет-шатлыклар көтеп калабыз. Яңа еллар белән сезне! – дигән теләкләрен юллады безгә Роза ханым.
Комментарийлар