Узган ялларда республикабыз авыл-районнарында Сабантуйлар гөрләп үтте. Ярты шәһәр халкы авылларга кайтып тулды дисәк тә ялгыш булмас.
Ни дисәң дә, авыл балаларын бер мәйданга җыя торган бәйрәм ул, кайсы гына шәһәрдә яшәмәсеннәр, араларны ерак димиләр, кошлар җитезлеге белән туган якка җилдерәләр.
Быелгы Сабантуйларыннан канәгать калдымы безнең халык? Узган елгысыннан быелгысы нинди үзгәрешләр, яңалыклары белән сөендергән? Укучыларыбыздан шул хакта белештек.
Рәмзия Мусина, Яңа Чишмә, Чертуж:
– Быел бездә яңа хакимият башлыгы – Егор Тарнавский тырышлыгы белән, беренче чиратта, мәйдан төзекләндерелде, матурланды. Элек палаткалар корып, милли атрибутларыбызны бик гади генә итеп тезеп куя идек. Быел 5 яңа күргәзмә йорт җиткезделәр, аларның һәрберсен бер милләткә багышлап, йортларны милли рухта киендерделәр. Һәр йортта бер милләтнең милли йолаларга бай тормыш-көнкүреше күрсәтелде.
Яңа белән иске бер була алмый, ни дисәң дә яңа дигәне матур! Ә матур җиргә халык та өерелеп килә. Халыкны капкадан ук чәк-чәк тоткан төрле милләт вәкилләре белән бергә Тукай рухы каршы алды, бик матур фотозоналар ясалу белән беррәттән, Шүрәле белән Су анасы кунакларның кәефен күтәреп йөрде. Элек көрәшкә дә батырларны җиз иләктән иләп кенә кертәләр иде, Яңа Чишмә районы даны өчен көрәшмәгән көрәшчеләрне мәйдан янына якын да китермәделәр.
Ә быел бу стериотип та җимерелде! Яңа Чишмә районы җирлегенә яшәү урыны буенча теркәлгән көрәшчеләрнең һәммәсе дә бил алыштылар. Ә минем улым – Булат Мусин абсолют батыр булып калды. Халык уеннарда бик актив катнаштылар анысы, бик күңелле үтте.
Ә авыл Сабантуена килгәндә, гомер-гомергә өч авыл – Чертуж, Шахмай, Чаллы Башы халкы бер мәйданга җыелып бәйрәм итәбез. Кайбер елларда Акъяр халкы да кушыла иде әле. Быел беләсезме нинди яңа уен уйнадык? Егетләр хәлләре беткәнче 1150 килограммлы “Нива” машинасын тартып йөрделәр. Аннары мәйдан уртасында чыбыркы шартлату уены оештырдык.
Бу уенга чыгучы да булмас инде диеп курыккан идек, су буе чират торып, бик тырышып, чыбыркы шартлатып күрсәттеләр. Чыбыркы шартлату җиңел эш түгел, җаен белергә кирәк! Сабантуен мин үзем алып бардым. Сабантуй батыры булып Чаллы Башы авылында яшәүче Шахмай егете Самат Әхмәтҗанов калды.
Дилбәр Ялалова, Мөслим, Иске Карамалы:
– Мин авылда яшәгәч, Сабантуйны оештыручылар командасында идем. Башта көн иртәдән болытлы торды. Әзрәк күңел дә куркып куйган иде, яңгыр яуса иркенләп бәйрәм итеп тә, уеннар да уйнап булмый бит. Аллаһка шөкер, көн ачылып китте. Авыл халкын котларга район башлыгы Альберт Хуҗин килгәч тә карамалыларның күңелләре булды, җитәкчелекнең хөрмәтен тою ул зур бәхет чынлыкта.
Тирә-яктагы авылларга караганда бездә электән бер үзенчәлек яшәп килә – хәрби хезмәткә китүче егетләрне мәйдан уртасына чыгарып котлыйбыз. Быел шундый бер егетебезне чакырып матур теләкләребезне җиткердек, бүләккә бик матур түбәтәй киерттек. Бездә кайткан кунаклар да сәхнәгә менеп җырлыйлар, кеше уйнаганны мәйдан кырыенда гына карап утырмыйлар. Бүләкләребез дә мулдан иде, спонсорларыбыз күп булгач, акчабыз уч тулы, бүләкләрнең дә әйбәтләрен генә сайлап алдык.
Бездә иң кызык уен шул – егетләр бүрәнә атып ярыштылар, кемнеке ераккарак барып төшә инде. Бүрәнә кадәр бүрәнә бит ул! Кичке сәгать дүрттә Яңа Карамалыда кичке Сабантуе башланып китә. Айдар Шәрифуллин бездә дә, Яңа Карамалыда да батыр калып, бер көнне ике тәкәле булды менә! Башка авылларда яңгыр яуган диделәр, ә без чалт аяз кояш астында, Сабантуебызны бик күңелле итеп үткәрдек.
Дилбәр Гарифуллина, Мөслим, Октябрь:
– Быелгы Сабантуйлар башка еллардагыга караганда үзгәрәк булды. Әмәкәй авылы Сабантуена бардык. Ачылышы бик тә эчтәлекле иде. Күзләрдән яшь килде. Бернинди танылган артист-фәлән чакырмаганнар. Мәктәп директоры үзе алып барды. Үзешчән авыл артистларының чыгышлары башкала йолдызларыныкыннан бер дә ким түгел иде, бик матур җырладылар, биеделәр, авылның ветераннар ансамбленә дә күзләр генә тимәсен. Ул кыланчык шәһәр артистлары гомумән дә авылдагы Сабантуйларына кирәк түгел.
Рәхәт үзебезнекеләрне каравы – авылча, үзебезчә. Көрәш тә бик кызу булды. Апамның малае батыр калды. Уеннарны оештыручы җирле үзидарә хезмәткәрләре милли татар киеменнән киенеп куйганнар. Яңгыр явып торса да, халык таралмады. Быел менә ат чабышы карый алмадым. Менә шул бераз күңелне төшерде. Минем өчен сабантуе ул – ат чабышы һәм көрәш.
Рания Галәветдинова, Арча, Пешәңгәр:
– Без быел ике генә Сабантуенда булдык. Саба районының Иләбәр авылындагы Сабантуена барып, моңарчы колак ишетмәгән, күз күрмәгән яңалыкларны күреп, шаккатып кайттык. Аларда ул быел алтынчы мәртәбә шушындый зур масштабта үткәрелә икән, аннары андагы уеннар да беркайда да кабатланмыйлар.
Тау итәгенә сыенып утырган мәйданда үтә ул. Килеп төшкәч тә чисталыгына ис китте. Менә шул итәктән тау башынга йөгереп менәләр – бик кызык һәм күңелле, чын-чынлап көч сорый торган уен! “Ат уены” да бик кызык. Утыра торган җире тимер кисмәк, ә кисмәк тимер торбага киертелгән. Алда тагын бер тимер ат, дилбегәсе уенчы кулында. Атка атлангандай итеп, дилбегәсен тарта-тарта уенчы алга барырга тиеш. Безнең күз алдында 20 ләп егет утырып карады, аларның өчесе генә тиешле дистанцияне үтә алды. Ә кызыклыгы! Мәтәләләр дә төшәләр.
Тагын шунысына сокландым, уен барганда концерт номерлары туктап тора, концерт номерлары башлангач, уеннар уйналмый. Башка җирләрдәге шикелле эт-баш, сыер-аяк түгел инде. Тагын бер уен, командаларга бүленәләр дә, йөгереп килеп бер таяк тирәли шактый гына вакыт әйләнәләр, аннары кире урынына кайтып басарга тиеш. Менә кайтулары бик читенләшә, башлары әйләнеп, юллары бутала тегеләрнең. Үзебезнең авылда Сабантуена бүләк җыюлары күңелле үтте. Авылыбызның 5 баласы гармунда өздереп уйный, һәммәсе дә милли киемнәрдән киенеп, урамнар буйлатып гармунда уйнап йөрделәр. Күзләргә яшьләр тулды аларны күргәч.
Энҗе Галиәхмәтова, Тукай, Калмия:
– Сабантуйлар бик күңелле үтте! Дөрес, иртәдән чиләкләп яңгыр орды башта, сәгать уннарга таба туктады ул, бәхеткә. Кояш та күренгәләде, җиле дә ипле генә исте. Мин китапханәче булып эшләгәч, район Сабантуеның да үзәгендә катнаштым. Узган ел авыл өендә мич буенда коймак пешергән идем, ә быел тамбурлы чигү буенча мастер-класслар үткәреп, теләге булганнарны чигәргә өйрәттем.
Якшәмбе авыл Сабантуен үткәрдек. Узган ел гаиләләр ярышын керткән идек, быел шуны күп авыллар бездән күреп кулландылар. Башта берсе итек киеп йөгереп килә, икенчесе ыштан кия дә бергәләп йөгерәләр, аннары өченчесе, әйтик, толып кия. Биш кешедән торган гаилә һәммәсе дә киенеп беткәнче йөгерәләр. Балаларга – губка, ә өлкәннәрне кашык белән су ташыттык. Олыларга да бүләк кистерәбез. Ләкин ул бүләкләрнең һәммәсен дә аерым-аерым кәгазьләргә төрәбез. Кисеп алгач, сүтеп карыйлар. Таздан авыз белән балык та тоталар. Күзне бәйләп кыңгырау уенын уйнатабыз.
Ирле-хатынлы чыгалар да, күзләре бәйләнгән килеш берсе кыңгырау шалтырата да кача, икенчесе кулындагы капчыгы белән шул кыңгырау тавышына барып аңа сугарга тиеш. Бездә беренче килгән ат белән иң соңгы килгән ат бүләкләнә. Ахырдан килгән атка бездә һәркем бүләк алып чыгып чыга, ул киресенчә нык баеп кайтып китә.
Сабантуе иртәнге сәгать унбердә башланып, кичке сәгать алтыда бетердек. Бик күп уеннарыбыз уйнатылмыйча калды. Халык арыды, шуңа гына туктадык.
Комментарийлар