Чебиләр корыда торырга тиеш
Буа районы Күл Черкене авылында яшәүче Наил Гыйльметдинов инкубаторда чеби чыгарып сата, бер өлешен үзе дә үстерә. Ул инкубатордан яңа чыккан чебигә беренче көнне ашарга-эчәргә бирмәскә, ә икенче көнне катнаш азык ашатырга куша. Алларына чиста су куярга кирәк. Чебиләр корыда торырга тиеш, дымлы җирдә аяклары тиз бетә, ди.
– Бройлер чебиләргә өч атна рәттән Пк-5 дигән катнаш азык бирергә киңәш итәм. Бу азыкны чебиләр кечкенә булганда ашаталар, аңарда 22 процент протеин һәм башка кирәкле бөтен витамин, микроэлементлар бар. Хәзерге чебиләр генетик яктан элеккеләреннән аерыла. Аларны 60 көндә үстерергә тиешсең, моның өчен дөрес ашатырга кирәк. Кычыткан, йомырка, эремчек белән генә кирәкле матдәләрне биреп бетереп булмый. Өч атнадан сөяк оны, балык оны, түп (жмых), акбур, витаминлы кушылмалар, азык чүпрәсе, үсемлек маен кушып ашатам. 45 көннән кушылмаган балык онын салмый башлыйм. Катнашмага кукуруз, бодай, борчак, арпа оннары да кушам. 60 көндә бройлер 4 килограмм була, – дип киңәш бирә Наил.
Баллы су эчертәбез
Казанның Отары бистәсендә Фирая һәм Раил Рәхимҗановлар токымлы тавыклар асрый. Аларның киңәшләре дә газета укучыларыбызга кызыклы булыр.
– Инкубатордан яңа чыккан чебешләргә баллы су бирәбез, бу глюкоза да булып тора, кендекләре кереп урнашсын өчен дә кирәк. Икенче көнгә угычта уган йомырка бирәбез. Ике көннән шуны ашаткач, тары ярмасы бирәбез. Тарыны кайнар суда бүрттерәбез дә, аңа майсыз эремчек, вак угычта уылган кишер салып болгатып ашатабыз. Балыкка ашата торган Гаммарус дигән ризык та бирәбез. Ул скелетларын формалаштырырга ярдәм итә. Аннары кычыткан, үги ана яфрагы, тузганак, бака яфрагын вак итеп турап ашатабыз. Боларда бөтен кирәкле витаминар да бар. Өч атнадан чебешләр ныгып та китә, аларга нәрсә бар – шуны бирә башлыйбыз, – ди Фирая апа.
Чәчрәп карап торсыннар
Инстаграмда шәһәрдән авылга кайтып терлекчелек һәм бакчачылык белән шөгыльләнүче блогерлар шактый. Минем игътибарымны Рязань өлкәсеннән Анна Адамова дигәне җәлеп итте. Аларның бакча белән теплицалары да бар, бүдәнә, күркә, тавык, куян, дуңгызлар да асрыйлар, бал кортлары да тоталар. Һәр шөгыльләре турында кызыклы итеп сөйли дә беләләр.
Анна үзе шәһәрдә туып үскән. Ике белгечлеге бар: биолог һәм укытучы. Тормыш иптәше Алексей исә авыл егете. Ул да биолог. Икесе дә кошчылык фабрикасында эшләгән.
– Авылга күчеп кайту модасы башланганчы ук кайтып урнашкан идек. Авылга кайтып, кәҗә саварга, бакча казырга, терлек карарга өйрәндем. Ә иң яраткан шөгылем – кош-корт асрау, – ди Анна.
Аныңча чебиләрне алып кайтканчы урынны яхшылап әзерләргә кирәк. Бинаның дивар һәм идәннәрен дезинфицияләргә яки яндырылган известь белән эшкәртү мөһим. Шулай ук дөрес температура режимын булдыру мөһим. Салкында җылытылган булырга, ә эсседә җилләтелергә тиеш. 
– Диксам дигән махсус ветеринария препараты – йодалы шашкаларны да кулланырга киңәш итәм. Аның составын йод кристаллары тәшкил итә. Шашканы яндыргач, парга әйләнәләр һәм бинаны дезинфекциялиләр. Препаратны бинаның зурлыгына карап инструкциясендә язылганча кулланыгыз. Соңыннан яхшылап җилләтегез. Бу препарат кошларга ингаляция ясау өчен дә кулланыла, – ди Анна.
Чебешләр астына салам да, йомычка да, көнбагыш кабыгы да салырга була. Иң мөһиме – ул коры, вак һәм гөмбәчекләр белән зарарланмаган булсын. Аны җәйгәндә идәннең коры һәм җылы булу шарт. Югыйсә юеш һәм салкын булса, җылынганда түшәлгән материалны да юешләтә.
Өй шартларында, бөтен кагыйдәләрне үтәгән очракта, 38-44 көндә уртача 2,5 килограммлы бройлер үстереп була. Ә моның өчен, тәрбиядән тыш, сатып алган бер көнлек чебешең дә сәламәт булырга тиеш, – ди Анна.
– Чеби сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?
– Мамыгы чиста, тигез булсын, ә күзләре тонык булмасын. Аякларында ныклап басып торып, ышанычлы итеп йөри алсын. Артык актив булганнарына һәм тавышлана торганнарына кызыкмагыз, йокымсыраганнары да кирәкми. Сиңа чәчрәп карап торганнарын сайлагыз, – дип елмая әңгәмәдәшем.
Чебине кулга алып, әйләндереп карагыз, корсагы йомшак булсын, ди тәҗрибәле кошчылар. Ашаган малда өмет бар дигән кебек, яңа гына ашаган-эчкән булсалар, бүксәсе тулган кош сайласагыз, ялгышмассыз.
Кош-корт алучыларга субсидия бирелә
Субсидия бер каз һәм күркә бәбкәсенә – 100, үрдәк бәбкәсенә – 80 сум, бройлер чебиенә 30 сум исәбеннән бирелә. Субсидия күләме кош-корт сатып алу бәясенең (транспорт чыгымнарыннан тыш) яртысыннан артык була алмый. Субсидиягә ия булу өчен бәбкә-чебиләрне Татарстан территориясендә теркәлгән кошчылык хуҗалыкларыннан алырга кирәк һәм кошлар бер айдан зуррак булырга тиеш түгел. Сатып алган кош-кортның саны 50дән 100 башка кадәр булу һәм аларны билгеле бер вакыт дәвамында (бройлерлар һәм үрдәкләр – 2 ай, казлар һәм күркәләр – 4 ай) асрау мөһим.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар