16+

Кыр кәҗәләренең, ак һәм соры куяннарның саны арткан

Быел кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу катлаулы шартларда уза. Тотрыксыз температуралы һава торышы һәм карның күп булуы бу эшкә бераз комачаулый.

Кыр кәҗәләренең, ак һәм соры куяннарның саны арткан

Быел кыргый хайваннарны кышкы исәпкә алу катлаулы шартларда уза. Тотрыксыз температуралы һава торышы һәм карның күп булуы бу эшкә бераз комачаулый.

Әмма шулай булса да, хәзерге вакытта исәпкә алу маршрутларының 80 проценттан артыгы узган. Апас, Азнакай, Балтач, Лениногорск, Спас һәм Ютазы районнарында эшләр тулысынча төгәлләнгән. Әлмәт районы ахырына якын, аларга бер маршрут узасы калды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты.

Бу мөһим һәм кызыклы эштә җәмәгать инспекторлары һәм һәвәскәр аучылар ярдәм итә. "Кышкы маршрутны исәпкә алу чаңгы һәм кар чаналары ярдәмендә үткәрелде. Маршрутны узу өчен алдан салынган маршрутлы навигатор кулландык. Үзебездә шулай ук блокнот, каләм, карандаш, бинокль һәм принтердан чыгарылган маршрут бар иде. Бу коралларның барысы да күренгән хайваннарның яки кошларның күчүен билгеләү өчен кирәк. Маршрутларга берничә кешедән торган төркем белән чыктылар. Һәр маршрутның озынлыгы 15 километрга кадәр», – дип сөйли Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының Лениногорск районы буенча районара бүлеге башлыгы Евгений Жиганов.

Урманнарда поши эзләре күзәтелә. Хәзер аларның мөгез алыштыру процессы башланды. Пошилардан тыш, Лениногорскида кыр кәҗәләре, кабаннар, төлкеләр, сусарлар һәм ак куяннар бар. Өч ел дәвамында кышкы маршрутны исәпкә алу нәтиҗәләре күрсәткәнчә, кыр кәҗәләренең, шулай ук ак һәм соры куяннарның саны арткан.

«Селәүсеннәрнең эзләре дә күзәтелә. Бу җәнлек шулай ук Әгерҗе, Әлмәт һәм Баулы районнары территориясендә яши. Бер урында аулагач, ул башка җиргә күчә. Кошлардан суерларны, кыр тавыкларын күрергә була. Көртлек бик сирәк очрый», – ди Евгений Жиганов.
Исегезгә төшерәбез, кышкы маршрутны исәпкә алу 10 мартта төгәлләнәчәк. Алынган мәгълүматлар аучылык байлыкларының торышын бәяләргә һәм кирәк булган очракта — хайваннарны һәм кошларны саклау буенча чаралар күрергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: https://ojm.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading