16+

“Өч ел эчендә техникага бәя арта бара, субсидия акчасы тиенгә кала”

Узган ел 289,2 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Сөт җитештерү күләме 2,2 миллион тоннага, ит – 513 мең тоннага җиткән.

“Өч ел эчендә техникага бәя арта бара, субсидия акчасы тиенгә кала”

Узган ел 289,2 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Сөт җитештерү күләме 2,2 миллион тоннага, ит – 513 мең тоннага җиткән.

Узган ел “Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу” дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 18,1 миллиард сум күләмендә финанслау каралган булган, шул исәптән федераль бюджеттан – 6,1 миллиард, агымдагы елда федераль акчалар күләме – 6,5 миллиард сум.

– Кагыйдә буларак, әлеге саннар ел дәвамында арту ягына төзәтелә. Шулай итеп, авылга дәүләт ярдәме кимеми. Беренче кварталда ук дәүләт ярдәмен алучыларга кимендә 3 миллиард сум бирү планлаштырыла, – диде Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында.
Узган ел 289,2 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Сөт җитештерү күләме 2,2 миллион тоннага, ит – 513 мең тоннага җиткән.

– Машина-трактор паркын яңарту дәвам итә. Былтыр 12,9 миллиард сумлык 2988 авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган. Бүгенгә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2,5 миллиард сумга запас частьләр алган. Бу ихтыяҗның 45 проценты дигән сүз. Быел агрофирмалар алдында 2,9 мең трактор, 2,6 мең комбайн, 1 мең азык җыю комбайнын ремонтлау бурычы тора, – диде ул. 

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты җитәкчесенең урынбасары Таһир Һадиев докладчыдан узган өч елга авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә техник һәм технологик модернизацияләүгә бирелә торган субсидия акчасының күпмесе бирелми калмавы белән кызыксынды. 

– Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәрвакыт субсидия ала иде. Без бит кече һәм эре предприятиеләр өчен хокукларның тигез булуын беләбез. Мисал өчен, узган ел мөрәҗәгать итүче булган, ләкин лимит сарыф ителүгә бәйле рәвештә аңа субсидия бирелмәгән. 2021 елда Азнакайның "Союз Агро" җәмгыяте – 14 миллион, “Марс” хуҗалыгы – 2,6 миллион, Габдрахманов крестьян-фермер хуҗалыгы 3 миллион сум алмый калган. Миндә шундый хис туа, кайберләрен этәреп кую өчен махсус шартлар тудыргансыз кебек һәм бу сезгә субъектив идарә итәргә мөмкинлек бирә, – диде ул.

Министр урынбасары аның соравына Татарстанда соңгы өч елда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә техник һәм технологик яктан модернизацияләүгә 5 миллиард сумга якын субсидия бирелмәвен җиткерде.

– Сайлап алуның тәртибе бар. Ниндидер аңлаешсыз схемалар күп булу сәбәпле, өстәмә критерийлар өстәлде, хәтта техника, предметларның сурәтләренә кадәр. Һәм документациягә өстәмә критерийлар керттеләр. Бөтен кеше дә документларны дөрес итеп тәкъдим итә алмый. Электрон сайлап алу системасы эшли, анда әлбәттә чират бар. Бөтен сумма берьюлы уйналмый, ә техника сатып алырга теләүчеләр күп. Кем шул тәртипне үти, шул ота. Кем ул исемлеккә эләкми, киләсе сатуларда катнашачак, – диде докладчы.

Алай да Таһир Һадиев министрлыкка 2021-2023 елларда «70 кә 30» программасы буенча күпме кеше техника сатып алганлыгы һәм күпме финанслар сарыф ителгәнлеге турында мәгълүмат бирүне сорады. Өч ел эчендә техникага бәя артып, субсидия акчасы тиенгә кала, диде ул сүзен йомгаклап.

Фото: https://gossov.tatarstan.ru
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading