Россиядә терлекләр өчен куркыныч авыру – пастереллез эпидемиясе тарала.
Инфекция чыганаклары инде унбишләп төбәктә ачыкланган, шул исәптән күрше Чувашстанда да. Әлеге уңайдан мессенджерларда фермерларга, шәхси хуҗалыкларга Чувашстаннан терлек һәм ит сатып алуны тыю турындагы хәбәрләр йөри башлады.
Авыру чыганаклары иң беренче Себердә ачыкланып, хәзер ул федераль проблема масштабын ала. Берничә көн элек Чувашстанның Батыр районында да теркәлде. «Батыревский» җәмгыяте терлекләрендә лаборатория пастереллез бактерияләре булуын расланган. Кан һәм төкерек анализлары уңай нәтиҗә биргән.
Интернетта Себер якларында хуҗалыклардан терлекләрне мәҗбүриләп алып чыгып китүләре турындагы хәбәрләр таралды. Шундый киеренке вазгыять булмасын диптер, Чувашстанның Дәүләт ветеринария хезмәте халыкны. пастереллез аркасында терлекләрне күпләп тартып алу планлаштырылмый, дип тынычландыра. “Ликвидация чаралары бары тик авыру чыганагы булган территориядә генә үткәрелә” дип хәбәр итәләр.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хайваннарда була торган аеруча куркыныч авыруларның республика территориясенә үтеп керүен булдырмау буенча республика штабы утырышында кайбер төбәкләрдә авырулар буенча вазгыятьнең шактый начар булуын, мөгезле эре терлекләр авырулары буенча мәсьәлә кискен торуын билгеләп үтте. “Татарстан территориясендә авырулар китереп чыгарырга мөмкин булган сәбәпләрне булдырмау буенча комплекслы чаралар эшләргә кирәк”, – диде ул.
Ленар Гарипов шулай ук республика территориясенә башка төбәкләрдән терлекләр һәм терлек азыгы кертмәскә, шулай ук муниципаль районнар арасында терлекләр ташуны аерым контрольдә тотарга кушты.
Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та басым ясады моңа. Ул билгеләп үткәнчә, Россельхознадзор белешмәләре буенча, илнең 15 төбәгендә, шул исәптән Татарстан белән күрше Удмуртия һәм Чувашиядә хайваннар инфекциясе ачыкланган. Анда терлекләрне һәм продукцияне башка җиргә илтүне тыю кертелгән. Шуңа бәйле рәвештә Татарстан Рәисе республикабызга куркыныч инфекцияләр кертмәү чараларын көчәйтергә кушты. «Терлекләрне һәм продукцияне рөхсәтсез кертүне туктатырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Юл-патруль хезмәтләренең стационар һәм күчмә постларына контрольне көчәйтергә, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына, шулай ук авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә хуҗалыкларда терлекләр асрауның ябык режимын тәэмин итәргә, шулай ук дезинфекция ясарга, чит кешеләргә объектларга керүне тыю кушылды».
Пастереллез – хайваннардан кешегә күчеп, бизгәк, тире һәм тире асты клетчаткасы ялкынсынуы, шулай ук буыннар, сөякләр һәм эчке органнар зарарлануына китерә торган инфекцияле авыру.
Билгеле булганча, Татарстанда «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар