Үрдәк өмәсе
Авылларда эш гөрли, кемдер бәрәңге алса, икенчеләре үрдәк суярга керешкән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Авылларда эш гөрли, кемдер бәрәңге алса, икенчеләре үрдәк суярга керешкән.
Элек каз өмәләре генә бар иде, хәзер халык күпләп үрдәк асрый, авылларда үрдәк өмәләре уздырыла башлады. Кош-корт асраучылар, үрдәкне бик уңайлы, диләр: ике ай дигәндә, ит әзер.
Кама Тамагы районы, Олы Кариле авылында яшәүче Суфия Дәүләтшина кош-кортны 30 елга якын асрый. «Башта үзебезнең йорт казы бәпкәләр чыгара иде. Казлар асрадык. Аннары үрдәкләргә күчтем. Май ахырында ике атналык 25 үрдәк бәпкәсе алган идем, ике ай дигәндә, суярлык булып өлгерделәр дә», – ди Суфия апа.
Авылда үрдәк асраучылар шактый. Тиз өлгерә торган ит арзангарак та чыга, диләр. Ике атналык үрдәк бәпкәләре, төренә карап, 220-300 сум тирәсе икән. Күпләр мулард дигән токымны сайлый. «Алар артык майлы булмый, каз ите тәме килә, безгә бик ошый», – ди әңгәмәдәшем. Үрдәкләргә Суфия апа арпа, бодай, фураж пешереп ашата. Җәй буе мулардлар бакчада яшел чирәмдә чемченә, суда коену өчен махсус таз белән су да куйганнар аларга.
Кош-кортларны вакытында сую да мөһим. Бакча башында төлке күренә башлаган, диләр. Тотса, эш харап. Кайбер кешеләрнең үрдәкләрен сасы көзән дә юк иткән, ди. Үрдәкне август айларында суйганнан соң, икенче партия алучылар да бар икән. Гадәттә, өмә белән җыелышып йонын йолкыйлар, үзенә күрә күрешү, рәхәтләнеп сөйләшү өчен бер җай да. «Күчтәнәчкә дисәң дә, үзебезгә ашарга да бик тәмле, файдалы, тиз өлгерә торган ит. Икенче елга, Алла боерса, тагын алырбыз әле», – ди Суфия Дәүләтшина.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
Ул дус кына булган, ә мин аны сөйгәнем дип санаганмын икән
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Шәйхразиев шизофрения белән “авырый”?
-
#Хикәя
Анасының гомер иткән ирен кызы тартып алды...
-
#Кыскача яңалыклар
Паралимпия чемпионы Терентьев «Абилимпикс»хәрәкәтенең ике төп максатын атады
-
#Кыскача яңалыклар
МХО ветераннары Казандагы «Абилимпикс» турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар
Комментарийлар