16+

Рөстәм Миңнеханов: “Югары хезмәт хакы белән кадрларны авылга беркетеп була”

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. "Мамадыш, Алабуга, Чистай районнарында хезмәт хакы чагыштырмачак югары. Ә Балык Бистәсе, Яңа чишмә, Спас, Кайбыч, Апаста хезмәт хакы түбән", дип искәртте Президент.

Рөстәм Миңнеханов: “Югары хезмәт хакы белән кадрларны авылга беркетеп була”

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. "Мамадыш, Алабуга, Чистай районнарында хезмәт хакы чагыштырмачак югары. Ә Балык Бистәсе, Яңа чишмә, Спас, Кайбыч, Апаста хезмәт хакы түбән", дип искәртте Президент.

- Узган ел авыл хуҗалыгы өчен авыр булды. Шуңа да карамастан, без күп кенә тармакта алдынгы булып калдык. Сөт җитештерү буенча - беренче урында, бәрәңге буенча - икенче урында, ит җитештерү буенча - алтынчы урында. Хәзер безгә агымдагы ел турында сөйләргә кирәк. Безнең алда торган төп бурыч - язгы кыр эшләрен кыска вакыт аралыгында башкарып чыгу, моның өчен машина-трактор станциясен әзерләргә кирәк. Заманча техника кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Үсемчелек катлаулы хәлдә, шуңа да өстәмә кредит чыганаклары таләп ителә. Россия авыл хуҗалыгы министрлыгына өстәмә ташламалы кредитлар сорап мөрәҗәгать итәчәкбез, - диде ул үзенең чыгышында.

Җирнең уңдырышлылыгын арттыру мөһимлеген ассызыклап, бер гектар чәчүлек мәйданга кимендә 70 кг минераль ашлама кертү бурычын куйды. Узган елда яшелчәчелек белән килеп чыккан проблемаларны да искә алып, яшелчә саклау урыннары булдырырга кирәклеген дә искәртте.
- Сөтчелек тармагына килгәндә, бу юнәлештә динамика бар, әмма күрсәткечләр күбрәк тә була ала иде. Республикада җитештерелгән сөтнең күләмен һаман да 2 миллион тоннага җиткерә алмыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров быел сөт җитештерү күләмен 1 миллион 980 мең тоннага җиткерү максатын куюларын әйтте.

Президент авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең лаеклы хезмәт хакы алырга тиешлеген һәм аның кадрларны авылга беркетеп кую өчен төп стимул булуын  искәртте.
- Мамадыш, Алабуга, Чистай районнарында хезмәт хакы чагыштырмачак югары. Ә Балык Бистәсе, Яңа чишмә, Спас, Кайбыч, Апаста хезмәт хакы түбән. Югыйсә хезмәт хакы ул кадрларны авылга беркетү, эшнең сыйфатын арттыру дигән сүз. Без бу мәсьәләгә игътиарлы булырга тиеш, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading