Язларны ямьле иткән чәчәкләрнең һуш исе дә “җимеш” барыр вакыт җитте.
Юк, алмагач, чия җимешләре турында сүз бармый, аларына әле иртәрәк. Менә язгы чәчәкләр өстендә әче таңнан кара төнгә чаклы биешкән бал кортларының хезмәт күрсәткечләре быел да сөендерерме? Табигать юмартлыгына өметләнгән мәлдә умартачыларның хәлен белештек. Бал уңышына бүгенге көн фаразлары нинди? Тансыкка әйләнмәсме ул, әллә быел да зур табышлар китерерме? Балның бәясе артыр кебекме?
Марсель Мөхәмәтгалиев, Саба, Шыңар:
– 60 баш умартам бар, шөкер, быел да әйбәт кышладылар. Яз көне дә сер бирмәделәр, эшчәнлекләреннән кәнәгатьмен, ишәяләр, үсәләр, ныгыйлар, әйбәт нәсел балны да әйбәт бирә ул. Язгы бал сораган кешеләрне тузганакныкыннан авыз иттердем инде. Ләкин акча эшлисе килеп, бу вакытта ук балны соңгы тамчысына кадәр сыктырырга ярамый, бал аларның үзләренә дә бик кирәк әле. Халыкта ихтыяҗ булган күләмдә генә – 40 литрлы 3 фляга тузганак балы суырттым. Узган ел 3 литрлы банкасын 1800 сумга, ә быел 2200 сумга саттым. Бу әле махсус туганнар өчен куелган бәя, чит кешеләргә хакны 2500 сумга ук күтәрәсе булыр. Быел зарланырлык түгел, безнең якта кышлар да, язлар да матур килде, менә Буа, Чирмешән якларындагы умартачыларның хәлләре мөшкелрәк дип ишеттем – кортлары авырдан кышлаганнар. Табигатьнең холкына ияр юк шул, сабыр итеп түзәсең. Тиздән бал кортлары юкәдән бал җыярга керешәчәкләр. Соңгы көннәрдәге яңгырлар кортларны өйдәрәк тотты, бөрегә тулышкан юкә чәчәкләренә дым кирәк иде. Минем умарталар Оет авылын янындагы болынлыкта урнашкан. Юкәле урманнар бер яктан – 500 метр, икенче яктан бер чакрым гына ераклыкта. Юкәләрдән буш калсалар да куркыныч түгел, минекеләрне болын ашатачак, чәчәкләр күп, шөкер. Бал уңышы куандырыр дип уйлыйм.
Рәсүл Габдуллин, Башкортстан, Туймазы, Кандра:
– Минем умартачылык белән шөгыльләнә башлавыма җиде еллап кына. Тәҗрибәм аз. Узган ел 20 ләп оя умартаны урамда калдырган идем – оттырдым. Чөнки, урамдагы ояларны карап, барлап, кортларның хәлләрен белеп булмый. Минекеләрнең азыклары да беткән, чөнки урамда калган очракта алар күбрәк ашыйлар, җылынасылары бар бит. Азыклары беткәч, чирли башлыйлар. Бары 5 оям гына язгы якта исән чыкты. Аларына да тиешле тәрбияне биреп җиткерә алмыйм бугай, ялкаулыгымны гафу итеп, үз җайларына гына очалар. Башта гаилә ныгыттылар, шуңа да тузганак балларына тимәдем, менә әле бал җыярга керештеләр. Аллаһы Тәгалә биргән кадәр алырбыз инде балны, нинди дә булса фаразлар да ясый алмыйм. Балның 3 литрлы банкасы 3 мең сумнан йөри иде, быел тагын бераз күтәрелерме, вакыт күрсәтер.
Равил Миннеханов, Саба:
– Быел минем 31 сезон! Бал уңышы көендермәс дип ышанам. Дөрес, кыш чыкканда ике оя умарта үлде үлүен, болай баш саннары ишле – утызлап, исәннәре “гаирәтле” – бар эшләре очуда, бал ташуда. Үз гомеремә бер генә мәртәбә дә язгы сыек балны аертып караганым юк иде. Быел Апас районында яшәүче кодаларга кунакка барырга туры килде, умартачының кая барса да күчтәнәче бер – бал инде. 4 кечкенә рамнан 5 литр бал аерттым! Менә хәзергесе вакыт бал кортлары өчен ачлык чоры, язгы чәчәкләр инде күптән шиңде, җәйгеләре әле атмады. Ә мин быел бакчаның яртысына экспарцет дигән чәчәк чәчтем, шуңа да минекеләрне бәхет басты – оядан чыгып, чәчәкләрдәге балны кашык белән “сосалар” да кереп китәләр, еракка ук очып та йөрмиләр. Быел юкәләр 25-26 июньдә чәчәк ата башлар кебек, ел да 3-4 июльдә генә чәчәкләре ачыла иде. Һава торышы гына әйбәт торсын, юкәнең чәчәк атуы 6-7 көнгә генә сузыла. Әгәр дә көндез – 25-27, ә төннәрен 17 градус җылы торса, яңгырлар яумаса, бал кортлары сынатмас, иншаллаһ.
Ильяс Әюпов, Кукмара, Чуллы:
– Республиканың төньяк өлешендә узган ел кар күп яву сәбәпле, умарталарым кышкы “йокы”дан озаграк уяндылар. Яз да алар өчен кырысрак кыланды. Кояш башта иртәдән үк көлебрәк караган сыман булды да, төшке якта кинәт салкынайтып җибәрде, очып чыгып киткән кортлар ояларына да әйләнеп кайта алмадылар, нәтиҗәдә ишләре кимеде, эшче кортлар көчсезләнде. Әнә хәзер кортлар күч аерса да, аерылып чыкканнары көчсезрәк шул, кечерәк. Анысын да җыеп алам инде, көчәеп китсеннәр өчен махсус ашатам – күңелләрен күрәм! Язын суыклар кабаттан әйләнеп килмәсә, бал кортлары әле алай бик бетеренмиләр иде дә. Аннары безнең якларда тузганак балы да булмады. Тузганаклар чәчәк атуга, 30 гардусс эсселек китереп бәрде – берничә сәгать эчендә көеп кенә киттеләр. Инде җәй уңышына өметләнәм. Умартачылык тармагындагы борчулар елдан-ел арта гына бара анысы. Менә көзге якта ук та кортлар күпләп югала, очып китәләр дә, әйләнеп кайтмыйлар. Аннары хакларын күрегез, ел саен бер тирәдә тирбәлә, нишләп бал гына артмый, башка ризыкларга бәяләр бер ел эчендә генә дә әллә ничә мәртәбәләр артырга өлгерә. Безнең халык та табигый ризыклардан елдан-ел ныграк баш тарта. Сабантуена туганнар кайтканнар иде, вак бала-чагаларны өстәл тирәли тезеп утырттым да, хәзер сезне дөньядагы иң татлы, иң тәмле бал белән сыйлыйм әле мәйтәм. Бер генә рам бал аерткан идем. Юк, тәмсез бит бу, безгә син конфет бир, диләр. Тәмам ясалма, химияле ризыкларга ияләнеп җиткәннәр! Дөресен әйтим, туганнарымның да күбесе балга битараф. Бу дөнья кая барадыр. Балның бәясен арттыру турында уйларга кирәк дибез, әле бит бик очсызга да алырга атлыгып тормыйлар...
Илдар Гайнуллин, Самара, Камышлы:
–Минем кортлар әйбәт кышлады, ләкин көздән бик хәлсезләнделәр – бет ашады. Воротоз бетләреннән болай да ел саен я профилактика ясап, я дәвалап тора идек инде. Воротоз бете дә бит елы-елы белән генә котыра, узган ел воротоз бетенә каршы торуы бик авырга туры килде, баллар тулышкан вакытта агулый алмадык, балалар үстергәндә тагын... Көзен ояларны эшкәрттек, бетләрне агуладык анысы, ләкин ояларны инде кышкылыкка кертергә вакыт җитеп килә иде, көч җыярга өлгермәгәч, әллә ни ныгый алмадылар шул. Ике ояны бер итеп тә күчне көчлеләндерергә тырышып карадык, шулай итеп тә баш саннары кимеде. Бөтен Россия буйлап таралган хәл инде бу. Бәхеткә яз җылы килде, кортлар да тиз көчәеп киттеләр. Эшлиләр, очалар. Май баллары белән куандырмасалар да, чөнки үз куәтләре өчен эшләделәр, хәзер менә юкәдән бал җыярга керештеләр. Ләкин экспорцет белән донник начар чәчәк ата, шунысы гына кәефне кыра, шулай да яхшыга өметләнәсе килә. Минем кортлар “күчмә тормыш” белән яшиләр, ояларым 100 гә якын. Бал начар булмас үзе, бәясе артмаса да уфтанмыйм, артса да егылып китеп куанмыйм, дигәндәй. Артса да шул 200 сумга гына арта ала инде ул. Бал кортларын бит бу шөгыльне яратканга асрыйсың, хезмәтең акчага корылса сыйфаты үзгәрә.
Нурислам Гайнуллин, Балык Бистәсе, Бикчурай:
– Күп умартачылар чын дөресен әйтеп кенә бетермиләр, быел умарта кортлары кышларны бик авыр чыктылар, күпләп үлделәр. Кайбер умартачыларныкы тулысынча үлеп бетте. Минекеләр дә үлде. 15 ләп ояны югалттым. Язын да үсешләре, ишәюләре дә җайлы гына бармады. Һава шартлары көйсезләнде бит – март аенда җылылар булып алды да, апрельдә тагын суытты, бал кортларының бала үстерүләре туктады. Бал бәясе быел артып куймагае дип уйлыйм. Әле тоташ яңгырлар күрсәтә, кортлар бал җыя алмаячаклар. Бал аз булса, бәясе арта да арта инде. Быел менә күп умартачылар, барыбер бал булмаячак, акча эшли алмыйча калабыз дип, пакетлар саттылар. Пакет – 4 рамнан торган, анасы булган кечкенә генә оя инде ул. Бәясе шул токымына карап билгеләнә, 5 000 сумнан алып 8 000 сумга кадәр йөри. Яшермим, мин дә 7 пакет сатып җибәрдем. Элек аны Үзбәкстан якларыннан күпләп кертәләр иде, быел кертмәделәр дип беләм. Кортлар белән күптөрле авырулар да керә дип тыйдылар. Керткәч тә бер ай карантинда тотылырга тиеш алар, менә шушы вакытны төгәл үтәмиләр, ике-өч көннән сатуга чыгаралар, шул харап итә дә. Аннары алардагы климатка җайлашкан кортларга безгә кыш чыгарга бик авыр, шунлыктан авырый башлыйлар. Бал җыя торган үсемлекләр дә бездә икенче бит. Сәбәпләре күп. Башкортстан умартачылары да быел читтән кортларны кертмәү өчен нык торганнар.
Бүгенгәчә иске бал ашыйбыз, яңа баллардан авыз итмәдек әле. Аның өчен генә бал аертып йөрисем килми. Умартачыларга бал кортларын асрау елдан-ел авырлаша бара. Элек бит колхозлар махсус бал кортлары өчен дип кырларга карабодай чәчәләр иде. Дәүләт җирләре инвесторлар кулына күчкәннән бирле, бал кортларына караш үзгәрде. Урманнардагы юкәләрне дә кисеп бетереп баралар. Кырларда элеккеге кебек көнбагыш, карабодай, донник ише культуралар игелсә, бик әйбәт булыр иде дә... Узган ел бездә көнбагыш иккәннәр иде, балны да әйбәт алдык, быел әнә шул мең ярым гектар җир бернәрсәсез җәелеп ята, буш! Аннары бөтен кеше дә бал кортларын асрый да алмый. Кемнәрнеңдер балга аллергия, кайсылары аның чагуына түзә алмый, кайберәүләр эше бик күп ди. Чынлап та эше күп анысы, көзен дә, җәен дә яннарыннан китеп булмый, тик менә балның хакы гына һаман да без теләгәнчә артмый.
Комментарийлар