– Тукталыш ясарга тукталсак кына да, ул артка чигенү булачак. Безгә гел алга барырга кирәк. Шул ук вакытта татар атларын бренд буларак таныту да. Милләтебезне танытырга, гореф-гадәтләрне торгызырга, традицияләрне кире кайтарырга дип әйтәбез икән, алар белән беррәттән татар атларын да күрсәтергә кирәк. Безгә хәзер бу токымны югалтмыйча, алга таба үрчетергә кирәк. Минем уемча, бүген республикада 700-800 татар токымлы ат булырга тиеш. Үзебездән генә түгел, күрше төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребез дә атлар алып китә бездән. Шушы көннәрдә ике-өч атны Мәскәүгә озатачакбыз. Пенеза татарлары да кызыксына. Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы татар атларын сатып алганда субсидия белән ярдәм итә. Сыер асраучы фермерларга да отышлы. Ни өчен дигәндә, йөз сыердан калган азыкны ун ат алар артыннан ашап бетерә. Бу ике яклы файда дип уйлыйм, – ди ул.
Фәрит абый аларны 2015 елдан бирле үрчетә. Татар аты үзенең кырыгар градуслы суыкка чыдам булуы, 7-8 сәгать бертуктаусыз хәрәкәт итә алуы, азыкка карата талымсыз булып, кышын үләнне тоягы белән кар астыннан казып ашаулары, кыш һәм җәй буе ачык һавада йөрүләре белән аерылып тора. Башкорт һәм казах атларыннан биегрәк тә икән алар.
Моннан ике ел элек Сакланыла торган селекция казанышларының дәүләт реестрында татар токымлы атларга патент та теркәлде.
Татар атларын таныту максатыннан быел алар белән өч көнлек поход да оештырмакчылар.
– Өченче ел инде Бөтендөнья татар конгрессы белән сөйләшүләр алып барабыз. Быел ниһаять оештыра алырбыз дип ышанам. Атлар белән Казан үзәгендәге беренче ноктадан – Сөембикә манарасыннан чыгып китеп, һәр көн алтымш-җимеш чакрым узып, өченче көнгә Болгарга барып җитәргә уйлыйбыз. Юл өстендәге авылларга кереп, татар атлары белән таныштырырга, шул ук вакытта аларны чыдамлыка сынап карарга ниятлибез, – дип сөйләде Фәрит абый.
Комментарийлар