2020 елдан Татарстан кулланучылар берлеге күрсәтә торган хезмәтләрнең күләме 1,6 тапкырга арткан.
Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә: “Әлегә төп бурыч – ирешелгән нәтиҗәләрне саклау һәм кулланучылар кооперациясенең алга таба үсешен тәэмин итү. Моның өчен халыктан сатып алулар күләмен арттырырга, җитештерелә торган продукция ассортиментын киңәйтергә, югары технологияле һәм тирән эшкәртүне гамәлгә кертергә, сәүдә инфраструктурасын нәтиҗәле файдаланырга, җәмәгать туклануы форматларын үзгәртергә, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүнең яңа төрләрен үстерергә кирәк”.
Кулланучылар берлегенең төп байлыгы – ул кешеләр. Бу 36 мең пайчы һәм 3 меңнән күбрәк хезмәткәр. Дөрес, кадрлар кытлыгы да сизелә. Әлегә Татарстан кулланучылар берлегенә 600гә якын хезмәткәр җитми. Аеруча сатучылар, машина йөртүчеләр, хәзерләүчеләр кирәк. Кооперация институтының 178 чыгарылыш курс белгече генә кулланучылар берлеге системасында эшли. Бу, билгеле, бик аз.
– Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә мәктәпләрдә агротехнологик сыйныфлар ачыла: 2025 елда – 20 сыйныф, 2026 елда – 36 сыйныф. Мин бу эш дөрес төзелгән дип саныйм. Яшьләр – кулланучылар кооперациясенең киләчәге. Яңа буын кадрларын әзерләү – стратегик бурычыбыз. Кулланучылар кооперациясе өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү мәсьәләсендә төп роль Казан кооператив институтына бирелә. Чыгарылыш укучыларын кулланучылар кооперациясе системасында калдыруны тәэмин итү мөһим. Әлегә белгечләрне калдыру эше сүлпән бара. Максатчан уку буенча системалы эш оештырырга кирәк. Бу елдан башлап иң кирәкле юнәлешләр буенча урта һөнәри белем бирү программалары буенча 60 максатчан урын биреләчәк, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Республика җитәкчелеге тарафыннан кулланучылар берлегенә дә игътибар зур. Ел саен республика бюджетыннан 200 миллионнан күбрәк ярдәм бүлеп бирелә. Ләкин яшьләр килми.
– Республика тарафыннан бүлеп бирелгән ярдәм безгә түгел, халыкка инде ул. Шул акчага кибетләр салабыз, авто-кибетләр алабыз. Бу форумда моны башка төбәкләр дә күреп китә. Бүтән төбәкләр дә шулай эшләсә, Россиянең авыл халкына зур ярдәм булыр иде. Кулланучылар берлегендә эшләү – авылда хезмәт итү. Нинди генә югары уку йортын тәмамласаң да, авыл белән эшләргә кирәк. Беренчедән, әти-әни баласын шәһәрдә укыткач: “Минем шикелле авылга кайтма”, – дип әйтә. Икенчедән, без дә эшләп бетермибез. Балалар инде 9-10 сыйныфта кем булырга теләвен белергә тиеш. Шуңа да махсус агро-сыйныфлар эшләтеп җибәрдек инде. Ябык кибетләр дә ачылыр, туктап торган машиналар да эшкә чыгар иде. Кулланучылар берлеген кешеләр авылдагы кечкенә генә ярым җимерек кибет итеп күз алдына китерә. Алай гына түгел бит. Безнең рестораннар, җитештерү цехлары, заводларыбыз да бар. Без 800 мең гектолитр хәмерсез эчемлекләр генә җитештерәбез. Бу зур күрсәткеч, – ди Татарстан кулланучылар берлеге рәисе.Рашат Шәймарданов.
Элек кешеләрне идея, күмәклек белән рухландырып булса, хәзер инде акча кирәк. Эшкә урнашканда беренче сорау да хезмәт хакы турында, гадәттә. Ә кулланучылар берлегендә исәп-хисап та үзенчәлекле. Анысы да яшьләрне куркыта.
– Хезмәт хакы – эшләнгән эш күләменнән тора. Әйтик, сатучы күпме сата шуның кадәр сата. Машина йөртүче күпме юл үтә, шуның кадәр акча ала. 100, 150 мең хезмәт хакы алучылар да бар. Әлбәттә, хезмәт хакын арттыру өстендә дә эшләргә кирәк, – ди кулланучылар берлеге рәисе.
Ел азагына авылларда КООП ОКОЛО кибетләре саны 500гә җитәчәк. Кибетләр кулланучылар берлеге белән бизнесның хезмәттәшлек нәтиҗәсе. Кибет, сатучы – кулланучылар берлегеннән, күмәртәләп бәядән товар һәм җиһазлар – эре бизнестан. Кыскасы, кулланучылар берлеге товарны сата, ә эре бизнес бушка җиһазлар урнаштыра. Авыл җирендә шәһәрнекеннән бер дә ким булмаган кибетләр булу сөендерә, әлбәттә. Әмма быел кулланучылар берлегенең йомгаклау коллегиясендә әйтелгәнчә, сатучы таба алмаудан ябылган кибетләр бар. Шәһәрдән сатучыны такси белән китертүче авыллар да бар. Бер карасаң, мәзәк тә инде. Ләкин бу хәзерге вазгыять.
“Авылда эш булса, кеше дә калыр иде”, – дип әйтә идек. Күрәбез, эш, хәтта хезмәт хакы да кешене тотып кала алмаска мөмкин. Беренче чиратта, авылга карашны үзгәртергә кирәк. Ә бу, билгеле, бер мизгелдә генә эшләнми.
Яшьләрне җәлеп итү кыен
Тукай районы “Ирек” хуҗалыгы башлыгы Рөстәм Хаҗиев быел 65 яшьлеген билгеләп үтте. Ә хуҗалыкны ул инде 35 ел җитәкли. Хуҗалыкның күрсәткечләре дә яхшы. 450 сыердан тәүлек саен 13 тонна сөт савыла, үсемлекчелек белән дә шөгыльләнәләр. Технологияләре дә яңа, тик...
– Безнең кебекләр бик аз калгандыр инде. Авыл өчен җан атып торучы кешеләр. Эшләсәң, нәтиҗәгә ирешеп була бит. Яшьләргә авылларга игътибар итәргә, өлкәннәрдән үрнәк алырга киңәш итәр идем. Безгә яшь кадрларны җәлеп итү бермә-бер кыен. Чаллыга терәлеп торабыз, яшьләр шунда агыла. Өр-яңа техника, заманча технологияләр. Әмма аны белүче дә, эшләүче дә юк. Үзбәк егетләрен өйрәтеп, бергәләшеп эшлибез инде, – ди җитәкче.

Балга да бәя артачак
Алексеевск районы Әшнәк авылыннан умартачы Ришат Шәмсетдинов 120 баш умарта тота. Елына 5-5,5 тонна бал җитештерә. “Һәрнәрсәгә бәя күтәрелгән мәлдә балның гына бәясе артмый калмас инде”, – ди умартачы.
– Узган ел Ставрополь, Красноярск краенда корылык булган. “Яңа елдан соң, бәяләр арта”, –диделәр. Шулай булды да. Яңа балны сатканым юк әле. Бал күпме булыр? Узган ел 3 литрны 2 меңгә саттым. Быел хакы ким дигәндә 500 сумга арта инде. Юкә, шифалы үләннәрдән җыелган балны кешегә сатып бетереп була. Ә көнбагышныкын күпләп алып сатучыларга озатам. Алар ничек урнаштырадыр белмим. Мин умартачылык белән күптән шөгыльләнәм, шуңа даими сатып алучыларым бар. Кемнәрдер, мәсәлән, туган-тумачаларына да ала. Берьюлы 10шар банка китә, – ди ул.
Ришат Шәмсетдинов Татарстан умартачылар берләшмәсе вәкиле дә. Умартачыларның төп зары үзгәрешсез. Басуларны агулыйлар.
– Элек умартачыны саңга сукмадылар. Бер ботакны сындырып була, себеркене сындырып булмый, шуңа берләштек. Безнең умартаның агуга эләккәне юк, Аллаһка шөкер. Әмма быел да зыян күрүчеләр бар. Нурлат районында кырларны нык агулаганнар. Умарталыгы белән бетүчеләр дә бар. Иң беренче чыгып оча торган кортлар үлеп бетә. Ә тәрбия кылучы кортларның гына яшәүгә шанслары бик аз кала, – ди ул.

“Бөртеклеләрнең дә, ипинең дә хакы артачак”
Республикада иң беренчеләрдән булып оешкан “Туган як” агрофирмасы 17 мең 500 гектар мәйданда чәчүлек эшләре алып бара. Татарстанда җитештерелгән һәр 10 икмәкнең 3се агрофирма чималыннан ясала. Шуңа оешманың төп бурычы – ипи пешерергә сыйфатлы арыш, бодай әзерләп бирү.
– Безгә фуражга бара торган бодай кирәкми, шуңа күрә турыдан-туры селекционерлар белән эшлибез. 6 сорт язгы бодай, 5 сорт көзге бодай бар. Һәрберсенең үз технологиясе. Белеп эшләсәң, яхшы сыйфатлы бодай алып була. Хәзер авыл хуҗалыгында бөтенләй чәчеп берни эшләмәсәң генә минуска китәсеңдер инде. Дөрес, күптән түгел генә ягулык мәсьәләсе кискенләште. Төп хуҗаларыбыз ягулык белән бәйле үзгәрешләр турында ишеткәч үк, шалтыраттылар. “Ничә тонна сыерлык урының бар”, – диделәр. Бөтен булган чиләкләргә кадәр тутырып куйдык. 100 тонна ягулык безнең агрофирма өчен эшләрне башкарып чыгарга җитми. Ныклап сукканда бу – 10 көнлек ягулык. Әмма оптимист булып каласы килә. Ул бит бер генә хуҗалыкка кагылмый. Бөтен кешедә шул хәл. Илкүләмендә булган вазгыять тиз арада хәл ителер дип ышанасы килә. Бодай үзеннән-үзе ипигә әйләнми. Ягулык бәясе арту, әлбәттә, бәягә дә тәэсир итәчәк. Бөртеклеләрнең хакы да, киштәләрдәге ипиләрнең дә хакы артыр дип уйлыйм, – ди “Туган як” агрофирмасы директоры Раил Җиһангиров.
Шулай да үсемлекчелек белән шөгыльләнүчеләр бөртеклеләргә генә таянмый. Төрле культураларны чәчә.
– Без бер генә юнәлешне алып бармыйбыз. Газон үләненә кадәр чәчәбез. Күп түгел, әмма аңа да ихтыяҗ бар. Акча эшлим дип кенә булмый. Акчаны бары куып тоту кыен. Без инде мөмкинлектән чыгып эш итәбез. 2021 елдан киндер үстерәбез. Җитәкчеләрбез Кытайга барып, андагы технологияләрне өйрәнеп кайтты. Завод та ачып җибәрдек. Яхшы керем алу өчен үзеңнең җитештерүне дә булдырырга кирәк. Моңа өстәп, бу ким дигәндә 10 кешегә эш урыны. Яңа әйбер отышлы да була. Татарстанда киндер җитештерү турында күп сөйлиләр. Әмма ныклап тотынып эшләп караучы юк әлегә. Без беренче булгач, кереме дә яхшы. Киндердән сүс ясап экспортка җибәрәбез. Киләчәктә тирәнтен эшкәртүне җайларга телибез, – ди Раил Җиһангиров.

“Тезләндек инде без”
Зур оешмаларның җыеп куйган акчалары азмы-күпме була әле. Ә кечкенә хуҗалыкларга икътисад базарындагы үзгәрешләр аяк чалып кына тора.
Биектау районы Торнаяз авылыннан Минсинә Латыйпова хуҗалыгы тәүлек саен 3 тоннага якын сөт сава. Аның 1 тоннадан күбрәген Казанда саталар, ә калганын кооперативка тапшыралар.
– Сөтне урнаштыру белән кыенлыклар юк. Әмма бәясе түбән. Сөт бәясе – 27 сум. Әле ярый Биектау Казанга якын. Казан халкына сөтне 45 сумнан сатабыз, шуның белән отабыз. Без хәзер яшәү өчен көрәшәбез. Хуҗалыкта үсеш юк. Үсеш өчен акча кирәк. Субсидияләр ярдәм итә, шөкер. Әмма аларны алу да кыенлашты. Көзгә таба базарда хәлләр җайланыр дигән өметтә калабыз инде, – ди хуҗалык җитәкчесе.
Сөт бәясе ел башыннан килгән бер сынау булса, ягулык бәяләре арту – аграрийларны янә кыен хәлдә калдырды. Латыйповлар хуҗалыгының да 450 гектар җирләре бар.
– Без беркайчан алдан ягулык әзерләп куймадык. Ягулык станциясенә барып сала идек. Иң күп алганы шул бер атналыктыр. Алдан ягулык алып кую өчен бензовоз кирәк. Анысы тагын чыгым. Алга таба да болай барса, белмим. Хуҗалык кесәсенә сугу гына түгел, тезләндек инде без. Яшәргә кирәк, тырышырга кирәк. Танышыбыз Сарансктан азык алып кайта, анда бәясе ике атна элек инде 129 сум иде ди. Чагыштырып караганда безгә әле шатланырга була, – ди Минсинә ханым.

Комментарийлар