Үзебезнең тел белән аңлатканда, No-Till ул – “нольдәге технология”, ягъни “турыга чәчү”. Әйтик, көз көне комбайн бөртеклеләрне җыеп ала да, саламын ваклап, аны кырда калдыралар. Аннары тырма белән кереп, таратып чыгалар. Яз көне әлеге технология өчен генә кулланыла торган чәчкечләр шул кырга чыгып чәчә дә башлый. Чәчкеч кирәкле тирәнлектә генә буразна ясый да, орлык чәчә һәм аның өстен каплап та китә.
Без белгән гадәти технология буенча исә иң элек сукалыйлар, шуннан соң тырмалыйлар, чәчү алдыннан культивациялиләр, чәчәләр һәм аны тигезләп, тыгызлап чыгалар.
Яңа технология ягулыкка да экономия ясый икән, чөнки техника кырга сирәк керә. Белгечләр әйтүенчә, ягулыкны кимендә 30 процентка азрак кулланалар. Техникага запас частьләр алу, техник хезмәт күрсәтүгә дә акча экономияләнә.
– Безнең өчен иң мөһиме – табигатькә зыян китермәү, аның белән килешеп эшләү, – ди баш агроном.
Комментарийлар