Авылда керем алу һәрчак елның ничек килүенә бәйле/
Тугыз ай буе теплицада яшел кыяк суган үстерү өчен көздән 300 тонна баш суган әзерләргә кирәк. 22 тонна утыртылган баш суган исә бер ай эчендә 8 тонна яшел кыяк уңышы бирә.
Быел 1 тонна уңыш Яшел суган, укроп, петрушка, кинза. Боларның берсе дә ач тамакка ярарлык ризык түгел, ә менә табындагы сый-нигъмәт аларсыз ким кебек.
Ел әйләнәсе ихтияҗдан төшмәгән яшел тәмләткечләр үстерүче фермер – Наилә ханым Әхмәдиева Апас районының Дәвеш авылында көн күрә. Кайчандыр гаилә бизнесын җитәкләп, авыл хуҗалыгы тармагына юл алган тормыш арбасын инде ялгыз тарта. Ярты ел элек кенә ире – Азат Әхмәдиев бакыйлыкка күченгән.
100 гектар мәйдандагы җиренең язмышын хәл иткәндә быелгы кыр эшләре үзәгенә үтмәгәндер димим: язгы чәчүләр, җәйге сугарулар, кырдагы уңышны җыеп урнаштырулар. Инде кышкылыкка кереп барышы – теплицага күченгән. Анысының да мәшәкате җитәрлек, яктылык, җылылыкны көйләп торасы, кулдан утыртасы, утыйсы... Ярдәмче куллар терәк.
– 100 гектар җирнең 22 гектарын арендада килеш сатып алган идек, әлегә аннан файдаланып булмый. Калган 78 гектар җирне дә быел үзем генә эшкәртеп чыга аласыма шикләнеп, бер өлешен арендага бирдем. Ягулык салу чималы гына да күпме акчаны йота, ә җирне тиешенчә эшкәртәсе. Быел субсидияләр дә әзрәк бирелде. Авыл хуҗалыгында бөтен эш акчага барып терәлә. “Гала” сортлы бәрәңгене – 10, башлы суганны 12 гектарда, ә калган җирдә яшел тәмләткечләр чәчтем, – ди Наилә ханым.
Сугарылган җиргә рәт-рәт булып утыртылган яшел тәмләткечләрнең өлгерү вакыты бер чама: укроп – 40, кинза – 50, петрушка 60 көн, ә яшел суган тагын да иртәрәк җитешә. Сугаруда төп шарт – мелиорация көйләнеше. Быелгы корылык елында исә бигрәк тә.
– Әгәр дә ел уңай килсә, бер ай эчендә 20 тонна яшел тәмләткеч уңышы җыярга мөмкин иде. Корылык сынатты, быел бер гектардан нибары 1 тонна уңыш алдым, – ди фермер ханым. Ләкин, сәүдә базарының үз кануннары – кергәнсең икән, җитештергән продукция күләмен киметергә ярамый, димәк, үз кулыңдагы ихтыяҗны барыбер канәгатьләндерергә тиеш син, моның өчен, билгеле, башка юллар эзлисе.
Үзебез дә үстерәбез Ә бит фермерлыкка салынасы сукмак башында ук алар алыпсатарлык мөһимлеген аңлап, бу җәһәттән шактый тәҗрибә туплаган кешеләр.
– Азат мәрхүм белән икебезнең дә тамырлар авыл туфрагына кайтып ялганса да, мин Осиновада бистәсендә үстем, ә ул Залесный егете. Өйләнешкәч тә аның туган нигезендә яшәдек. Үзебезгә эшлисе килеп, 2005 елда 20 квадрат метрлы подвалда баш суганны комга гына тезеп, яшел суган үстерергә керештек. Яктылыгы да, суы да җитмәгәндер инде, сыйфаты ягыннан бүгенге уңыш белән чагыштырылык та түгел – яшеллегеннән дә уңмаганнан мунчала сыман бер нәрсә иде ул. Халык анысын да кырылып алды. Керемле икәнлеген белдек тә, кечкенә генә теплица булдырдык, – ди Наилә ханым.
Керем белән бергә теплица да “үсеп” – 4 сотыйлыкка әйләнә. Ул елларда әле “Майский” совхозында эшлүче һәр агроном-бригадир, өстәмә табыш буларак, үз хуҗалыгында яшел суган үстергән елларда, конкуренция дигәненә дә бирешмиләр. Алар бәхетенә дип, Залесный бистәсендә исеме яхшы мәгълүм бер кибет ачыла.
– Кибетнең склад мөдире Гүзәл Вафинага мең рәхмәт, ул елларны әле акча тотып, бездән үзе чыгып сатып ала иде. Кәгазь эшләре гамәлгә соңрак килеп керде. Башта бер кибет белән генә эшләдек, аннары кибетләрнең саны арта барды. Яшел тәмләткечләрнең суганнан калганнары Үзбәкстаннан керә иде, җәйге чорда туктый бит. Ә ихтыяҗ кимеми. Теплицада да җәен эш итеп булмый, яналар, ачык һавада үстерергә кирәк. Ике ел читтән – Мәскәү өлкәсеннән, Чувашия, Мари Элдән кинза, петрушка, базилик ташыдык. Аларны да сыйфатлы дип булмый, селитрада үстергәнлектән, кызуда бик тиз сасыйлар иде. Тотынсак, боларны үзебез дә үстерә алабыз, дигән сүз, гел телебездә иде, – ди фермер.
Авылга кайтып, яшел тәмләткечләрне ачык җир өстендә үстерү мөһимлеге теләктән дә югарырак булып чыга. Тәвәкәллиләр.
– Әтиемнең мирасы булып, 4 гектар җире калды. Иптәшем белән авылга җыенгач: “Кем бирсен аны безгә?” – дип тә аптырадым. Бабай салган ике яклы, иске генә авыл йортына кайтып төпләндек. Чүп күрмәгән шәһәр балаларына авылда ни калган дип, бөтен кеше бездән көлде. Аннары юлыбызга аркылы төштеләр. Без кичкән киртәләрне санасаң, күпме каршылыкларга очрадык... Хәзер шул ук кешеләр җир рәсмиләштерә алмыйча, киңәшкә миңа киләләр. Акыллы сүземне кызганмыйм, әмма этлекләре дә истә бит, – ди Наилә ханым.
Үҗәтләнеп ниятләренә ирешкәч, җиргә алар конвейр системасы белән, ягъни кишәрлекнең бер өлешенә генә бакчада да иренеп кенә тишелгән укроп белән петрушка чәчәләр. Берүк вакытта өлгермәсеннәр һәм җитештерүдә өзеклек тумасын өчен, кишәрлекнең икенче өлешенә орлыклар соңрак төртелә.
Яшерен-батырын түгел, яшел тәмләткечләр үстерү авыл хуҗалыгында яңа тармак, серләренә төшенеп тә җитәсе бар. Беренче елларда тәҗрибәсезлек дигәне Әхмәдиевларны кул эшенә җигә, чүпкә каршы гербицид куллана белмиләр. Суны да шланга сөйрәп йөреп сибәләр.
– 150 меңгә шалама трактор сатып алган идек, ул ике көн эшли дә өченче көнне ватыла, дигәндәй. Без аны өч ел элек, Азат үзе иске трактор корпусына яңа трактор җыеп чыкканнан соң, 400 мең сумга сатып җибәрдек, – ди Наилә.
Лизингка 2,7 миллион сумга алынган өр-яңа тракторлары да бар. Техника ягы җитәрлек. Керемнәре дә зарланырлык түгел. Эшче куллары да бар, 6лап эшчегә хезмәт хакы, елына бер миллионнан сумнан артык салым гына түли ул. 4 миллион сумга теплица төзеткәннәр.
Җиткереп бетереп килгән өйләренә генә дә 3 миллион сум киткәнлеге хак. Менә ул әчкелтем яшеллектән ипле табыш! Ләкин керемле авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәрчак елның ничек килүенә бәйле.
– Халык үзебездә үстерелгән башлы суган сорый. Бик әйбәт ике сортым бар, тик мин аны сатар өчен түгел, үземә кышкылыкка дип чимал өчен үстердем. Алар дүрт-биш оя яшел кыяк бирергә сәләтле, – ди Наилә ханым.
100 тонна бәрәңгесен 18 сумнан кырда ук саткан ул. Фермерның социаль челтәрдә актив булуы коткарган.
– Читтән кергән бәрәңгеләр йомры гәүдәле, килограммы 12 сумнан. Базарга барып бассам, әллә ни эре булмаган, уртача уңышны аннан да түбәнрәк бәядән сатар идем. Суган белән дә шул ук хәл. Читтә суган бәясе арзан. Әйтик, миндә башлы суган үстерүнең үз кыйммәте 15 сумнан килеп чыга. Саратов суганы базарда 12 сум тора. Әле бит табыш алыр өчен мин бәяне күтәрергә тиеш, сата аламмы? Юк. Әмма аннан да кәттәрәк табыш алам – кышын теплицага утыртам да, яшел кыякка “кудырам”. Учка сыймалы бер бәйләме – 150 сум кибеттә, – ди Наилә ханым.
Ул берәү генә! Наилә ханымның агротуризм тармагына да өмете зурдан. Яшь фермерчылар мәктәбендә укып йөрүе дә, тәмләткечләр үстерү тармагында заманча алымнар кулланып, белемнәрен отышлылак юнәлешләрдә кулланырга өйрәнүдән. Бүген күпләр белгәнен башкалар белән акчага бүлешә, Наилә ханым да үз теплицаларында кунаклар кабул итеп, тәҗрибәсен өйрәтсә, чәй өстәле көйләсә, бу укуларның файдалы ял белән дә баетылырга хакы юкмени? Апас төбәгенең табигате искиткеч: урманы, таллы Зөя буйлары – Аллаһы сөеп биргән хәзинә.
Ә тәҗрибә дигәннән, Наилә Әхмәдиева кебек егәрле тәмләткеч үстерү остасы республикабызда берәү генә. Иртә яз белән кара көздә ул кырдагы ягылмый торган 10 сотыйлы ике теплицада эш итә. Көндезге җылы да үсентеләргә җитеп аша, аларның төнгә генә томалаулы булулары шарт.
Җәйләрен исә бу теплицаларында кыяр-помидор үстерә. Йорты янындагы 1200 квадрат метрлы җылытыла торган теплицада бүген тормыш кайный. Базиликның уңышын инде җыя, петрушка белән яшел кыяк өлгергән, ә бер төркем баш суган сары келәмне хәтерләтеп, җиргә җәелгән. Ләкин һәрбер суган беренче көннән уянып, яшелгә үрләргә тиеш, кайберсе 10-40ар көн уянмыйча утыра икән. Бу да фермер исәпләгән экономикага аяк чала, асылда.
Тагын бер кимчелек: суган кайчагында – “ук”, ә укроп “зонт” җибәрергә бик һәвәс. Сәбәбе – артык эсселек, яисә су җитмәү. Мондый шартларга тарыган үсенте, хәле барында, буын дәвам итәргә талпына. Наилә ханымның сыйфаты югалган тәмләткечләрне, турап, киптерергә нияте. Коры тәмләткечләргә дә халык ихтияҗы арта гына. Үлән чәйләре киптереп, Казандагы шәхси кибетендә күптәннән сата ул, халык бик яратып ала. Бигерәк тә киптерелгән помидорга сорау зур, җитешә алмыйм, ди.
Тырыш фермер хак юлда, Җир анабыз хәзинәсе мулдан, иренмичә эш итә белгәндә дә инде өченче ел рәттән корылык сыный. Элиталы орлыклар утыртса, экономика җәһәте тизрәк хәлләнер иде дә. Тик, дәүләттән кредитлар алуы авыр, алып та түләве кыен, ди фермер.
Комментарийлар