16+

Уҗымнарга тагын куркыныч яный

Әле кайчан гына, көз айлары җылы килү һәм яңгырлы булу аркасында, уҗым культураларының артык нык үсеп китеп, киләсе ел уңышы өчен борчылырга мәҗбүр итүе турында язып үткән идек. Инде агрономнар тагын киләсе елның уңышы өчен хәсрәтләнә.

Табигать үзенең сюрпризларын әзерләп кенә тора шул, бер дә без фаразлаганча килеп чыкмый. Декабрь аенда булган көчле салкыннар (кайбер якларда һава температурасы хәтта 30 градуска кадәр җитте) уҗымнар өчен бер дә файдалы булмады. Өстәвенә ул вакытта кары да җитәрлек яумаган иде. Бигрәк тә Идел буе һәм Кама аръягында хәлләр борчуга сала. Бу тагын киләсе ел уңышын куркыныч астына куя. Шуңа күрә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйрь Нуртдинов запаска дигән орлыкларның һәрвакыт булырга тиешлеген искәртте. Яз айлары менә-менә килеп җитәчәк, бу вакытка барысы да әзер булырга тиеш.
Белгечләр шулай ук июнь аеның беренче яртысында - үсемлекләргә дым иң кирәк вакытта - яңгырларның аз яву ихтималын да билгеләп үтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading