Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Скопировать ссылку
Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт бүләкләре белән бүләкләү турындагы указга кул куйган. Документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылып чыкты.
Гаилә институтын ныгытудагы һәм балалар тәрбияләүдәге казанышлары өчен «Ата-ана даны» ордены сигез Россия гаиләсенә бирелде, тагын икесе орден медале белән бүләкләнде, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат үзәге.
Балтач районыннан күпбалалы Алсу һәм Хәбир Мөхәрләмовлар гаиләсе дә «Ата-ана даны» орденына ия булды. Хәбир Мөхәррәмов – гади комбайнчы-тракторчы. Хатыны Алсу Гыйлемхан кызы белән алар 15 бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар барысы да хезмәтнең тәмен тоеп, эшләп үсәләр, ул аларга тормышта үз юлларын табарга ярдәм итәчәк.
Комментарийлар