16+

Үз эшенең фанаты

Хезмәтен ул галим агроном буларак, азарт белән башкара

Үз эшенең фанаты

Хезмәтен ул галим агроном буларак, азарт белән башкара

Илдус Габдрахманов инде 20 еллап авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазифасында. Әмма аның күңеле чиновник күңеленә әверелә алмады. Һәр якшәмбе саен ул туган авылы Туембашка кайта. Анда әти-­әнисенең йорты, басулы хуҗалык­лар...

Еллар уза. Инде 60 яшь тә ишек кага. Бу – Илдус әфәнде инде 40 ел азык-төлек иминлеге сагында тора дигән сүз. Күпме чәчү, урып-җыю артта калган. Ул Кукмара районындагы «Татарстан» колхозында бригадир, «Дуслык» колхозы рәисе, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе була. Эш беркая да җиңел бирелми. Әмма бөтенләй дә чыгу юллары булмаган мәсьәләләрне Илдус Харис улы хәтерләми. Чөнки студент елларында ук авыл хуҗалыгы өлкәсе аның яшәү рәвеше икәненә инана. Ә эш күңелеңә якын икән, авырлыклар да җиңеп чыгыла.

Илдус Габдрахманов – урынбасарлар арасында «аксакал» дияргә була. Республиканың агросәнәгать өлкәсендә зур дәрәҗәдәге кеше. Әлеге вазифага аны 2000 елда ук чакыралар. Шул вакыттан алып ул Татарстан җир эшкәртү өлкәсендә баш «дирижер». Элеккеге Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та аның киңәшләренә, тәкъдимнәренә юкка гына колак салмагандыр.

Илдус әфәнде – үз эшенең фанаты. Һөнәрен ул чиновник буларак кына түгел, ә галим агроном, барлыкка китерүче буларак, азарт белән башкара. Шуңа да ул үзен бәхетле саный.

– Хәзер без җир эшен шул кадәр өйрәндек ки, уңышны культураның һәр вегетация чорында формалаштыру максаты куябыз, – дип басым ясый Габдрахманов.
Шул сүзләрдән соң аның авыл хуҗалыгы фәннәре буенча кандидат икәнен искә төшерәм. Телисеңме-теләмисеңме, фәнни дәрәҗә синең сөйләмеңдә эз калдыра.

Аның профессиональлеген башкалар да югары бәяли. Татарстан Респуб­ликасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев та Илдус әфәнденең һәр басуга индивидуаль якын килә белү сәләтен билгеләп үтте.

Габдрахманов – чып-чын агроном. Тоемлый, аңлый белә торган, сыгылмалы, уңышка тәэсир итә торган табигать шартларының никадәрле күптөрле була алуын аңлаучы, – ди депутат.

Илдус әфәнде үзе бер генә нәрсә хакында үкенә.
– Балаларыма – кызыма һәм улыма аз игътибар бирүемә, аларның тәрбиясен хатыным Фәридә җилкәсенә салуыма үкенәм. Үзем күбрәк эш дип чаптым. Бу дөрес түгелдер, тормыш бит бер генә... – ди Илдус Габдрахманов.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading