– Мин моңа сөенүчеләрнең берсе булганмындыр, мөгаен. Шәхси эшмәкәр булганда, салымнарга акча күп китә иде, ә монда аны керемеңә карап кына түлисең. Бөтен эш телефон аша башкарыла. Җайлы һәм мин бик канәгать, – ди ул.
Ике кыз әнисе Нәргис сигез яшеннән үк тегә икән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, укырга кая барырга дигән сорау да тумаган.
– Шушы һөнәремә әйләнеп кайтуыма шатланып туя алмыйм. Яраткан хоббиемны алга таба үстерергә ниятлим. Үземнең сайтымны да булдырдым, ул киләсе айга эшләп китәргә тиеш, – ди.
Нәргис теләге булганнарны тегәргә дә өйрәтә икән. Бу – эшемә ниндидер төрлелек кертә, үзем дә өйрәнәм, башкаларны да өйрәтәм, ди тегүче кыз.
Комментарийлар