16+

Хәрби егет үз туеннан махсус хәрби операциягә киткән

Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсеннән 28 яшьлек Сергей Сутягин махсус хәрби операция зонасында өченче ел хезмәт итә.

Хәрби егет үз туеннан махсус хәрби операциягә киткән

Татарстанның Яшел Үзән районы Васильево бистәсеннән 28 яшьлек Сергей Сутягин махсус хәрби операция зонасында өченче ел хезмәт итә.

Аның профиле — инженер гаскәрләре, дип хәбәр итә «Татар-информ».

– Туй үткәрдек тә, хатыным Евгения белән сәяхәткә барып кайттык. Ә ялдан кайткач, мобилизация игълан иттеләр. Повестканы китермәделәр,  минем белгечлегем бик кирәкле. Шуңа күрә үзем хәрби комиссариатка шалтыраттым, ике көннән чакырылыш пунктына килергә куштылар, - дип сөйләгән хәрби.

Хәзер Сутягин инженер-сапер хезмәтендә хезмәт итә, каршы яктан яулап алынган җирлекләрне миналау һәм миналардан арындыру белән шөгыльләнә.
1 гыйнвардан Татарстанда Россия Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә, РФ Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә Татарстанда контракт төзегәндә 2,2 миллион сумга кадәр акча түләнә. Акча күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында һәм 117 телефон номерына шалтыратып белергә була. Моннан тыш, контракт (1 разряд) буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына мөрәҗәгать итәргә була: Казан, Аэропорт урамы, 1/40 йорт, тел.8(843)221-44-52. Шулай ук 8(800)222-59-00 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.

«Специальность дефицитная»: после свадьбы боец из поселка Васильево ушел на СВО

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading