16+

«Безнең төп бурычыбыз - ветераннарга җылылык, игътибар, чиксез кайгырту күрсәтү»

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

«Безнең төп бурычыбыз - ветераннарга җылылык, игътибар, чиксез кайгырту күрсәтү»

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды.

Утырышны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, җәмәгатьчелек, предприятиеләр һәм оешмалар, ММЧ вәкилләре, муниципаль районнар башлыклары катнашты.

"Бүген без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын уздырабыз. 9 Май – Җиңү Көне - илебезнең героик тарихында һәрвакыт кадерле, яраткан, бөек бәйрәм. 9 май – халкыбызның батырлыгы һәм рухи ныклыгы символы, һәрберебез өчен изге бәйрәм. Бу көнне без Җиңүчеләр буынын, шул исәптән Татарстан улларын һәм кызларын, җиребезне азат итү өчен үз гомерләрен кызганмаганнарны, тылда бөек җиңүгә ирешүчеләрне рәхмәт белән искә алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Утырышта катнашучыларга оештыру комитеты утырышына әзерләнгән документаль фильм күрсәтелде.

"Ватанны саклаучылар елында без Бөек Җиңүнең тарихи мирасы мөһимлеген аеруча нык аңлыйбыз. Тиңдәшсез батырлык, җиңүчеләр буынының какшамас рух көче - һәрберебезнең төп кыйммәтләр ориентиры. Бүген, ил өчен авыр вакытта без махсус хәрби операция бурычларын үтәү өчен берләштек. Геройларыбызның батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы бездә чиксез рәхмәт хисләре уята", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ватанны саклаганда һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Ил тарихының героик битләрен саклауда, бигрәк тә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, архивлар төп роль уйный, дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Архивларда саклана торган документлар исемнәре билгесез булып кала алган ветераннар истәлеген мәңгеләштерергә ярдәм итә, ул еллардагы вакыйгаларны ача. Бу юнәлештәге эш турында ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова җентекләбрәк сөйләде. Бөек Ватан сугышы елларында безнең республика мөһим тыл үзәге булды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елында Зеленодольск шәһәре Казан белән беррәттән «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Нотык белән Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев чыгыш ясады. Бөек Җиңү турындагы хәтерне саклау тәрбия процессының мөһим звеносы булып тора, ул патриотизм һәм ил алдында җаваплылык хисен формалаштыра, диде алга таба ТР Рәисе. Сүз Казанның 15 нче мәктәбе директоры, тарих укытучысы Иван Филатовка бирелде.

"Бүген безнең ватандашлар махсус хәрби операциядә катнаша. Илебезнең суверенитетын һәм иминлеген саклаган һәм саклавын дәвам иткән һәркемгә, сугыш хәрәкәтләренең барлык авырлыкларын үз җилкәсендә кичергән кешеләргә тирән рәхмәт", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм МХОдә катнашучы кече сержант Илнур Якуповка сүз бирде.

"Безнең төп бурычыбыз - ветераннарга җылылык, игътибар, чиксез кайгырту күрсәтү. Эш адреслы булырга тиеш", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Якын көннәрдә республикада күпләп кеше җыелачак тантаналы чаралар планлаштырылганлыктан, Рөстәм Миңнеханов кайбер йөкләмәләр бирде. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгына, Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгына, Сәламәтлек саклау министрлыгына – иминлекне тәэмин итәргә һәм барлык планлаштырылган чараларны озата йөрергә. Муниципаль берәмлекләргә хәрби каберлекләрне һәм хәрби дан урыннарын контрольгә алырга кушылды.

«Татмедиа» агентлыгына ветераннарның үзләренә, аларның язмышларына һәм фронт юлларына аерым игътибар биреп, Бөек Ватан сугышы темасын яктырту зарур.

Барлык дәүләт хакимияте органнарына, муниципалитетларга чараларда Бөек Ватан сугышы ветераннарының, сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының һәм МХОдә катнашучыларның актив катнашуын тәэмин итәргә кирәк. Республикада мондый чаралар күп, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов һәм бүген Казанның 42 нче мәктәбендә Россия Герое, МХОдә катнашучы Дамир Гыйлемханов бюсты ачылуын искәртте.

"Булган тәҗрибә безгә барлык чараларны да югары дәрәҗәдә оештырырга мөмкинлек бирер дип ышанам. Барыгызны да якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм!",- диде Рөстәм Миңнеханов утырыш азагында.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading