16+

“Һәйкәл янында басып тору гына да әйтеп бирә алмаслык горурлык”

Кичә һәм бүген илебезнең күп кенә төбәкләрендә Җиңү җыры яңгырый.

“Һәйкәл янында басып тору гына да әйтеп бирә алмаслык горурлык”

Кичә һәм бүген илебезнең күп кенә төбәкләрендә Җиңү җыры яңгырый.

Мин дә, гадәттәгечә туган авылыма кайтып, Җиңү парадында катнашып, аяз күгебез өчен үз гомерләрен кызганмаган батыр бабаларыбыз исеме язылган һәйкәл каршына бастым.

Татарстаныбызның район һәм авылларында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган концерт-фестивальләр инде күптән бара. Тик 9 май көнне узганы аеруча күңелне тетрәндерә. Бүген Теләче районы Баландыш авылына сәяхәткә барып кайтырбыз. 

8 май иртәсе кояш белән шатландырмаса да, каты җил булмавы парадка җыелучыларны сөендергәндер. Мин килгәндә авыл советы бинасы каршына пөхтә киенеп, бәйрәм рухын ясаучы абый-апалар, мәктәп укучылары һәм балалар “хәрби әзерлек” белән басып торалар иде инде.

Иң беренче булып Баландыш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм абый Мөхәммәтшин янына килдем. “Авылыбызда Бөек Ватан сугышында һәм Әфган сугышында катнашканнарга яңартып һәйкәлләр салдык. Яшь буынга һәм халыкка батыр авылдашларын бәйрәмдә генә түгел, гел истә тотарга кирәк икәнен искәртеп тора ул. Безгә тыныч тормыш бүләк иткән әти-бабаларыбызны, әби-апаларыбызны онытмаска, хөрмәт итәргә кирәк,” – дип, искәртеп үтте ул.

Бер төркем яшькелт-көрән формадан басып торучы абыйлар янына килдем. Әфган сугышын үткән абыйлар хатирәләрен яңартып сөйләшеп басып торалар иде. Илдар абый Гыйлаҗиев белән дә аралашып алдым: “Үзем Әфган сугышын үткән кеше буларак, барысын да күз алдына китерәм. Бу сугышлар берсе дә солдат теләп ала торган түгел, бу – безнең бурыч. Сугыш югалтуларсыз булмый, - дип, бабаларын, үз көрәштәшләрен искә алды. -  Киләчәк буынга әби-бабаларыбыз узган тарихны җиткерергә тиешбез. Бүген дә шуңа җыелдык.”

Балаларның кулларында төрле төсләрдән шарлар, ак күгәрчен рәсемнәре, олылар да чәчәк, флаглар тоткан – Җиңү парады җырлар белән үрелеп барды. Мәдәният йортына килеп җиткәч, укучы балалар чыгышларга әзерләнергә ашыкты. “Бабаларыбызның әтиләренә бүгенгебез өчен рәхмәт йөзеннән сәхнәдән җырлар яңгыратабыз, биюләр биибез. Аларның исемнәре язылган һәйкәл янында басып тору гына да әйтеп бирә алмаслык горурлык хисе өсти”, – ди балалар.

Мәдәният йортын атлап кергәч тә, күргәзмә каршы ала. Ул Теләче районы авыл җирлекләре арасында Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган район иҗат фестиваленә әзерләнгән. Әлеге бәйгедә Баландыш авылы 2 нче урынны яулаган. “Авылыбыз беренче өчлектән төшәргә тиеш түгел, алга таба да бергәләп тырышып эшлик!” – диде авыл җирлеге башлыгы. Чыгышлар башланганчы ил, республика һәм район җитәкчеләренең котлау сүзләре җиткерелде, сугыштан исән әйләнеп кайтучыларның сөйләгәннәре искә алынды.

Сәхнәдән бер-бер артлы җыр-биюләр яңгырады. Балаларның чыгышлары күңелгә үтеп керерлек иде, моны апаларның бит очларындагы күз яшьләреннән дә аңларга була иде. Кече яшьтәге малайлар белән “Дуслык” вокаль ансамбле дә оешкан икән. “9 майны көтеп тормадык, 80 еллыкка әзерләнү уку елы башыннан ук бара, - диде Баландыш төп мәктәбе уку эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара апа Җаббарова. - Һәр сыйныф җыр, бию, шигырь әзерләде. Бүген сәхнәдән күрсәтеләчәк чыгышлар – иң яхшылары. Балалар бик теләп катнаша. Миңа калса, патриотик тәрбия бирүдә “Мөһим турында сөләшү” дәресләренең булышлыгы зур.”

Бәйрәм чыгышлары тәмамлангач, авыл халкы һәйкәлләргә чәчәк куярга җыенды. Иң беренче булып Бөек Ватан сугышында, аннан соң – Әфган сугышында катнашучыларга – бу инде Баландыш авылында гадәткә кергән. 

Халык тарала башлагач, мин дә өйгә кузгалдым. Авылыбызның сөйкемле апалары белән күптән күрешмәгәнбез икән, рәхәтләнеп сөйләштек! Балаларның оста чыгыш ясауларына сокланып утырдык, диләр. “Сәхнәдән бабалар турындагы хатирәләр яңгыраганда, үзебез дә искә төшереп утырдык”, - ди алар.

Баландыш авылында Җиңү көнен бәйрәм итү, тантаналы парад үз иле тарихына һәм ата-бабаларыбызның үлемсез батырлыгына тирән ихтирамын күрсәтте. Мондый чаралар буыннар бердәмлегенең, ватанпәрвәрлек һәм таныч киләчәккә ышанычның бер дәлиле. Бөек Җиңү турындагы истәлекләр Баландышлылыр йөрәгендә яши, олылырдан яшь буынга тапшырыла. 

ТаңЧулпан


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading