16+

Казанда Россия Герое Дамир Гыйлемхановның бюсты ачылды

Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Казанда Россия Герое Дамир Гыйлемхановның бюсты ачылды

Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Россия Героеның бюсты Казанның 42 номерлы мәктәбе территориясендә урнашкан. Әлеге мәктәп шулай ук Дамир Гыйлемханов исемен йөртә.

Бюстны ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дамир Гыйлемхановның әнисе һәм кыз туганы катнашты. Рөстәм Миңнеханов Россия Героеның әнисенә мөрәҗәгать итеп, шундый батыр егет тәрбияләгәне өчен олы рәхмәтен җиткерде. «Дамир Гыйлемхановның батырлыгы яшь егетләр өчен батырлык, ныклык һәм хәрби бурычка тугрылык үрнәге булып тора», дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Дамир Гыйлемханов турында укырга: Россия Герое Дамир Гыйлемханов: «Минем белән бик нык горурланырсың әле, әни»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading