24 ноябрь 2011 яңалыклары
-
24 ноябрь 2011 - 09:01Егыласымны белсәм, алдан салам җәеп куяр идемҖәен кояш сугудан, тән пешүдән саклансак, кышын исә безне башка сюрпризлар көтә: кул-аякларны өшетәбез, бозлавыкта таеп егылып, берәр җирне сындырабыз, өстебезгә боз сөңгеләре дә килеп төшә...
-
24 ноябрь 2011 - 09:00Футболчы Роман Шаронов чак кына электрик булмый калган«Рубин»ның баш тренеры Корбан Бердыев кайчандыр уенын-чынын бергә кушып: «Хатынының итәгенә тотынып бару ирләр эше түгел. Шулай да кайбер футболчыларга карата бу гыйбарәнең киресе булуын телибез», - дигән иде. Остаз команданың Казан кызларына өйләнгән уенчылары Роман Шаронов белән Кристиан Нобоаны күздә тотып әйткән булса кирәк. Әлеге уенчыларның Казан клубында шактый...
-
24 ноябрь 2011 - 08:59Гомерлек яраГомерлек ярага дучар ителгән бу ханымга бары утыз биш яшь кенә булса да, кыяфәте дә, үз-үзен тотышы да җитмеш яшьлекләр хәлендә. Эчкә батып торган яшел күзләре шундый моңсу... Сүзгә сүз ялганып китеп, аның язмышы белән кызыксындым. Ул күзләрен еракка төбәде дә узган тормышы турында сөйләп китте...
-
24 ноябрь 2011 - 08:58Ана йөрәгеХатын-кызга бәхет өчен күп кирәкмени ул... Рухың сынганда таянырлык нык терәк, егылганда тотынып торырлык көчле куллар, киләчәктә матур хыялларны чынга ашырырлык ышаныч-өмет, сирәк-мирәк кенә булса да чәчәкләр, бүләкләр, татлы назлы сүзләр... һәм газиз сәламәт бала. Әйе, бәхетле булыр өчен Әдилә боларның барысына да ия. Тик шулай да...
-
24 ноябрь 2011 - 08:57Безнең таулар кемнеңдер кесәсенә «алтын йомырка» салаТатарстанның халык артисты Хәлил Мәхмүтовның «Чупай халкы өчен борчылам» дигән язмасы күңелдә йөргән бик зур борчу йомгагын чишеп җибәрде. Ә йомгакка мәсьәләләр чорнала башлаганга да унберенче ел киткән.
-
24 ноябрь 2011 - 08:48ЙӨРӘГЕМДӘ ЯШИ ЯРАТУФлёра апа Тарханова турун үстереп ята икән. Оныгы Диана аңа Индира исемле кызчык алып кайткан. 2 яшь тә сигез айлык кеше инде үзенең хуҗа икәнен дә күрсәтергә өлгергән - Зур әнигә кунакка килү белән (дөнья кубызы синең көйгә генә бииячәге билгеле!), үзенең иң кадерле бәгырь кисәге икәнен тиз тотып алган...
-
24 ноябрь 2011 - 08:39Хаҗның тирән фәлсәфәсе бар«Кол Шәриф» мәчете имам хатибы Рамил хәзрәт ЮНЫС белән очрашулар, туры элемтә уздырулар «Шәһри Казан» газетасының күптәннән килгән матур традициясе. Хаҗ сәфәреннән кайтып, бераз вакыты табылуга, без аны тагын редакциягә чакырдык. Сөйләшүебез бу юлы үзебез чалдырган корбаннан әзерләнгән аш-су мәҗлесе табыны артында барды. Хәзрәт хаҗ сәфәрендә туган фәлсәфи фикерләре белән...
-
24 ноябрь 2011 - 08:34Безне кем үтерә?Даруханәдә чиратта торам. Кулда су буе исемлек. Мин әйтә торам, фармацевт кирәкле шкафларыннан даруларны чыгара тора. Тә-әк, аукмектин-2 дип аталган антибиотиклары 257 сум 50 тиен тора, амброгексал - 205, беродуал - 286 сум 75 тиен, pиртек - 235, лазолван - 395 тәңкә, смекта - 244 сум. Әле боларына өстәп, небулайзер...
-
24 ноябрь 2011 - 08:33Мин «побор»лар яклы!Уку елы башлангач, матбугатта һәм ата-аналар арасында иң популяр темаларның берсе - «побор»лар. Бәлки, йөрәк парәсен авыл мәктәбендә укыткан ата-ана бу проблеманы аңлап та бетермидер. Һәрхәлдә, анда андый проблемадан зарланганнарын белмим. Ә шәһәрдә бу тема актуаль, әмма аның чишелеше юк һәм булыр дип уйламыйм да.
-
24 ноябрь 2011 - 08:32Төнлә «Булгария»дән авазлар ишетелә икәнСу төбеннән күтәрелгән «Булгария» әле дә Затон бистәсе кырыенда - 122 пассажирны һәлак иткән урыныннан 7 километр ераклыкта, бозлы су эчендә үз язмышын хәл итүләрен көтә. Мәетләр инде табылып күмелгән булсалар да, аларны һәлакәткә илткән судно әле дә исән. Машиналылар юл кырыеннан үткәндә туктап ярдан 50 метр ераклыкта чайкалып әҗәл...
-
24 ноябрь 2011 - 08:32Шайтаныма олак, «шайтан суы»Узган елның гыйнвар аенда Россиянең Премьер-министры Владимир Путин, алкогольгә каршы көрәш программасын раслаган иде. Аның нигезендә 2020 елга илдә исерткеч эчемлекләрне куллану 55 процентка кимергә, ә яшерен җитештерү тулысынча юкка чыгарга тиеш. Бу максатларга ирешү өчен, хөкүмәт «шайтан суы»на бәйле өлкәгә чикләүләр кертү, хокук бозу очракларына карата җинаять җаваплылыгы билгеләү,...