22 декабрь 2011 яңалыклары
-
22 декабрь 2011 - 07:58Чыршылар базар тотаКазанда чыршы базарлары ачылды. Шәһәр базарларында урман гүзәлләре белән шәһәр яны урманчылыгы, шулай ук Лаеш, Биектау, Югары Ослан һәм Яшел Үзән урман хуҗалыклары сату итә. Әйтик, шәһәр яны урманчылыгы Яңа ел чыршыларын Совет районының Пионерлар урамында һәм Дәрвишләр бистәсендә тәкъдим итә. Бүгенге көндә әлеге урманчылык 200 мең сумга 620 чыршы...
-
22 декабрь 2011 - 07:55Гафу итегез, йоклап калганмын...Беребезнең дә иртә белән торасы килмидер. Кояш биттән иркәләп уятмагач, торуның ни кызыгы бар. Будильник кычкыргач, күзләреңне тырнап булса да ачып, торырга талпынасың. Юк шул, барыбер йокы килә... Соңгы вакытта йокы туймау аркасында, эшкә соңга калудан күп дусларым зарлана башлады. Торуы авыр, диләр. Элегрәк, чынлап та, рәхәтләнеп йоклый идек, бигрәк...
-
22 декабрь 2011 - 07:51«Чишендермә», Кыш бабай!Могҗиза-могҗиза дия-дия, әти-әниләрнең «чишенә» торган вакыты килеп тә җитте. Бу аксакаллы карт - Кыш бабай дигәннәренә балаларның ышануы дөресме икән соң дип тә уйлап куясың. Балаларныкы бит аның үзләренчә - бер-берләреннән уздырып бүләк өмет итү, «текәрәк» булу теләге көчле. Безнең балалар бакчасында да әти-әниләрнең телендә шул гына: «Синеке нәрсә «заказал»?...
-
22 декабрь 2011 - 07:51Чукындыра яздыларБашкала урамнарында хәер сорашып утыручы сукбайлар шактый. Алар бигрәк тә мәчет тирәләрендә күп. Хәйран ярыйсы гына киенеп, Кремль эчендәге «Кол Шәриф» мәчете янына да үтеп керәләр. Шулай беркөнне дустым белән шунда җомга вәгазенә бардык. Аннан кайтканда Спас манарасы тирәсенә җитәрәк яулык бәйләгән бер әбигә күзебез төште. «Мәчеттә дә сәдака бирә...
-
22 декабрь 2011 - 07:42Дин белгече фантазиясе яки хатын-кызның уе нидә?Күптән түгел Европада шактый дәрәҗәле бер дин белгече чыгарган яңа фәтва интернет челтәрләрендә зур бәхәс кузгалтты. Әлеге мулла «хатын-кызларны бозыклыктан сакларга теләп» язган фикерләрен «Таймс оф Индиа» газетасында бастырып чыгарган. Хатын-кызлар кыяр, кишер, банан, ташкабак ише йомры озынча яшелчәләрне кулларына алырга яки авызларына кабарга тиеш түгел икән. Чөнки, имештер, хатын-кыз...
-
22 декабрь 2011 - 07:38Ике Бәдри гомере яшәлгән икән битРәшидәм яшәсен генә... Татарстанның халык артисты Ирек Баһмановны хезмәттәшләре һәм тамашачы арасында хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Йөздән артык кабатланмас образлар иҗат иткәнгә генә түгел, тормышта ир-егетләргә үрнәк булган өчен дә мактауга лаек шәхес ул. Тиздән артист үзенең 80 нче кышын каршылый. Бер утыру үзе бер гомер дигәндәй, Ирек абыйларның өендә...
-
22 декабрь 2011 - 07:33Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН: «Мин китмәдем!»Татарстанның халык артисты Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН тамашачының «любимчигы». Уйнаган спектакльләренең һәрберсендә Рамил сәхнә пульсы - ул тудырган бер генә образны да онытам димә. М.Фәйзинең «Галиябану»ымы, К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл»е, Т.Миңнуллинның «Гөргөри кияүләре», З.Хәкимнең «Килә ява, килә ява» белән «Телсез күке»семе - санап кына бетереп буламы соң аларны?! Шуңа да Рамилнең үзен кино...
-
22 декабрь 2011 - 07:29Аты барның – дәрте барБалачакта ат өстендә йөрү һәр ир баланың да хыялыдыр инде. Авыл урамы буйлап тузан туздырып атлы егет үтә. Ә син аңа көнләшеп карыйсың... Мәктәпкә кергәнче дулап киткән айгырдан егылып төшеп ике атна урын өстендә ятсам да, аттан бизмәдем мин. Киресенчә, иптәш малайлар белән еш кына кача-поса кәнүшнигә килеп атларны иркәли,...
-
22 декабрь 2011 - 07:28Президент нинди булырга тиеш?Ил башлыклары хөкүмәт «тәхетенә» киләләр дә китәләр, гел алмашынып торалар, кайсыберләре аны озак еллар буе биләсә, икенчеләре бер сроктан да артыкка тоткарлана алмый. Президент «таҗын» кабул итеп алганда, шуны мыегыңа чорнап кую мөһим: дәүләтнең тотрыклы үсеше, халыкның хөр-имин яшәеше өчен син кулыңнан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы. Шуны үти һәм...
-
22 декабрь 2011 - 07:20«Хыялыбызны чынбарлыкка әверелдергәне өчен Президентка рәхмәт»Шәхси-дәүләт хезмәттәшлеге кысаларында балалар бакчаларына әле тагын 1 меңгә якын сабыйны кабул итү мөмкинлеге туачак.
-
22 декабрь 2011 - 07:15«Тавыш кына түгел, баш та кирәк»Марсель ВӘГЫЙЗОВ исеме татар тамашачысына таныш булуына шикләнмим. Бөтен дәрәҗәле конкурсларда диярлек алдынгы урыннар алган егетне кем генә белми икән? Р.Ваһапов, соңрак И.Шакиров исемендәге, аннан «Татар моңы» кебек конкурсларда үзенең матур тавышы белән таң калдырган егет һаман иҗади эзләнүдә. Былтыр ул Казан тамашачысына үзенең сольный концертын да тәкъдим итте, ике...
-
22 декабрь 2011 - 07:14«Тере мәет» карап ятасым юк...Студент чакта, каршыга килүче автомобиль хуҗасының хатасы аркасында, юл-транспорт һәлакәтенә эләгеп, Казанның 15 номерлы хастаханәсендә дәваланып чыгарга туры килгән иде. Дүртме-бишме көн яткач, палатабызга реанимация бүлегеннән Наилне чыгардылар. Сигез көн элек башына операция ясаган булганнар. Гомуми палатага чыгарылса да, хәле начар иде ир-атның. Ни әнисен, ни хатынын, ни туганнарын танымый....
-
22 декабрь 2011 - 07:10Сергей РЫЖИКОВ: «Рубин»га Мессины алыр идем»«Рубин» уенчысы, Россиянең иң эмоциональ капкачысы Сергей Рыжиков кайчандыр ярымсакчы булган. Тик ул амплуасын алмаштырганга бер дә үкенми, дөрес юл сайладым, дип белдерә. Французлар тарафыннан «Россия Пьер Ришары» тәхәллүсен алган талантлы, җор телле футболчы шушы көннәрдә «Чемпионат. ру» порталы кулланучылары белән аралашты. Кызыклы әңгәмәнең бер өлешен «ШК» укучылары игътибарына тәкъдим...
-
22 декабрь 2011 - 07:05Бу да булдымы бүләк?Өй түрендәге чыршыдан, аңа эленгән матур-матур уенчыклардан, фейерверклардан, бәйрәм табыныннан тыш безнең кәефебезне тагын нәрсә күтәрә? Әлбәттә инде, бүләкләр. Аны алган кешеләр генә түгел, бүләк бирүчеләр үзләре дә моңа сөенә, чөнки, миңа калса, бүләк бирү күпкә күңеллерәк тә. Психологлар әйтмешли, бүләк ул кешегә карата мөнәсәбәтне чагылдыручы символ да икән әле....