9 февраль 2012 яңалыклары
-
9 февраль 2012 - 08:20Күп бала тапсаң, җирең дә күп булаКазанда күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлеге алу исемлегенә теркәү башланды.
-
9 февраль 2012 - 08:14Кәбисә ел куркытаСоңгы елларда гашыйклар туй көннәрен «матур» санлы көннәргә билгеләр өчен атлыгып тора башлаганнар иде инде. ЗАГСта туй балдаклары кию көне атна уртасына - эш көненә туры килүенә дә, киләсе кунакларның җайлары туры килү-килмәвенә дә исләре китмәде яшьләрнең. Ә менә быел дүрт елга бер генә туры килә торган 29 февральгә бары...
-
9 февраль 2012 - 08:11Казанга кайтуы да газаплыКүптән түгел генә Казанда 60 яшьлек юбилеен үткәргән Равил Бохараев 24 гыйнварда кинәт кенә үлеп китте. Алты тел белгән, дүрт телдә иҗат иткән төгәл фәннәр белгече сирәк күренеш. Тукай белән Җәлилне генә түгел, халкыбызның борынгы вә бүгенге әдәбиятын, мәдәниятен дөньяга таныткан кеше, чыннан да, бөек шәхес иде.
-
9 февраль 2012 - 08:07Күмәргә иртәрәк әле...Мәскәүнең баш уку йортында (МДУны зурлап әйтүем) белем алучы бер танышым кунакка кайткан иде. «Төркемдәшләрем минем Татарстаннан булганыма көнләшәләр», - ди бу. Тумышы белән Бөгелмәдән булган Ленараның рус телен дә, татар телен дә камил белүе рус телен генә белүче студентлар тарафыннан олы дәрәҗә буларак кабул ителеп, кыз ак көнчелек объектына...
-
9 февраль 2012 - 08:06Габдрахманда самавырдан чәй эчәләрНефтьчеләр тарафыннан яңартылган авыл чишмәсе янына урнаштырылган матур зур самавыр җөмһүриятебезнең нефть башкаласыннан унсигез километр ераклыкта урнашкан Габдрахман авылының күркенә әверелде. Авыл эчендәге дәү самавырны машина яки автобустан күрмичә үтеп китү мөмкин түгел. Ерактан караганда, ул чып-чын кебек: фигуралы тоткычлары, нәзакәтле борыны һәм хәтта самавыр капкачына куелган чәйнеге. Әлеге тылсым...
-
9 февраль 2012 - 08:02Урап-урап карлар күмә Кышның озын юлларын...Егет чагында үз авылың кызларына карамыйсың бит ул, күрше авыл кызлары күбрәк кызыктыра. Кайчагында машинада, кайчагында «матай»да күрше авылга җилдерәсең... Арада мәхәббәт уты кабынса, интегәсең алда әле. Күрше авыл бер яктан якын, бер яктан ерак. Көн саен, атна саен сөйгәнең белән күрешергә бара башласаң, төрле мәшәкатьләр килеп чыга. Үзеңнең техникаң...
-
9 февраль 2012 - 07:55Ватылмый торган боз да булаАны хәбәрчебез ишегалды себерүче һәм юл чистартучы булып эшләгәндә үз күзләре белән күргән Фара яктысында полосалары ялтырап күренгән буй-буй кызгылт-сары жилетлар кигән, көрәкләр белән коралланган төркем иртән тукталышка менгәндә юлыма еш очрый минем. Кайвакыт алар тирәсендә соскычлы сары трактор да кар төрткән була. Шулай беркөн сөйләштереп карарга булдым боларны. Алар...
-
9 февраль 2012 - 07:50Америка дигәч тә...Безнең балачак «бәхетле социализм» илендә үтте. Инша яза башласак та, кем туган илен әйбәтрәк итеп мактый, шул яхшы билге ала иде.
-
9 февраль 2012 - 07:44Сорамагач, бирмисең индеРишвәтне бирмәсәң, алучысы да булмас иде, мөгаен. Әллә сораучылары булганга, бирүчеләре табыламы икән?! Ничек кенә булмасын, бу мәсьәләдә күп нәрсә кешенең ни дәрәҗәдә намуслы, үз һөнәренә тугры булуына да бәйледер, минемчә.
-
9 февраль 2012 - 07:38Интернет акчамны «суыра»Яңа ел бәйрәмнәрендә кунакларга йөрешеп рәхәтләндек кенә. Күптән күрешмәгән танышлар белән дә очрашырга җай чыкты. Сөйләшә торгач, иң яхшы тема - акча, чыгымнар мәсьәләсенә дә кагылдык. «Телефонга гына да 500 сумнан артык кирәк миңа аена», - ди Ринат. «Кем белән сөйләшәсең шулкадәр, кызлар беләндер инде?» - дим. Юк икән. «Кызлар»...
-
9 февраль 2012 - 07:31Алла, сакланганны саклармын, дигән...Борын-борыннан халкыбызда дога укып өшкерүчеләр, им-томчылар булган. Бүген дә табибларга барып та шифа тапмаган, тормышларының рәте киткән кешеләр шуларга мөрәҗәгать итә. Өшкерүчеләрнең шифалы сулышы, изге догалары тән сәламәтлегенә, күңел тынычлыгына ирешүгә ярдәм итә. Бер үк вакытта «экстрасенс» битлеге астында яшәүче сихерчеләр, күрәзәчеләр эшчәнлеге дә ныграк тамыр җәя. Без шушы гамәлләрнең...
-
9 февраль 2012 - 07:26Җитәкче үзенең җитешсезлеген Гали Галиевич аша таный«Мунча ташы» театры җитәкчесе Татарстанның халык артисты Гамил ӘСХӘДУЛЛАны тормышта тамашачы танып җиткерми. Ни өчен дисәң, ул бик җитди булыр, теге яки бу мәсьәләне хәл итү өчен каядыр ашыгыр. Ә инде юмор хисе аның күңеленә балачактан сеңгән. «Бәләкәйдән үк әллә нинди хыялый идем мин. Сыер каршыларга барганда да очучы, командир...
-
9 февраль 2012 - 07:21«Үземне үзем ясадым»Журналист буларак миңа күңеле төшенке, тормыш ялкыны сүнгән, яшәүдән гайрәте чиккән күзләр белән бик еш очрашырга туры килә. Ә Миләүшә апаның күзләрендә әнә шул ялкынның үрләп януын күргәч... Тормыш үзен яратканнарны ярата, диләрме әле? Андагы позитив та, оптимистлык та кызыктырырлык икән шул, ә мин аны бөтенләй башкача күзаллый идем.
-
9 февраль 2012 - 07:17Кораблар батса да, тормыш дәвам итә«Булгария» һәлакәтендә бердәнбер баласын югалткан хатын тиздән янә әни булачак, ә «Costa Concordia» капитанын 27 гасырга төрмәдә утыртырга телиләр.
-
9 февраль 2012 - 07:13Домофоннар да сөйләшә башлаячакТиздән йортта ут яки су бирүне туктатулары турындагы игъланнарны без домофоннар аша да белә башлаячакбыз. Болардан кала алар аша Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының бозлавык яки башка табигать бәла-казалары турындагы кисәтүләрен ишеттерәчәкләр, сайлаулар алдыннан сайлау участокларына барырга кирәклеген искә төшерәчәкләр һәм хәтта Универсиада вакытында спорт матчлары анонсларын да биреп барачаклар. Әлбәттә...