16 август 2012 яңалыклары
-
16 август 2012 - 07:20Мәктәпкә җыенабызҖәйнең соңгы ае августның да уртасы килеп җитте. Бу чорда балаларын мәктәпкә җыендыручы ата-аналар арасында үзенә күрә бер җанлану сизелә башлый. Балага мәктәп формасы алырга, уку кирәк-яракларын хәстәрләргә кирәк. Шул максат белән берәүләр базарга барса, икенчеләр кибеткә юл тота. Ә кемдер икесенә дә барып, иң элек андагы бәяләрне өйрәнә.
-
16 август 2012 - 07:18Овечкин «патшабикәсе» өчен җан аттыДөнья теннисында иң сөйкемле хатын-кыз спортчыларның берсе Мария Кириленко Лондон Олимпиадасында аерым гына медаль яулый алмаса да, парлы разрядта Надежда Петрова белән бронза призер булуга иреште. Машаның бу уңышында, шулай ук ялгыз разрядта ярымфиналга кадәр килеп җитүендә аның төп җанатары Александр Овечкинның зур өлеше булуы беркемгә дә сер түгел. «Вашингтон»...
-
16 август 2012 - 07:15Олимпиада да хаталардан азат түгелЛондондагы XXX җәйге Олимпиада тәмам. Хәзер инде ул тарих битләренә тагын бер сәхифә булып язылды. Ул спортчылар күрсәткән яңа дөнья рекордлары, җиңү шатлыгы һәм җиңелү көенечләре, мавыктыргыч ачылыш һәм ябылу тантаналары белән генә түгел, курьез хәлләре белән дә тарихта үз урынын алачак. Оештыручыларның уеннарны иң югары дәрәҗәдә үткәрүгә күп тырышлык...
-
16 август 2012 - 07:14Дөньяның иң көчле капкачысы – КАЗАНДАДөньяның иң көчле капкачыларының берсе Илья Брызгалов кабат Казанда. Хоккейчы Татарстан башкаласында ахыргы тапкыр моннан 11 ел элек булган икән. Әгәр ул вакытта Брызгалов бирегә «Ак Барс»ка каршы уенда Тольятти «Лада»сы капкасын саклар өчен килгән булса, бу юлы аның миссиясе бөтенләй башка. Шушы еллар эчендә океан артына китеп, Милли хоккей...
-
16 август 2012 - 07:12Кешеләр шәп – була яшәп!Кешеләрнең соңгы елларда миһербанлырак, мәрхәмәтлерәк була баруын үзегез дә шәйлисездер, әйеме? Элек, мәсәлән, Ельцин заманында дип әйтик, төнге урамга чыгудан гына түгел, тәрәзәдән карарга да курка идек. Ник дисәң, тупаслыклары белән котны ала торган талаучыларның оятсызлыгына чыдашлы түгел иде: якаңнан элеп алулары була, шундук салып егулары була... Син һушыңа килгәнче...
-
16 август 2012 - 07:10«Еллар узган саен яшәрәсе килә»Татарстанның атказанган артисты Рәсим НИЗАМОВның әти-әнисе яныннан Теләчедән килеше генә иде. Төп нигезне карап-сипләп торучы әти-әнисенең бердәнбер малае булганга күрә, туган як юлларына тузан кунып тормый анысы. Бу юлы да Рәсим, Сабан туе айларын исән-имин уздырып җибәрү белән, авылына юл тоткан. Коймаларны карап, каккалап-суккалап йөрдем, диде ул күрешү белән.
-
16 август 2012 - 07:07Аллаһ рәхмәтенә ирешү өчен мин нинди гамәл кылдым соң?Шөкер, изге Рамазан аеның да ахыргы көннәренә килеп җиттек. Тиздән олы бәйрәмебез - Гайдел фитыр әл-мөбарәк, ягъни Ураза гаетен каршылыйбыз. Адәм балаларын азмы-күпме тәртипкә салучы, сабырлыкка өйрәтүче, рухи тәрбия бирүче айның тәмамлануын, узган вакытны кире кайтарып алып булмавын аңлау күңелгә бераз моңсулык та өсти. Ни дисәк тә, бөтенләй иманы качмаган...
-
16 август 2012 - 07:05ФЕРМЕРЛАР әкәм-төкәм үстерәФермерлар игенчелек, терлекчелек, яшелчә үстерү белән генә шөгыльләнә дип уйласагыз, ялгышасыз. Латвиядә виноград әкәм-төкәме үстерә торган 20гә якын ферма бар.
-
16 август 2012 - 07:02Әнием белән сыерыбызга һәйкәл куяр идемСугыш елларында безнең кызыл төсле зур таза сыерыбыз бар иде. Шушы сыерыбыз әнинең, тагын 4 баланың тамагын туйдырды. Буаз чагында да сөтен аз гына вакытка туктатып тора, ел да бер бозау алып кайта. Бозауны, 40 көннәр булуга, суеп хөкүмәткә бирәбез, ит заданиесен үтибез. Сөте, хөкүмәт кушканны үтәгәннән соң, безгә катык...
-
16 август 2012 - 06:58Авыллар язмышы марилар кулында?Каршыма кечкенә кызын җитәкләгән ханым килә. Бала көйсезләнә, әнисеннән нәрсәдер таптыра. Ана түзеп барды-барды да: «Шыңшыма, ату марилар алып китә үзеңне», - дип әйтеп куйды. Аның сүзен генә көтеп торгандай, каршыга сәнәкләр күтәргән бер көтү ир-ат килеп чыкты. Марилар булгандырмы-юктырмы - анысын әйтүе кыен. Тик көйсез кызый шундук шым булды,...
-
16 август 2012 - 06:52Яңа җитәкчеләр килдеКАЗАН Кремлендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесенең беренче урынбасарын тәкъдим итү булды. Ул - 2009 елдан алып шушы көннәргә кадәр Республиканың матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе вазифасын башкарган Марат Моратов. Ул ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе, дини оешмалар, ММЧ белән багланышлар идарәсе эшчәнлеген җитәкләр дип фаразлана. Моратов Марат...
-
16 август 2012 - 06:47Террорчыларны күрсәтүчегә 1 миллион сум акча вәгъдә итәләрТатарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, аеруча каты җинаятьләр оештыруда, шулай ук үтерүләрдә һәм террорлык актларында катнашуларда шикләнеп, Татарстанның өч кешесен эзли. Болар: 1976 елда Чистайда туган Мингалиев Рәис Ринат улы, 1976 елда Казанда туган Вәлиев Роберт Равил улы, 1976 елда Казанда туган Исмәгыйлов Альберт Фәрит улы.
-
16 август 2012 - 06:44Татарстан космосны яуламакчы«Казан ярминкәсе»ндә «АвиаКосмик технологияләр, заманча материаллар һәм җиһазлар» («АКТО-2012») дип аталган VI Халыкара күргәзмә эшли башлады. Биредә авиация, космик аппаратлар җитештерүче оешмалар, бу өлкәдә фәнни-тикшеренү эшләре алып баручы югары уку йортлары, фәнни-тикшеренү үзәкләре үзләренең хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр.
-
16 август 2012 - 06:41Башкала хатын-кызлары биек үкчәле туфли киюдән мәхрүмМэр Илсур Метшин Ямашев проспектында җәяүлеләр өчен төзелгән җир асты юл кичүләренең торышын кискен тәнкыйтьләде.
-
16 август 2012 - 06:37Сасысы чыга бит...Полиция Татарстанның элеккеге экология һәм табигый ресурслар министры вазифаи вәкаләтләрен арттырган һәм Татарстан бюджетына 6 миллион сумлык зыян салган дип саный.