17 август 2012 яңалыклары
-
17 август 2012 - 06:38КАРАТЭ – тормыш фәлсәфәсе улКаратэ турында күпләр кинофильмнардан карап беләләр һәм аны Көнчыгыштагы сугыш төре дип саныйлар. Әмма каратэ әле ул, сугыш сәнгате булудан бигрәк, тирән фәлсәфәгә нигезләнгән яшәү рәвеше. Бу хакта күбрәк мәгълүмат алыр өчен, кара пояска ия булган галим, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Олег Ришат улы ХИСАМОВка мөрәҗәгать иттем.
-
17 август 2012 - 06:37Финанс министрлыгы бинасыПушкин урамы - дәүләт учреждениеләре биналарына, мәдәният сарайларына, тарихи архитектура һәйкәлләренә бай урам. Татарстан парламенты бинасын узганнан соң, гаҗәеп бакча-скверга килеп чыгасың. Каршыда «Казан» милли мәдәният үзәге (элеккеге Ленин мемориалы) пәйда була. Төрле агачлар үскән, берсеннән-берсе матур чәчәкләр утыртылган сквер сул якта республиканың Финанс министрлыгына тоташа. Бинаның классик стильдә эшләнгән...
-
17 август 2012 - 06:34Балалар өлеше бит улКазанның «Радость детства» хәйрия фонды кырыгалдарлар корбанына әйләнгән. Алдакчылар аның кычкырып тора һәм хәтердә кала торган реклама кампаниясеннән файдаланганнар. Фонд директоры Гүзәл Садыкова сүзләренә караганда, «Радость детства» баннеры социаль челтәрдә башка реквизитлар белән урнаштырылган икән бит. «Кешеләрнең авызларыннан өзеп, авыру балаларга чыгарган өлешләре хисабына баерга маташу иң авыр җинаятькә саналырга...
-
17 август 2012 - 06:30Һәлакәт кирәкме, булыр...Элеккеге ЮХИДИ хезмәткәре, уйдырма юл-транспорт һәлакәтләре буенча документлар рәсмиләштереп, ришвәт алуда фаш ителгән.
-
17 август 2012 - 06:27Электр поезды Казанны «боҗра»га алачакКазанлылар бик тиздән транспорт бөкеләрендә азапланмаячак. Шәһәр һәм табигать манзарасына хозурланып, электричкада рәхәтләнеп йөрү мөмкинлеге туачак. Татарстан Республикасы белән «Россия тимер юллары» җитәкчеләре очрашуында метрога алмаш транспорт төре булдыру турында фикер кузгалды. Бу идея «Казан-2» тимер юл вокзалы терминалын ачу тантанасында җәмәгатьчелеккә дә җиткерелде. Электр поезды «боҗра» маршрут ясап, шәһәрнең...
-
17 август 2012 - 06:24Яңа лифтларда бизәнергә дә мөмкинКазаныбызда торак йортлардагы искергән лифтларны алмаштыруның беренче этабы төгәлләнде. Торак йортларга капиталь төзекләндерү үткәрү программасы кысаларында 76 йорттагы 265 иске лифт яңартылды. Казан мэры Илсур Метшин, Зорге урамындагы 119 нчы йортка куелган яңа лифтларны карап, аларның куркынычсызлык һәм уңайлылык дәрәҗәсенә бәя бирде.
-
17 август 2012 - 06:22Сирена улады, аннан күңел уйланды«Шәһри Казан» газетасының 27 июль санында «Сирена тавышын ишетсәгез, курыкмагыз!» исемле язма басылган иде. Язмада, 28 июль көнне иртәнге сәгать 10нан 11гә кадәр Татарстанда Гражданлык оборонасы әзерлеген тикшерү узачак, диелә.
-
17 август 2012 - 06:17Безнең хәлләр хөртиБез 50 елдан артык Казан шәһәренең Идел буе районындагы шәһәр тибындагы Мирный-Тынычлык бистәсендә яшибез. Шәһәр тибындагы бистәләр гади бистәләрдән ни белән аерылалардыр? Галимнәргә ул турыда шактый баш ватарга туры килер, ахрысы. Бу сүзләрне кулланып, түрәләр, шәһәр тибындагылары өстенрәк, дәрәҗәлерәк, димәкчеләрдер инде, тик тормышта әлегә барысы да диярлек башкачарак. Безгә 23...
-
17 август 2012 - 06:14Рамазан аенда футбол. Исәп?..Олимпиадада йөгерештә катнашучы яулыклы мөселман кызларын күреп, боларга инде, ураза тоткач, авырга килә торгандыр дип уйлап куйган идем, нәтиҗәләр белән ашыккан булып чыктым. Ураза тоткан килеш футбол да уйнап була икән. Рамазан ае буе диярлек ял көне кичләрен Балтач районының Арбор авылы яшьләре белән Мари-Турек районының Арбор авылы яшьләре футбол...
-
17 август 2012 - 06:13«Ялгызлыкка гына түзә алмам»Элек Чүпрәле якларына командировкага барган саен, анда яшәүче Рауза апа Хәлилованың хәлен белешә идем. Бу баруымда да килене Антонида аның белән очраштырды. Рауза апа әле күптән түгел генә 85 яшен тутырган. Газетасын укып, телевизорын караганга күрә, республика күләмендәге бөтен яңалыклардан хәбәрдар.
-
17 август 2012 - 06:11Тарихи газета музейга бирелдеКулымда «Шәһри Казан» газетасының беренче үрнәк басмасы. Ялтырап торган кәгазьдә нәшер ителгән. Бу тарихи сан. Газетаның өске ягына, «17 август, 1990 ел» диелгән. Беренче биттә дәүләт башлыкларының котлау текстлары урнаштырылган.
-
17 август 2012 - 06:08Зәвыксыз «алачыкларның» чоры узды2013 елда узачак студентларның халыкара җәйге Универсиадасы Казанның икътисадына гына түгел, ә хуҗалык алып бару рәвешенә дә үзгәрешләр кертте.