16+

Ни өчен аккошларга ипи ашатырга ярамый?

Көзен сулыкларга күпләп төшкән аккошларны күреп, аларны туңалар, ачтан үләләр дип жәлләргә кирәкми, бу вакытта иң яхшы ярдәм — кошларга якын килмәскә, ашатмаска, тотарга тырышмаска.

Көзен сулыкларга күпләп төшкән аккошларны күреп, аларны туңалар, ачтан үләләр дип жәлләргә кирәкми, бу вакытта иң яхшы ярдәм — кошларга якын килмәскә, ашатмаска, тотарга тырышмаска.

Татарстанның Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре искәртүенчә, кошлар, күлләр боз белән капланганчы, бездә калалар, аннан соң көньякка кышларга китәләр, ләкин кайберләре җирле сулыкларда кала.

«Аккошларның сулыкларда ноябрь урталарына кадәр булуы — гадәти күренеш. Аларны тотарга кирәкми: вакыты җиткәч, үзләре очып иктәләр. Сулыкларда кошларга тулысынча тукланырлык азык бар», — ди белгечләр.

Кайвакыт аккошлар кышларга да калалар. Бу очракта аларны борчырга ярамый, алар аннан алҗый, тиз ябыгалар һәм хәтта үләргә дә мөмкиннәр.

Кышны бездә чыгучы ярдәм итү өчен, күл тирәсенә парландырылган ашлык, кырылган яшелчәләр яки казлар өчен катнаш азык сибәргә була. Кошларга ипи һәм татлы ризыклар бирергә киңәш ителми: мондый ризык аларның сәламәтлегенә зыян китерә, ә даими туендыру табигый миграция тәртибен боза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading