16+

«Башымны агачларга бәргән чакларым булды»

Кырык ел гомер иткән хатынын югалту аның җанын шулкадәр газаплый, аптырап урманнарга чыгып китә, куаклар, үләннәр белән серен бүлешеп, ялгыз агачларга хәсрәтен сөйли.

«Башымны агачларга бәргән чакларым булды»

Кырык ел гомер иткән хатынын югалту аның җанын шулкадәр газаплый, аптырап урманнарга чыгып китә, куаклар, үләннәр белән серен бүлешеп, ялгыз агачларга хәсрәтен сөйли.

Көтүчедән башланган тормыш

Тәтеш районының Сөендек авылында туып үскән Дамир Гыйсмәтов мәктәпне тәмамлагач шофер һөнәрен үзләштерә. Берничә ай колхозда эшләгәннән соң армия сафларына алалар. Нәкъ хезмәт иткән елларында укырга кирәген аңлый, авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерли торган бүлегенә укырга керү теләге белән яна.

Максатына ирешә. Колхозда агроном булып эшләүче әтисе аның үз туган җиренә кайтуын тели. Дамир инженер булып кайта. Оештыру сәләтенә ия булган егетне 14 елдан соң авыл советына рәис итеп билгелиләр, биш елдан инде колхоз рәисе дәрәҗәсенә ирешә.

Тик җиң сызганып, озаклап эшләргә насыйп булмый. Заманалар үзгәрә, колхозлар тарала. Җир җимертеп эшләргә теләге булган Дамир Шәрифулла улы фермер буларак чөгендер үстерүгә керешә. Тик җиргә биргән сый үзен акламый, чыгымнар белән керемне исәпләп карагач, башка бу эш белән шөгыльләнүнең мәгънәсен күрми. Тормышны баштан-аяк үзгәртергә кирәк дигән фикергә килеп, гаиләсе белән Казанга күченә. 

авыл. фото ти

— Хезмәт юлын көтүчедән башлаган кеше мин, — ди Дамир ага. — Алтынчы класста укыганда бозаулар көттем. Атын да җиктем, машинасын да йөрттем. Германиядә хезмәт иттем. Солдатларны, гадәттә, чит илләрдән ялга кайтармыйлар, миңа исә ул бәхетне дә татырга туры килде. Армиядә вакытта авылым өстеннән очып кына үтсәм дә сагынум басылыр иде, дигән вакытларым күп булды.

Миңа тиешле отпускны дивизиядән хәл иттеләр. Частыбызда тикшерү булганнан соң, часть командирына исемле сәгать, взвод командирына кырына торган станок, миңа туган җиремә кайтып килергә рөхсәт бирелде. Берүзем ялга кайта алуыма әле дә булса горурланам. 

Казанга күченгәннән соң да үз урынын таба. Бөтенләй башка юнәлешкә кереп китә. Куркынычсызлык инженеры булып төзелеш тармагына эшкә урнаша, бераз таныш, шул ук вакытта яңа һөнәр үзләштерә. Республиканың йогышлы авырулар хастаханәсе, утызлап мәктәп, кырыклап балалар бакчасы, Курск, Белгород шәһәрләрендә госпиталь, Казанда йортлар төзүдә катнаша. 

Яшьли сөйгән яр

Авыл хуҗалыгы институтының дүртенче курсында укыганда гаилә кора. Үзенә насыйп ярны ул баштарак сатучы кызлар арасыннан эзли. Никтер аңа булачак хатыны сатучы булыр кебек тоела. Кайберсенә сүз дә катып карый, тик берсе дә аның күңелен яулый алмый. Кызны башка җирдән эзләргә кирәген аңлаган егет, җитен комбинатында эшләүче Раушанияне күреп ала. Озак та үтми гаилә коралар. Бишенче курста укыганда уллары туа. 

— Мин авылга дипломлы белгеч булып кына түгел, малай әтисе вазифасында кайттым, — дип көлә Дамир абый. 

Уйлаган ниятеңнең чынга ашуы шушыдыр. Авылга кайткан яшь гаиләнең ишеген авыл советы рәисе Кәүсәрия апалары шакый. «Кибет төзедек, сатучылар кирәк, Дамир, әйдә хатыныңны сатучы итеп билгелик әле», — ди. Хатыны бу тәкъдимгә риза була, озак еллар намуслы эшләп, уңышлары өчен республика җитәкчесе Минтимер Шәймиев имзасы нигезендә «Атказанган сәүдә хезмәткәре» дигән олы исемгә лаек була. Бер уллары, бер кызлары туа.

Тик аларга тигез картлык кичерү насыйп булмый. Сөйгән ярын коронавирус вакытында югалта. Бу хәлләргә инде алты ел узып киткән. Раушаниясе белән 40 ел да 7 көн яшәп калалар. «Кышкы каникул вакытында 9 февральдә язылышкан идек, нәкъ 40 ел узгач, 16 февральдә соңгы сулышын алды», — ди Дамир абый. 

Ул вакытлардагы авырлыкны әйтеп аңлата торган түгел. Үзе яши торган йорт тирәсендәге урман-паркларны көнгә биш-алты тапкыр урый башлый. «Хәсрәтемне йортыбыздан ерак булмаган урман белән бүлештем, ул гына миңа тынычланырга ярдәм итте.

авыл. фото ти

Агач-куакларга, чирәмнәргә карап, барыбер яшим, авырлыкларны сезнең белән бергә җиңәм, дип үз алдыма сөйләнеп йөргән чакларым, башларымны агачларга бәргән вакытларым күп булды. Минем хәлне хатыннарын иртә югалтучы ирләр генә аңлар», — ди Дамир абый. Шул вакытта авырлыклар алдында баш имәскә үзенә сүз бирә. 

— Миңа ике юл бар иде. Берсе — түбәнгә тәгәрәү, икенчесе үземне кулга алып, алга атлау, ике балама, өч оныгыма терәк булу. Мин икенчесен сайладым. Җаныма тынычлык алу өчен мәдрәсәгә укырга кердем. Дүрт ел укып, дини белем алдым, — ди Дамир абый. 

Әле ярый эшләргә эшем, янымда балаларым, кулымда гармуным бар, дип юана, шөкер итә ул бүген. 

Нәселдән килгән талант

Ялгыз калган иргә дусты кабаттан гармун уйнарга киңәш итә. Син яшь вакытта гармун тарткан кеше, кабаттан уйный башла, ди. Дамир абый дустының сүзен тыңлап 30 еллап уйнамаган гармунын кулына ала.

«Минем ике абыем да гармунчылар иде, инде алар да мәрхүм, сүзләрем дога булып ирешсен. Уртанчы абыем бик оста уйный иде, биш яшендә капка төбендә әбиләрне биетә торган булган. Безнең әти дә, әни дә гармунчылар иде», — дип искә ала ул. 

Бөек Ватан сугышына киткән әтисе, 1943 елда бер аягын калдырып, култык астына гармун кыстырып кайтып керә. Бу вакытта аңа нибары 18 яшь була. Сугышта каты яраланган Шәрифулланы Түбән Новгород госпиталенә җибәрәләр, шунда башкорт ире белән таныша. Берсендә бергәләп базарга чыгалар. Гармун сатып торучы кешене күреп, янына тукталалар.

Башкорт бик оста гармунчы булып чыга, бар базарга яңгыратып, җан ярасы белән башкорт көйләрен суза. Гармун ясаучы да аның уйнавына таң кала. Тик яралы совет сугышчыларының гармун алырга акчалары җитми. Ир аларны үзенә кунакка чакырырга була. Мин госпиталь тирәсендә генә яшим, әбиегез чәй эчертер, кайтыйк әле бергәләп, ди. Әби аларны күреп, елап җибәрә. Булган сыен өстәлгә куя, кунак итә, үзләрендә кундыралар.

Шул кичтә башкорт рәхәтләнеп гармунда уйный, әби белән бабай таң калып тыңлый. «Безнең дә улыбыз сугышта», — дип акчалары җитмәсә дә, гармун биреп җибәрәләр. Башкорт ире алданрак кайтып китә. «Шәри, (Шәрифулла) бу гармун сиңа булсын, өйдә гармуным бар, уйнарга теләгең көчле икәнен күреп торам, өйрән, минем бүләгем сиңа», — ди. Шул гармунда Шәрифулла үзе дә, хатыны да, уллары да уйный. 

Гармунда оста итеп өздерүче уртанчы улының гына гомере кыска була, армиядә фаҗигале төстә үлә. 1970 елда аны туган авылында җирлиләр. «Абыйның үлеме безнең өчен ачы хәсрәт булды. Әти белән әнинең өзгәләнүләре. Ул чорда армиядә солдатлар үлү дигән әйбер юк иде, безнең абый районда беренчесе булгандыр», — дип искә ала Дамир абый. 

Дамир абый үзе дә бишенче класста укыганда гармунда уйнарга өйрәнә. «Яшьлектә уйныйсы килү теләгем көчле булды. Студент вакытта биш рәтле баян алу теләге белән яндым, мөмкинлек булмады», — дип көрсенеп куя ул бүген. Инженер булып эшли башлагач акчасы да табыла, теләгән баянны гына таба алмый. Районга баргач, бер ирнең биш рәтле баянда уйнавын күреп, янына барып, үзенең дә шундый баянда уйныйсы килүен әйтә. «Шәмәк авылы клубында өелеп тора, шунда барып кара әле син», — ди ул. Биш рәтле баянлы да була, тик эш белән уйнарга вакыты калмый.

гармун. фото автора

Кабат кулына гармунын ала

Еллар узгач, башларына төшкән хәсрәт аны кабат гармун алырга мәҗбүр итә. Коллектив алдына чыгып уйнарга, җырларга теләге барлыкка килә, тик ничә еллар уйнамагач, онытылган, күңелне басар өчен генә уйный ала. Бу хакта ул бер дустына әйтә. «Мин сине оста баянчы Рузилә апа белән таныштырам, ул сиңа үз киңәшләрен бирер», — ди.

Чыннан да шулай булып чыга. Рузилә Габдрахманова аңа телефон аша бик күп дәресләр бирә. Кабат тамашачы алдына чыгарга көч өсти. Бар кыюлыгын җыеп, коллектив алдына чыгып, үзе уйнап җырлый. «Болай моңаеп ятма, кеше белән аралаш, әйдә, мин сине гармунчылар белән таныштырам», — ди Рузилә апа.

Республиканың төрле районнарыннан тупланган «Кыңгыраулы гармун» төркеменә кертә. Алар белән бергә берничә тапкыр хәйрия концертларында катнаша, Казан шәһәрендә уза торган «Уйнагыз, гармуннар» фестиваленә бара, телевизион тапшыруларда төшә. 

— Гармун уйнау миңа күңелемне бушатырга ярдәм итә, — ди Дамир абый.

—"Кыңгыраулы гармун" төркемендә бик көчле гармунчылар, миңа алардан бик күп өйрәнергә кирәк. Шундый талантлар белән рәттән сәхнәләрдә чыгыш ясый алуым минем өчен зур дәрәҗә. Тормыш йөген тартканда гармун икенче планда булды, ялгыз калгач юлдашчыма әйләнде. 

гармун. фото автора

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading