Шәһри Казан
16+

4 декабрь 2012 яңалыклары

  • 4 декабрь 2012 - 07:37
    Юлчылар юл да салмый, җавап та бирми...
    РосЯМА проекты статистикасы мәгълүматлары буенча, Россиядә юллардагы чокырларны ямауга һәр елны 2 ай 29 көн 22 сәгать вакыт сарыф ителә. Һәр биш юл-транспорт һәлакәтенең берсе начар юллар аркасында килеп чыкканын исәпкә алганда, бу вакытны тагын да арттырырга яки юлларны баштан ук яхшылап ясарга кирәклеге көн кебек ачык.
    709
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 07:34
    Карлы-бозлы юлларда Йөрибез машинада...
    Кыш кыш инде ул, мамык шәлгә уралган сылу каен кызлары белән ак туннарын кигән көяз чыршы егетләре генә түгел. Декабрь булуга карамастан, яңгыр ява явуын, әмма кар-бураннары, зәмһәрир суыклары белән кыш барыбер киләчәк, моңарчы килмичә калганы булмады. Җәй көне рәхәт ул, күлмәкчән генә руль артында тирләп-пешеп йөрисең. Кышын исә, көяз...
    698
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 07:29
    Ярты бәягә машина
    Дөньяда үзеңне аз гына булса да ирекле тояр өчен, машина кирәк хәзер, машина. Студент чакта ук машиналы сабакташларыма бераз кызыгып карый идем, руль артына утырып шәһәр урамнарыннан бер җилдереп узасы килү теләге дә бер генә тумады. Армия сафларыннан кайту белән, машиналы булу теләге көчәйде генә. Акчасы да юк бит аның,...
    710
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 07:27
    Еламаган балага имезлек каптырмыйлар...
    Үзләрен «Рус телен яклаучылар» дип атап, ТР Конституциясен санга да сукмыйча, татар теленә каршы көрәш башлаучылар тәки теләкләренә ирешерме икәнни? Милли республикаларда тормыш итүче халык, «иелгән башны кылыч кисми», дип, теле киселгәнен күрә торып та дәшми калачакмы?
    936
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 07:25
    Маймылларның иҗатын укыдым да шаккаттым...
    «Үткәндә казыну нигә кирәк, бар нәрсә дә күптән билгеле бит инде?» - диләр кайберәүләр. Моны дәвам итеп: «Барыбер берни үзгәрмәячәк», - дип өстисе генә кала. Икенчеләре болай дип кенә калмый, тарих тузанын туздырып хакыйкатьне ача башласаң, «милләтче» тамгасын сугарга омтыла.
    827
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 07:22
    КҮҢЕЛ җитсә, КУӘТ җитә
    Казанда күзгә-башка әллә ни күренми Әнвәр СӘЙФЕТДИНОВ. Башаягы белән авыл мәшәкатьләренә чумып (ягъни тавык асрап, парникта помидор, кыяр һәм борыч үстереп), Казаннан 240 чакрымдагы Чирмешәндә яшәп ятуы аның. Бакчадан алып кергән бер яшелчә, табынга менгәнче, башта рәссамның киндере аша «үтә». Шулай итә торгач, тулы бер натюрмортлар шәкеле хасил булган хәтта....
    897
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 07:20
    Рәхмәт сиңа, «Шәһри Казан»!
    Хөрмәтле «Шәһри Казан» газетасы! Мин - гап-гади, әмма бик тә кызыксынучан пенсионер. Инде менә 4 ел дәвамында газетаны даими алдырам һәм сиңа рәхмәт укыйм.
    797
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 07:17
    Бу ни хәл, җәмәгать?
    Соңгы вакытта безнең җәмгыятьтә инвалид балаларның күпләп туулары дәүләтне дә, табибларны да борчый торгандыр. Сәламәт булмаган балаларның саны елдан-ел арта бара, аларның күбесе операцияләргә мохтаҗ.
    779
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 07:12
    Үтеп барышлый...
    Беркөнне дус-ишләремә кунакка барып кайтырга булдым. Тукталышта берничә минут кына көткәнмендер, бәхеткә, миңа кирәкле җитмеш дүртенче кызыл автобус килеп тә туктады. Керешкә автобусның түренә үк барып утырдым да, урамдагы баганаларны санап, үз уйларыма баттым.
    934
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 07:05
    Вакыты җитте
    Башкалабызда халыкара конференцияләр һәм спорт ярышлары уздырыла икән, татар язуын латинга күчерүгә ихтыяҗ үзеннән-үзе туа. Татарстанда туристлык та торган саен киңрәк колач ала бара. Бер карасаң, илебез латин графикасына күчә дә башлады инде.
    803
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 07:01
    Казаным – бәхетем минем
    Минемчә, кеше тулы бәхетне үзенең туган ягында гына таба. Казан шәһәре, тәпи атлап йөргән урамым, мәктәбем, әти-әнием, дусларым - алар барысы да бер генә, алар - бары тик туган якта гына. Туган ягыма мәхәббәтемне күңелемдәге барлык хисләргә төреп бирсәм дә, аз булыр сыман. Ул хисләр саф һәм изге. Аның кебек...
    953
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 06:59
    Казанны гадәти булмаган Яңа ел бәйрәме көтә
    Казанны гадәти булмаган, искиткеч кызыклы һәм мавыктыргыч Яңа ел көтә, чөнки быел ул Россиянең Яңа ел башкаласы итеп сайланды. Татарстанга хәтта Бөек Устюг Кыш бабае да килергә тиеш.
    749
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 06:55
    Юлга кар түксәң, штрафын да түлисең
    Казанда узган кышта, тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгәннәре өчен, җитәкчеләргә, юридик һәм физик затларга 16,8 миллион сум штраф салынган.
    689
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 06:52
    Идарәче компанияләрне тикшерә башладылар
    Россия Президенты Владимир Путин күрсәтмәсе нигезендә, коммуналь комплекс оешмаларында финанс чыганакларын файдалануның дөреслеген тикшерүгә керешелде.
    690
    0
    0
  • 4 декабрь 2012 - 06:49
    ВИЧлылар кимергә уйламый
    «5 нче сыйныфка кадәр гел «биш»леләргә генә укыдым. Хәтерем дә яхшы иде. 14 яшькә кадәр җиңел атлетика белән уңышлы гына шөгыльләндем. Ә соңыннан... Соңыннан болар барысы да туйдырды мине, берсен дә эшлисем килми башлады. Күп вакытымны дуслар белән үткәрә идем. Алар белән күңеллерәк тә, рәхәтрәк тә иде. Күңел ачулар көндәлек...
    901
    0
    0
Реклама