Шәһри Казан
16+

15 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 15 гыйнвар 2013 - 11:10
    Питер командасы янә УНИКСның борынына чиртте
    Санкт-Петербургта узган ВТБның Бердәм лига чемпионатында Питерның «Спартак» командасы Казан УНИКСын 84:68 исәбе белән отты. Шулай итеп, бу уенда УНИКС «Спартак» тарафыннан икенче мәртәбә җиңелде.
    747
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 11:06
    Тракторлар үткәндә калды
    Соңгы араларда милләттәшләребез әби-бабаларыбыз кушкан исемнәргә мөрәҗәгать итә башлады. Кечкенә балалар арасында Әмир, Мәрьям, Кәрим, Мәдинә, Камилә, Мәликә, Камил һәм Әминә исемнәре бик күп. Трактор, Камаз, Лимон исемнәре хәзер, шөкер, үткәндә калды.
    858
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 11:03
    Вак-вак атлап – зур җиңүләргә
    Безнең белешмә Тулы исеме: Алия Айдар кызы ФӘЙЗУЛЛИНА Туган ягы: Лениногорск шәһәре Уку урыны: КФУның идарә итү һәм территориаль үсеш институты, III курс студенты «Созвездие-Йолдызлык», «Студентлар язы», «ТР студентларының иң яхшы җыры», Р. Бикмуллин исемендәге фестиваль, «Ел студенты» һ.б. конкурслар лауреаты, күптөрле стипендияләр иясе. Быел Оксфорд стипендиясенә лаек булган.
    973
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 11:00
    Алтыдагы – алтмышка
    Остазың турында фикер әйтүдән дә кыенрак нәрсә юк икән. Сиңа канат ныгытырга булышкан, беренче очышыңны үзе тын да алмый көч биреп карап торган, һәр уңышыңны, һәр кимчелегеңне үзенеке итеп кабул итүче шәхес турында авыз тутырып бәя бирү җиңел эшме әллә?! Илфак Ибраһимов - шагыйрь Мөхәммәт Мирза да минем өчен шундый...
    1196
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:57
    Син җитмисең, Хәлил абый!
    Быелгы уку елында гимназиябез ничектер боегып, бушап калгандай булды. Күңелләребезне Хәлил абыебыз Мәхмүтовның юклыгы моңсуландыра шул. Сагынабыз, Хәлил абый сине, бик сагынабыз. Көн дәвамында ачык чырай белән килеп керерсең дә, кемнең кем булуына карамастан, барыбызның да хәлен белеп, ике кулың белән дә күрешеп, кәефләребезне күтәрерсең кебек тоела. Ә үзең беркайчан...
    690
    0
    1
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:55
    Артист дигән җаваплы исемгә тап төшермәде
    2012 ел безнең театрыбызга бик тә зур кайгылар китерде. Көтмәгәндә-уйламаганда директорыбыз Шамил Закиров, талантлы артистыбыз Фирдәвес Әхтәмова, халкыбызның яраткан артисты Шәүкәт ага Биктимеров, бөек драматургыбыз Туфан Миңнуллин арабыздан китеп бардылар. Шулар артыннан Әнвәр ага Гобәйдуллиныбыз да вафат булды.
    637
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:52
    Бар теләкләр чынга аша
    Иске стиль буенча килгән Яңа елны россиялеләрнең 52 проценты билгеләп үткән, дип хәбәр итә «Левада-центр». Сораштыруны илнең 45 төбәгендәге 130 торак пунктта яши торган 18 яшьтән узган 1600 кеше арасында үткәргәннәр. Иң нык һәм бай кешеләр өчен әле тагын кытайча Яңа ел бар. Анысы 10 февральгә туры килә. Казанның зооботаника...
    836
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:48
    Гриппның котырган чагы
    Узган атна ахырында Казанда грипп белән авыручылар саны артык күбәеп китүе турындагы хәбәр килеп ирешкән иде инде. Җитмәсә, мәктәпләрдә кышкы каникуллар тәмамланып, балаларның уку йортларына кабат җыелган, бер-берләре белән ныклап аралаша башлаган вакыты да әле. Бу атна башында тагын да куркынычрак хәбәр алынды. Казанда дуңгыз гриппы белән авыручыларның саны 30га...
    688
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:45
    Динә белән Эльмирага Президент фатир тапшырды
    Эльмира Кәлимуллинаның «Голос» Бөтенроссия телевизион проектының финалына чыгуы, ә Динә Гарипованың анда җиңү яулавы Татарстандагы иҗади потенциалның гаҗәеп демонстрациясе булды.
    648
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:40
    Бер җенесле Евросоюз
    Ни чыкмаган шул Европадан чыга инде. Алдынгы карашлы саналган бу контингент кешелек дөньясын яңадан-яңа «ачышлары» белән шаккатырып тора. Шөкер, французлар кебек бака боты ашый башламадык әлегә, әмма күбебез бу «югары мәдәниятле» халыктан үрнәк алырга тырышабыз, аларча яшәргә омтылабыз. Өлге итеп алырлык нәрсәләре шактый, ләкин барысын да сукырларча алардан күчерү дә...
    760
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:38
    ТЕЛ – юмалаучыга да корал, дуамалчыга да
    Һиндстан рәссамы Ани Кей борын, терсәк, маңгай белән рәсем ясап караганнан соң, картиналар язу өчен тел иң кулае дигән нәтиҗәгә килгән. Буяу белән эшләү баш авырту, күңел болгану кебек билгеле бер дәрәҗәдәге кыенлыклар тудырса да, «бу ысул белән эшләүче әлегә мин генә» дигән фикер, күрәсең, уеннан кире кайтырга ирек бирми...
    871
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:36
    «Кышкы вернисаж»
    Табигать галиҗәнапларыннан да тылсымлырак, талымлырак рәссам булырмы?! Йолдыз системасындагы бер генә планетада да безнең Җирдәге кебек акылга сыймаслык җете пейзажлар юк.
    1198
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:33
    Башларга беркайчан да соң түгел
    Тумышы белән Ютазы районының Көрәш-Бүләк авылыннан булса да, тормышын Лениногорск каласы белән бәйләгән Мәгъшия ханым. Дөрес, авылда колхоз рәисе, бухгалтер, зоотехник булып эшләгән әтисе кебек, язмышын авылга багышларга да исәбе булмый түгел кызның.
    900
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:32
    ПАРИЖ, ПАРИЖ...
    Бу арада бер төркем рәссамнар - Лада Аюдаг, Фәрит Вәлиуллин, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рифкат Вахитов, Елена Габдрахманова, Татьяна Никашина, Татьяна Тэнч, Ирина Краснова-Волгина һәм яшь дизайнер Марат Аюпов Парижда узган «Татарстан күге астында» дип аталган күргәзмә тәэсирендә яшидер, мөгаен.
    959
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2013 - 10:24
    Мәктәптә кино караячаклар
    Якын арада мәктәптә укытылучы фәннәр исемлеге тагын бер дәрескә тулыланырга мөмкин. Әле узган ел ук Никита Михалков, урта белем бирү йортларында кино сәнгатен укытырга кирәк, дигән тәкъдим белән чыккан иде.
    651
    0
    0
Реклама