Шәһри Казан
16+

17 гыйнвар 2013 яңалыклары

  • 17 гыйнвар 2013 - 08:54
    Аракы эчмә, бәрәңге иснәмә
    Теге яки бу авырудан җәфаланганда, аеруча салкын тидереп авырганда без халык чараларын да кулланабыз. Аның файдасы зур, әлбәттә, әмма белеп һәм дөрес кулланганда гына. Шуңа да табиблар дәваланганда иң еш ясала торган хаталарны ачыклаган.
    1001
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 08:52
    Йон оекбаш киеп, юрган астында ятар чак җитте
    Яңа ел белән бергә грипп та килде. Декабрьдә көннәр салкын торгач, авыручылар да булмаган иде. Ә көннәр җылыткач, вируслар таралды. Яңа ел каникуллары да моңа тәэсир итми калмагандыр. Атна буе халык бәйрәм чараларына, кунакка йөрде, нәтиҗәдә бер-беренә вирус та күчеп, күпләр авырып ятты. Бу көннәрдә дә дәваханәләргә һәм ашыгыч ярдәм...
    1005
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 08:48
    «Кош хокукы» өчен түләтәчәкләр
    Узган атнада Владимир Путин Дәүләт Думасына яшәү урыны һәм вакытлыча яшәү урынын теркәү тәртипләрен бозган очракта җинаять эше һәм административ санкцияләр каралачагы турындагы яңа канун проектын кертте. Бу канунны чыгару нияте «резин йортлар» проблемасын, ягъни формаль мәсьәләләрне генә хәл итәр өчен пропискага керүчеләр һәм кертүчеләр белән көрәшүне максат итеп куя.
    1010
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 08:47
    Кабат суыта
    Хач ману бәйрәменә, гадәттәгечә, көннәр суытачак. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә һава температурасы 20 градуска кадәр төшә.
    1090
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 08:41
    «Аракы» дигән шайтан
    Яңа елның беренче көненнән үк шешә белән дус кешеләрне борчуга салган, ә спиртлы эчемлекләр җитештерүчеләрне нык куандырган бер үзгәреш булды. Бу - аракы һәм башка исерткеч продукция бәяләренең берничә дистә процентка сикерүе. Хәзер кибеттә ярты литрлы кырык градуслы «аракы» дигән шайтанны 170 сумнан да арзангарак сатмыйлар.
    1144
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 08:40
    «Ак Барс» чакыргач, «очып» килдем...
    Николай Жердев «Ак Барс» уенчысы булды. Континенталь хоккей лигасы чемпионатында «Ак Барс» өчен ул 93 нче сан астында уйнаячак. Яңа уенчының дебюты «барс»ларның Чиләбедә булачак уенында ук көтелә. Моңа кадәр Электростальнең «Элемаш», Мәскәүнең ЦСКА, Коламбусның (АКШ) «Коламбус Блю Джекетс», Сиракьюзның (АКШ) «Сиракьюз Кранч», Мәскәү өлкәсенең «Химик»/ «Атлант», Нью-Йоркның (АКШ) «Нью-Йорк...
    892
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 08:38
    МӘЗӘКИЯТ
    Юктан бар булмый, диләр. Кем-кем, әмма бу гыйбарәне көлемсәр язучылар әйтмәстер. Чөнки алар - үзләре үк юкны бар итүчеләр, ягъни юктан мәзәк ясаучылар. Хәзер сөйлисе мәзәкиятләр кайбер әһле каләмнәрнең уйдырмасы гынамы, әллә алар чынлап та тормышта булганмы - анысы мөһим түгел. Әмма шунысын төгәл әйтә алам: бу мәзәкләрнең кайберсен вакыйга...
    819
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 08:35
    «Бала сөймәс иргә барма икән...»
    «Без яшь чакта егетеңнең кем икәнлеген беләсең килсә, бурычка акча сорап йә үзең аңа бурычка акча биреп сынарга кушалар иде. Яшьлек - юләрлек бит ул. Кем генә алай тикшереп карагандыр инде аны. Мин дә беренче кулымнан тоткан егеткә гашыйк булып, институтымны тәмамлаган гына килеш, беркем сүзенә колак салмый, кияүгә чыгып...
    1052
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 08:34
    «КЫЗЛАРЫҢ БОЗЫККА БАСКАН»
    Авыл баласының мал-туар карап, хайваннар арасында кайнашуы беркемгә дә яңалык түгел. Югары Ослан районының Яңа Болгар авылы халкы Лилиянең эш-гамәлләренә аның кечкенә чагыннан ук соклана. Үзләренең кәҗә бәтиләренә исемнәр кушу дисеңме, аларга күз тимәсен өчен колакларын тишеп алкалар тагумы... Кыз аннары фермага атлар карарга йөри башлый. Әнә шулай мәктәпне тәмамлаганчы...
    1005
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 07:54
    КАРТАЯМЫНИ СОҢ ЙӨРӘК... (Әлфия АФЗАЛОВАга – 80 яшь)
    «Меңьяшәр кыз» мәгънәсенә ия Әлфия исеме юкка бирелмәгәндер аңа. Шулай булмаса, таң атты исә бер яңа исем, бер моңлы тавыш иясе барлыкка килеп торган Татарстан өчен дә һаман бердәнбер булып кала бирмәс иде ул. Шушы көннәрдә генә үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Әлфия Афзалова өчен үткән еллар да, сүтелгән...
    984
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 07:52
    Туйганчы сөтле чәй эчәр идем
    Быел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә, Россия хөкүмәте карары буенча, һәр литр сөткә киткән чыгымнарны каплар өчен, ярдәм буларак субсидияләр билгеләнәчәк. Чит илләрдә ул инде яңалык булмаса да, безнең илдә әлеге төрдәге ярдәм сөт җитештерү өлкәсендә беренче тапкыр оештырыла. Сез бүгенге көндә бездәге сөт бәяләреннән канәгатьме?
    1050
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 07:50
    ИКМӘК КҮПМЕ ТОРА?
    Узган елның төп үзенчәлекләреннән берсе - игенгә бәяләр арту булды. Нәтиҗәдә Россиядә икмәк-күмәч эшләнмәләренең бәяләре 5-10 процентка кадәр күтәрелде. Бәяләр артуның төп сәбәпләренең берсе исә күп кенә төбәкләрдә булган корылык. «Россельхозцентр»ның Татарстандагы бүлекчәсе ел ахырында беренче тапкыр Россия төбәкләрендә икмәк-күмәч эшләнмәләре бәясенә анализын үткәргән. Иң кыйммәт һәм иң очсыз икмәк...
    871
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 07:47
    Сугымчы эзләп аптырыйсы юк
    Авылда мал чалу тиз генә башкарыла торган эш түгел. Хуҗа кеше иң элек барлык кирәкле коралларны - бавын, пычагын һ.б. хәстәрләп куйса, хуҗабикә исә үз чиратында ашау-эчү мәсьәләсен кайгырта. Мал чалган көн авылда бәйрәм санала, шуңа күрә табын да бәйрәмчә булырга тиеш. Шулай итеп, ярты эш инде эшләнгән дисәң дә...
    1000
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 07:44
    Битлек алдыңмы әле?!
    Грипп, ОРВИ халыкны тәмам борчуга салды. Бөтен кеше дару препаратлары җыя, авырудан сакланыр өчен битлек ала.
    1099
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2013 - 07:42
    УНИВЕРСИАДА сувенирларын халык белми
    Казанда быелның июлендә узачак Студентларның халыкара Уенына биш айдан аз гына артык вакыт калды.
    738
    0
    0
Реклама