24 гыйнвар 2013 яңалыклары
-
24 гыйнвар 2013 - 08:29Әхмәт МАЗҺАРОВ: «Мәңге яшим диеп эшләргә»Нур чәчеп торучы күзләр. Үз милләте өчен ут янып торган горур йөрәк. Үз эшенең тәмен белеп, кадерен белеп эшләүче шәхес. Әле шуның өстенә үзенә карата соклану уята алырлык кеше дә икән ул Әхмәт абый МАЗҺАРОВ. «Нигез», «тамыр» дип сөйләшә алучы, үзәге туган ягы, ата-ана корган оя белән бәйлелеген югалтмаган кешедән...
-
24 гыйнвар 2013 - 08:27Тизйөрешле трамвайлар апрельдә йөри башлый«Казанда тизйөрешле трамвайлар булачак, дип әйтелгән иде. Алар маршрутларга кайсы айдан чыгачаклар? Мәдинә Хәсәнова, Казан».
-
24 гыйнвар 2013 - 08:20«Хәтер сандыгы»нда җиңүчеләр!Кешеләрне куандыру рәхәт, күңелле. Безнең өчен янәдән шундый матур мөмкинлек туды. Тарихи һәм мәдәни мирас елы уңаеннан үткәрелгән «Хәтер сандыгыннан» республика бәйгесенә нәтиҗәләр чыгарылды. «Шәһри Казан» газетасы инде менә берничә ел рәттән иганәчебез Роберт Бильсур улы Зәкиев белән берлектә төрледән-төрле бәйгеләр үткәрә. Безгә килгән хатлардан шул аңлашыла: кулына каләм алып...
-
24 гыйнвар 2013 - 08:14Роальд СӘГЪДИЕВ: «Мин – татар»«Шушындый кеше белән бер дәвердә туу, аның янәшәсендә утыру үзе генә дә зур дәрәҗә, - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, юбиляр турында сүз башлап. - Бер татар гаиләсеннән ике бертуган академик, 2 Ленин премиясе лауреаты чыгу - үзе бер ачыш».
-
24 гыйнвар 2013 - 08:10Медведев урлаган вакытДмитрий Медведевның 4 еллык президентлык чорында кабул иткән кануннары арасында күпмедер дәрәҗәдә файдалылары да, бер кирәксезләре дә булды. Аның уңышсызлыкка тарыган указларының берсе - Россиянең бөтен территориясендә тулысынча җәйге вакытка күчү. 2011 елның февралендә гамәлгә кертелгәннән соң ук, ул үзгәреш тәнкыйть утына тотыла башлады. Кыш көне җәйге вакыт буенча яшәп...
-
24 гыйнвар 2013 - 08:04Кулларыңнан куанБезнең газета укучыларыбыз кул эшләренә бик оста. Аларның үз куллары белән тудырган могҗизаларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
-
24 гыйнвар 2013 - 08:02Өйдә агач үстерәбезӨй - хуҗабикәнең йөзе. Шуңа да һәркемнең аны матур, зәвыклы һәм үзенчәлекле итәсе килә. Ә аның өчен күпләр интерьерларына нинди дә булса үзгәреш кертергә тырыша. Кайвакыт гади генә бер картина, статуэтка яки чәчәк утыртылган ваза да йортны үзгәртеп куярга сәләтле бит. Шул исәптән топиарий да. Бу ни-нәрсә тагын дип уйга...
-
24 гыйнвар 2013 - 07:58«РУБИН» сафлары яңараКайбер массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, «Ренн»ның ярымсакчысы Янн М`Вила Казанның «Рубин» клубына күчкән. Франция басмаларында бу уенчының әлеге ил өчен 2014 елга хәтле чыгыш ясамаячагы турында әйтелә. Футболчыны «Рубин»нан тыш Бөекбританиянең «Куинз Парк Рейнджерс» командасы да үз составында күрергә теләгән, әмма казанлылар өлгеррәк булып чыккан һәм аларның тәкъдиме Янн...
-
24 гыйнвар 2013 - 07:54НХЛ йолдызлары океан арты шартларына җайлашаЛокаут тәмам, Милли хоккей лигасында инде сезон башланды. Беренче уеннар локаутны КХЛ, Европа лигаларында уздырган уенчылар өчен шулай да авыррак бирелә. Зур мәйданнарда уйнаганнан соң, бер атна эчендә янәдән кечкенә мәйданнарга җайлашу бик үк ансат түгел шул. Сезонның шактый өлешен Магнитогорск «Металлург»ында уздырган «Питтсбург» уенчысы Евгений Малкинны да бу читләтеп...
-
24 гыйнвар 2013 - 07:51Гагарин Кубогы булмаса, Өмет Кубогы да ярыйКонтиненталь хоккей лигасы алга таба да Европага «экспансия»сен дәвам итмәкче. Иң кызыгы шунда: КХЛ составында чыгыш ясарга теләүчеләр арасында мәшһүр тренерлар тандемы Быков һәм Захаркин җитәкләгән команда да бар. Шушы көннәрдә генә әңгәмәләренең берсендә лига президенты Александр Медведев КХЛны киңәйтү хакындагы планнары белән уртаклашып, лигада булачак башка яңалыклар хакында да...
-
24 гыйнвар 2013 - 07:49Быелгы «Дакар» «КамАЗ-Мастер» буыннар алмашының уңышлы баруына дәлил«КамАЗ-Мастер»да легендар узышчылар Владимир Чагин, Фирдәвес Кәбировларга лаеклы алмаш әзерләнгән. Моны быелгы «Дакар» ралли марафоны ачык исбатлады. Көньяк Америкада узган быелгы ралли-рейдта «КамАЗ-Мастер»ның яшь узышчылары йөк машиналары классында бөтен пьедесталны буйсындырды. Эдуард Николаев экипажы - беренче, Айрат Мәрдиев экипажы - икенче, Андрей Каргинов экипажы өченче булды. Бу Россия командасының «Дакар»...
-
24 гыйнвар 2013 - 07:46Җырчы шагыйрьСуыткыч эчендәге бушлык шагыйрьнең профессиональ йокыдан шешенгән күзләрен өтеп алды. - Тәк, - дип, бәрәңге борынын пыршылдатып куйды ул, - суыткыч бушаган, берәр хәллерәк колхозга җыр язар вакыт җитте. Шагыйрь колак мендәре хәтле генә корсагын сыпырып, стенага келәм урынына ябыштырылган Татарстан картасы янына килде. Инде кайсы район белән килешеп карарга?...
-
24 гыйнвар 2013 - 07:43АРЫШ БАСУЫ, МЕРСЕДЕС, ӘТКӘЙ БЕЛӘН ӘНКӘЙ... (Татарстанда клиплар 10 мең сумнан 1 млн сумга кадәр)Хәзер эшләп килүче татар телле музыкаль каналларны карагач, кызык бер күренешкә тап буласың. Менә дә шәп ул бездәге клиплар! Андагы тематика, андагы фикер киңлеге, андагы фантазия...
-
24 гыйнвар 2013 - 07:40ТУЙ КИЛӘ ДИП, ТУН ТЕГЕЛӘБер җитәкче үзенең кул астындагы кешеләрен ал-ял бирми ел буе эшләтә торгач, үзе дә тәмам арыган ди. Һәм, юллама алып, ял йортына киткән. Ул китүгә, бөтен авыл халкы эш ташлап, кырылып ял итә. «Күр әле син аны, Ходайның рәхмәте, бер юлламага (!) бөтен авыл ял итте бит», - ди икән...
-
24 гыйнвар 2013 - 07:36Үгез түгел чурт булсын...Алдагы атнада авыл хуҗалыгында уртага салып, гөж килерлек ике тема булды. Беренчесе - «Вамин-Татарстан» җәмгыятенә башкарма директор итеп күп еллар «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының җитәкчесе булып эшләгән Марат Муратовның билгеләнүе.