25 июль 2013 яңалыклары
-
25 июль 2013 - 08:07Оста сәясәтчеме, әллә зур «уен» корбанымы?18 июль көнне суд, Алексей Навальныйны 5 елга рәшәткә артына ябарга, дигән карар чыгарды. Әмма суд залыннан туры тикшерү изоляторына озатылган Навальный икенче көнне үк иреккә чыкты. Прокуратура, судның карарына каршы килеп, хөкем канунлы көченә кергәнче, аңа иректә йөрергә рөхсәт итте.
-
25 июль 2013 - 08:05Совет атеизмы Кытайга күчкәнИзге Рамазан аеның беренче ун көне - «Аллаһның рәхмәтенә ирешү көннәре» үтеп тә китте. Шөкер, ураза тотучы мөселманнарга җиңеллек өстәп, көннәрнең эсселеге дә сүрелде.
-
25 июль 2013 - 08:03Документларны кабул итү төгәлләндеБүген - югары уку йортларына абитуриентлардан документлар кабул итүнең соңгы көне. Укуларын вузда дәвам итәргә теләүчеләрнең айдан артык вакытлары булды (кабул итү кампаниясе 20 июньдә башланган иде. - Авт.). Хәзер эш уку йортларыннан гына тора: алар 30 июльгә бөтен нәтиҗәләрне исәпләп, тәкъдим ителүчеләр исемлеген (список рекомендованных) төзеп бетерергә тиеш.
-
25 июль 2013 - 08:02Үргә – тормыш яме беләнИр кеше турында сүз йөрткәндә, гадәттә, һәр нәрсәне гамәлләр мыскалына салып үлчиләр: нинди юл үткән ул, нинди эшләр башкарган, үзеннән соң нинди бәрәкәтле юл калдыра? Ул нисбәттән «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры, «7 дней» тапшыруы җитәкчесе Илшат Юныс улы Әминовның гамәлләр дәфтәре шактый саллы. Үз гомерен журналистикага багышлап, аның һәр...
-
25 июль 2013 - 07:58Пособие кемгә тиешЯшь ярымга кадәр бала тәрбияләгән өчен түләнә торган пособиеләр турында редакциябезгә сораулар еш килеп тора. Бүген аларның кайберләренә РФ Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллин җавап бирә.
-
25 июль 2013 - 07:57Ай беткәнче бирергә«Быел фитра сәдакасының күләме күпме һәм аны кайчанга кадәр бирергә кирәк? Гөлсем Вәлиева».
-
25 июль 2013 - 07:55Мөселман телеканалы әле дә юкКүптән түгел Россия Мөфтиләр шурасының телевизион канал аша эфирга чыгу лицензиясеннән мәхрүм ителүе мәгълүм булды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы һәм Мәскәү Диния нәзарәтенең попечительләр комитеты рәисе Фәрит Фарисов җиткерде.
-
25 июль 2013 - 07:54Ике юл чаты: кайсын сайларга...Җәмгыятьтә тәртип һәм рухи үсешне тәэмин итүче чыганакларның иң мөһиме - әдәп-әхлак. Ә күркәм әхлакның нигезе - дин, иман. Әхлак һәм дин кануннары белән яшәгәндә генә кеше бәхеткә, уңышка ирешә ала, дөньялыкта тормышы бәрәкәтле, ә ахирәттә киләчәге өметле була.
-
25 июль 2013 - 07:52«Иҗатта визажист булуым ярдәм итә»Картиналарны буяу белән генә түгел, ә кипкән чәчәкләрдән, көзге яфраклардан, тукымадан һәм диңгез кабырчыкларыннан да иҗат итәргә була. Моны икенче төрле флористик коллаж диләр. Флористик коллаж - флористиканың иң яшь һәм модалы юнәлеше. Аның техникасы иҗат өчен киң мөмкинлекләр бирә. Һәм алар теләсә нинди интерьерга да җан кертә ала. Бүгенге...
-
25 июль 2013 - 07:50Милләтең нинди, спорт?Гадәттә, ниндидер зур бәйрәм-тантанага әзерләнгәндә дулкынлана-дулкынлана җыенасың да, ә ул көтелгән көнне уздырып җибәргәннән соң, күңелдә җиңеллек тә, бушлык та сизәсең. Универсиададан соң да шул халәтне кичереп йөргән мәлләр. Шаулап торган Казан, гадәти тормышына кайтып, йокымсырагандай итте.
-
25 июль 2013 - 07:47«Улымны кияүгә бирәсем бар...»Балалар мәйданчыгында балаңны уйнатканда тыңлыйсың инде җыен гыйбрәтле хәлләрне. Бу юлы да кызым белән Казанның бер сәүдә үзәгендәге уен мәйданында әвәрә килә идек. Янда шәрран ярып гәпләшеп утырган ике татар апасы сөйләшүенә кысылып китүемне сизми дә калдым. Эндәшмичә булдыра алмаслык гыйбрәт иде чөнки...
-
25 июль 2013 - 07:46Баҗай бүләгеАтна ахыры якынлашуга, күңел авылга - туган нигезгә ашкына башлый. Татарстанда хәзер юллар да әйбәт, машиналар да көчле: кошлар кебек очасың гына! Ләкин автотрассалар буйлап сибелгән видеотеркәгечләр синең сагынып ашыгуыңны, ашкынуыңны аңлыймыни ул, тизлекне арттырган өчен чүкеп кенә тора. «Кайткан саен 500 сумлык бензин салам, 600 сумлык штрафка эләгәм», -...
-
25 июль 2013 - 07:43«Кол Шәриф»кә тавыш бир!«Россия 10» бәйгесендә Казанның «Кол Шәриф» мәчете илнең төп истәлекле урыннары арасында әлегә 18 нче урынны били. Хәзергә аны яклап 113131 тавыш бирелгән.
-
25 июль 2013 - 07:42Алда Олимпиада битКазандагы базасында тулы составта җыелган «Ак Барс» командасы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бозда ачык өйрәнү уены үткәрде. Трибуналардан аларның бозда әзерлек үткәрүләрен казанлыларның экс-остазлары, хәзер Россия хоккей буенча җыелма командасының баш тренеры Зиннәтулла Биләлетдинов та күзәтте. Аның күзәтүе үзенчәлекле, билгеле. Ул егетләрне 2014 елда Сочида булачак Олимпия уеннарында катнашачак җыелма...
-
25 июль 2013 - 07:40РФС Капелло дусларының Бразилиягә сәфәрен финанслауны инкарь итәРоссия футбол берлеге (РФС) үзенең рәсми сайтында җәмәгатьчелеккә белдерү белән чыкты. Анда футбол буенча Россия командасының остазы Фабио Капеллоның дуслары белән РФС акчасына Бразилиягә баруы турында ММЧдагы хәбәрләр инкарь ителә.