Шәһри Казан
16+

13 август 2013 яңалыклары

  • 13 август 2013 - 08:06
    Яшьтәшләр
    Мәскәү. Кич. Бүлмә. Йокы килмәгән вакыт. Башыма төрле уйлар керә - җәйге уйлар. Бадминтон уйныйсы килә, баскетбол. Шулай уйлаудан рәхәт булып китте. Уйнаган кебек булдым. Югыйсә төрле күңелле шөгыльләр табып була бит җәй көне. Йокы һаман килми. Мәктәп еллары искә төште. Йолдыз бүген дә джинса чалбар киеп килгән. Гимназиядә махсус...
    680
    0
    0
  • 13 август 2013 - 08:04
    ПЛЮШКИН
    Гогольнең «Үле җаннары»ында шундый бер персонаж бар. Беркөнне Киндерледәге бакчама баргач, сарай-чолан сыман каралтымның ишеген ачкан гына идем, җыен чүп-чар, иске-москы, каткан-поткан ризык белән өен тутырган шул Плюшкин кылт итеп исемә төште. Бәй, мин әйтәм, минем дә шул Плюшкиннан әллә ни кайтышым, ягъни аермам юк икән бит! Сарай эченә борын...
    922
    0
    0
  • 13 август 2013 - 08:03
    Безнең Лилия апабыз
    Лилия Канәфи кызы Якупованы авылда барысы да беләләр һәм хөрмәт итәләр. Һәрвакыт күтәренке күңелле, көләч йөзле бу апа кебекләр турында, «куллары алтын», диләр. Ул авылда чәчтараш та,тегүче дә... Кыскасы, ярдәм кирәк һәр кеше Лилия апага килә.
    683
    0
    0
  • 13 август 2013 - 08:01
    Рәхмәт Сезгә, барысы өчен дә!
    Менә берничә ел инде «Ливадия» шифаханәсендә ял итәм. Быел да булдым мин анда.
    811
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:59
    Борча дагалау һәркемнең дә кулыннан килми (13 август – халыкара сулагайлар көне)
    Үземнән беләм: элек мәктәпләрдә сул кулы белән язучы баланы уң кул белән язарга өйрәтергә тырыштылар, тик тора-бара мондый «тырышлык»ның барып чыкмаслыгын аңладылар.
    1200
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:57
    Төмәндә милли гимназия: хыялдан – чынбарлыкка
    Татарстанның нинди генә район һәм авылына яки Россиянең кайсы гына шәһәр һәм төбәгенә барып чыксам да, бер генә булса да белем бирү йортын барып карарга тырышам. Кайда ничек эшләүләре белән танышуны гадәткә керттем шулай. Дөрес, барыбыз да бер Россия Федерациясендә яшибез, уку-укыту да «Мәгариф турында»гы уртак закон нигезендә алып барыла....
    656
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:55
    Укытучыларны да «тигезләмәкчеләр»
    Яңа уку елыннан Россиянең күпчелек уку йортларында бердәм форма кертелә. Укучыларны менә шулай итеп «тигезләмәкчеләр». Тик дөрес киенү кагыйдәсе балаларга гына түгел, аларга белем бирүчеләргә дә кагылырга мөмкин.
    607
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:53
    Кара тамга кемгә төшәр?
    Тиздән югары уку йортларының маңгайдан тир агыза торган чорлары җитә. Юк, кабул итү кампаниясенең ахырга якынлашуы яки яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып баруның бер катнашы да юк монда. Вузлар алдында торган зур сынау янында болары берни түгел. «Нәтиҗәсез» дигән кара тамга сугып йөри торган мониторинг күпкә әһәмиятлерәк.
    732
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:52
    Котыру авыруы тагын баш калкытты
    Быел Казанда котыру чиренең беренче очрагы теркәлгән. Сәбәбе - Совет районының Чабакса бистәсендә этләр котырган төлкене ботарлап ташлаган.
    736
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:50
    Саруны нәрсә кайната?
    «Соңгы вакытта әллә нишләп кенә саруым кайный башлады. Элегрәк бер дә мондый хәлнең булганы юк иде, сәбәбе нәрсәдә икән аның? Шул турыда аңлатып язсагыз иде. Камил, Казан.»
    1325
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:47
    Мәктәпчә яши башларга вакыт җитә
    Рәхәт иде әле балаларга җәйге каникулда: туйганчы йоклыйлар, ә иң мөһиме - мәктәптә биреп кайтарган өй эшләрен хәзерләргә кирәкми. Тик менә 1 сентябрь килеп җитәргә дә озак вакыт калмады шул. Укучыларны яңадан көн саен иртүк торулар, дәресләр, өй эшләре көтә. Озак вакыт ялдан соң мәктәп режимына ияләнү бер дә җиңел...
    698
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:44
    Ташландык кырларда киндер үсә
    Татарстанда «Мәк» гомумроссия оператив-профилактик операциясенең I этабы тәмамланып, II этабы башланды. Әлеге операция ил буенча киндер, мәк кебек үсемлекләрнең законсыз культивацияләнә, теләсә кайда үсә торганнарын юк итү, алардан наркотик матдәләр җитештерүгә юл куймау максатыннан уздырыла.
    682
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:43
    Тагын эссе, тагын кыздыра...
    Татарстанга янә 30 градуслы эсселәр кайтты. Җәйнең соңгы ае республика халкын кояшлы, җылы, кыскасы, чын җәйгечә һава торышы белән сөендереп калырга булган, күрәсең.
    1118
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:41
    Сак булыгыз, юлда – балалар!
    Бу елның беренче 6 аенда республикада балалар һәм 16 яшькә кадәрге үсмерләр катнашында 263 юл-транспорт һәлакәте булып, аларда 9 баланың гомере өзелгән, 271 бала имгәнгән.
    740
    0
    0
  • 13 август 2013 - 07:39
    Беренче сентябрьгә – кайнар су, егермесенә – җылылык
    Кайнар суны кайчан бирәләр? Бүгенге көндә Казан халкын борчыган иң актуаль сорауларның берседер бу, мөгаен. Җылылык бирү сезонына әзерлек белән бәйле рәвештә кайнар суны өзүләр 1 сентябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш, ә җылылыкны быел якынча сентябрьнең 20ләрендә җибәрергә ниятлиләр. Дөрес, моңа һава торышы да тәэсир итәчәк әле.
    723
    0
    0
Реклама