Шәһри Казан
16+

15 август 2013 яңалыклары

  • 15 август 2013 - 08:45
    Татарча яңа журнал чыга башлый
    Яңа уку елы башлану белән, Татарстанда мәктәп һәм гаилә турында яңа журнал нәшер ителә башлый. Ул «Мәгърифәт» газетасы урынына чыгачак.
    676
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:40
    Җәмаса Шакир, Җәмилә апа яки минем беренче гонорарым
    Мин ул көнне кәнсәләргә ничек барып эләккән идем соң әле? Мәктәпкә дә кермәгән чәчнәби кызый кемгә кирәк булып, кем чакырган булды икән мине? Ә бит халык Персидәтел Шакир чакыруы буенча җыелган иде. - ...Шулай итеп, әлимпиадыны үткәрәбез, җәмәгать. Җә булмаса, киләсе атнада, җә булмаса, аннан алдагысы атнада. Районнан әйттеләр, җә...
    783
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:38
    Җиңү өчен уйнау: тавышлар һәм хисләр белән
    «Кол Шәриф» мәчетен алдау юлы белән эш итүдә гаеплиләр. Аллаһ йортының бу эшкә катнашы да юктыр, бәлки, тик аның өчен «тырышучылар» табылган - кулы тисә-тимәсә дә, мәчетнең исеме телләргә менде инде. Һәм, кызганыч ки, матур мәгънәдә түгел.
    692
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:36
    Изге урын буш тормас...
    Шөкер, милләттәшләребез дин тирәсендә берләшә, иңгә-иң куешып эшли белә икән. Быел кыш дәвамында районыбызның мәчет-мәхәлләләрендә дәгъват марафоны баруы хакында язган идем инде. Шул дәгъват марафоны кысаларында Лашман авылында кунак булып, мәчет подвалында эш кайнаганын, авыл халкының мәдрәсә салу мәшәкате белән янып йөрүен күреп килдем. Ә бу Рамазан аенда Лашманда мәдрәсәнең...
    771
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:33
    Киңәшле эш таркалмас
    Хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалткан очракта пособиеләр бирү, хатын-кызларның декрет ялларына түләү тәртибе, әниләргә яшь балаларын тәрбияләү өчен бирелә торган акча, җитештерү өлкәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очракларыннан соң иминият түләүләрен билгеләү һәм социаль өлкәгә кагылышлы башка төрле сораулар гел туып тора. Аларның кайберләренә РФ Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчәсе идарәчесе Рамил...
    0
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:30
    «Авыл – безнең туган йортыбыз»
    Игенчелек тармагындагы мул уңыш игенче-механизаторларның тырышлыгына бәйле. Һәр хуҗалыкта бар ул хезмәт алдынгылары. Алар эшнең тәмен белеп, соңгы нәтиҗәсе башкаларга куаныч китерерлек итеп башкаралар.
    1066
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:26
    Амбарлар тулса, безгә дә була
    Мал асраучы авыл халкы кесәсендәге акчасын барлый башлады, терлекләр өчен ашлык әзерләп куясы бар. Югыйсә көшелендә вакытта хәстәрләп куймасаң, кышын малларда «муканит» чире килеп чыгуы бар. Быел уңыш әзрәк булгач, бу «авыру»ның таралуы да ихтимал бит. Тагын нинди авыру инде бу дип хафага төшмәгез, җор телле авыл халкы, малларга ашатырга...
    729
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:23
    Казанда тагын бер Универсиада авылы төзелә
    Лаеш районының Казан белән чиктәш урынында ипотека аша сату өчен социаль торак төзи башлаячаклар. Ул исә тышкы ягы белән Универсиада авылын хәтерләтәчәк.
    553
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:22
    Бурычлы түгелме син?
    Татарстанда 20 августтан башлап бурычлы затларны транспорт чарасы буенча автомат режимда эзли торган «Дорожный пристав» аппарат-программа комплексы гамәлгә кертелә.
    664
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:21
    Сездән – супермаркет, бездән – урын
    Торак-коммуналь хуҗалык өчен, ЮХИДИ штрафларын, телефон һәм интернетка һәм тагын башка күптөрле хезмәтләр өчен тукталышларда торганда да түләп булачак. Казанның җәмәгать транспорты тукталышларында түләү терминаллары белән павильоннар урнаштырыла башлаячак.
    692
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:18
    Киселгән үкчәләр: әкиятме, чынмы?
    Хокук саклау органнары Универсиада барган көннәрдә Казанда эре җинаять очраклары күзәтелмәве, әлеге хәтәр күренешнең «борынын да чыгарырга куркып, оясында мыштым гына ятуы» турында хисаплар биреп килделәр. Әмма барысы да алай ук тыныч булмаган икән. Тикшерү комитетының кармагына Казандагы бөтендөнья студентлар уеннары башланганчы ук эләккән җитди җинаять очрагы хакында спортчылар һәм...
    993
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:17
    Яшәткән дә, юк иткән дә су
    Явым-төшемнәрнең күләме артып китү сәбәпле, инде атна дәвамында телевизордан Россиянең төрле өлкәләрен су басу, шул уңайдан хөкүмәтнең армый-талмый масштаблы коткару эшләрен оештыруы, җирле халыкка һәм дәүләткә су стихиясе китергән зыянның күләме миллиардлаган суммалардан артып китүе хакында сөйлиләр.
    1045
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:15
    Балачактан чыгармыйлар
    Җырчы Алсу үзен тамашачылар һаман кечкенә кыз сыйфатында кабул итә дип саный. «Мине кайчакта элеккечә үк чәчләрен толымлап үргән, кулына уенчык аю баласы тоткан кечкенә кыз итеп кабул итәләр.
    956
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:12
    Сабакташларын буйсындырып яшәгән гүзәл зат
    Яңа сезон ачылган саен театр коллективында исән-сау булган артистлар арасыннан кемдер җитми сыман тоела. Яшьләре олыгая баруга карамастан, һәрвакыт бердәм булган щепкинчыларны сәхнәдән җибәрәсе килми шул. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулова моннан унике ел элек гариза язып театрдан китеп баргач та, тамашачыны гаҗәпләндергән иде.
    724
    0
    0
  • 15 август 2013 - 08:10
    Чирмешәнлеләр Пәйгамбәребезнең сөннәтен үтәде
    Соңгы елларда иң яраткан бәйрәмнәребезнең берсе Сабан туена кайбер мөселманнар тарафыннан мәҗүси бәйрәм тамгасы сугылуын ишетеп беләбез. Аның каравы, Сабан туенда үткәрелүче спорт ярышларын исәпкә алганда, әлеге бәйрәм аркылы Пәйгамбәребез Мөхәммәд(с.г.в.)не зурлыйбыз, алай гына да түгел, аның сөннәтен үтәгән булып чыгабыз икән ләбаса! Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Балаларыгызны ат иярләргә, уктан...
    881
    0
    0
Реклама