24 октябрь 2013 яңалыклары
-
24 октябрь 2013 - 09:43Бөтен өмет – татарлардаШушы көннәрдә Казанда ике мөһим чара үтте. Берсе - телләрне һәм мәдәниятләрне саклау буенча халыкара форум, икенчесе - Россия стратегик тикшеренүләр институты җитәкчесе Леонид Решетников белән конференция. Утырышлар узды, килешүләр төзелде, рәсми очрашуларда катнашучылар, матур фикерләр әйтеп, куллар кысышты. Хәзер бер генә нәрсәне көтәргә кала - эш күрсәтүләрен. Татар теле...
-
24 октябрь 2013 - 09:36Россиянең баш яучысыҮзәк каналдан таныштыру-кавыштыруга багышланган тапшыру алып баручы Роза Сабитованы белмәүчеләр юктыр. Мөмкинлек чыккан саен, үзенең татар милләтеннән булуын искәртеп торган, соңгы елларда төрле пластик операцияләр кичереп матурланган бу ханым турында матбугат чаралары да еш яза.
-
24 октябрь 2013 - 09:33Биргәнсең бит кирәкне!Айсылу Имамиеваның мәкаләсен (10 октябрь, 2013 ел) укыгач, бик сөендем. Без биш ел буе бергә татар филологиясе һәм тарихы факультетының тәнкыйть һәм редакцияләү бүлегендә укыдык. Арабыздан редакция эшенә алынган кешеләр булса да, тәнкыйтькә алынучыларыбыз әлегәчә юк иде.
-
24 октябрь 2013 - 09:20Чык бөртегендәге кояшТуксанынчы елларда матбугат һәм мәгълүмат министры булып эшләгән, озак еллар буе «Идел-пресс» полиграфия-нәшрият комплексының генераль директоры вазифаларын башкарган Ислам ӘХМӘТҖАНОВны матбугат һәм мәдәният өлкәсендә белмәүчеләр сирәктер. Журналистика аша танылу алган Ислам абыйның «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире булып эшләгән еллары да укучыга таныш. Буа районының Норлат авылында туып үскән әлеге...
-
24 октябрь 2013 - 09:08Шәхес белән гражданин әңгәмәсеМинтимер Шәймиев үзе Лев Овруцкий белән ике арада ярты ел дәвамында атна саен оештырылган әңгәмәләргә шундый бәяләмә бирде. Һәр вакыйгага үзенең карашы булган, җәнҗаллы темаларны яраткан журналист белән беренче Президент арасындагы күпернең нигезен «Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгының элеккеге җитәкчесе Марат Моратов сала, ул аларны очраштыра. Ә...
-
24 октябрь 2013 - 09:05Нәрсәгә безгә кыйммәтле дару, очсызы яхшырак та дәвалыйХәзерге заманда арзанга гына дәваланып буламы икән? Юк, әлбәттә, дияр күпләр, бигрәк тә - әти-әниләр. Көзнең салкын көннәрен алар дер калтырап көтеп тора инде - бала салкын тидереп авырып кына китә күрмәсен, янәсе. Балалар бакчасыннан яки мәктәптән кайткач ук төчкерә, борыннарын еш-еш тарта башласалар, ютәлләп тә куйсалар, әти-әниләр даруханәдән әллә...
-
24 октябрь 2013 - 09:00Берce белән бирәсең, икенчесе белән аласың...Гадәттә, яңа елдан бөтен өлкәдә диярлек бәяләрнең артуы күзәтелә: ашамлыкларга, утка, суга, газга дисеңме… Без моңа күнектек тә бугай инде, нишлисең, яңа елдан яңа кагыйдәләр, яңача тормыш... Ә менә 1 гыйнвардан балалар бакчаларына түләү бәяләренең артуы күпләрне аптырашта калдырыр, мөгаен. Бу өлкәдә үзгәрешләр чынлап та сизелерлек.
-
24 октябрь 2013 - 08:44Террорчылык белән ничек көрәшергә?Бүген Волгоград шәһәрендә өч көнлек матәмнең соңгы көне. Әмма 21 октябрь көне фаҗигасендә якыннарын югалтканнарның җан яралары һәм шартлау вакытында зыян күргәннәрнең тән җәрәхәтләре әле бик озак дәвер төзәлмәс. Террорчылык акты нәтиҗәсендә 17 яшьтән алып 29 яшькә кадәрге 6 кешенең гомере өзелде, 30лап кеше хастаханәләргә озатылды. Зыян күргәннәрнең күпчелеге әле...
-
24 октябрь 2013 - 08:40Шартлау арты шартлауХалыкның дүшәмбе көнге шартлаудан соң да күз яшьләре кибеп бетмәгән иде әле, кичә иртән янә 6 кешенең гомерен өзгән яңа шартлау турында билгеле булды.
-
24 октябрь 2013 - 08:23Туган җирнең олуг улыКүренекле кыргыз язучысы, әдип Чынгыз Айтматовка, исән булса, быелның 12 декабрендә 85 яшь тулган булыр иде.
-
24 октябрь 2013 - 08:18Наркотикларга каршы көрәш дәвам итәТатарстанда «Наркотикларсыз тормыш» шигаре астында наркотикларга каршы көрәш айлыгы үткәрелде.
-
24 октябрь 2013 - 07:55Олимпиадага багышланган купюралар әйләнешкә керәНоябрь башында Россиянең барлык территориясендә Сочи Олимпиадасы символлары төшерелгән 100 сумлык кәгазь акчалар әйләнешкә керә. Россия банкы аның тиражын 20 миллионга җиткергән. Банкнота зәңгәр гаммада эшләнгән. Купюраның бер ягында - Сочи өстеннән очып узучы сноубордчы, икенче ягында Олимпия стадионы белән сәмруг кош сурәтләнгән.
-
24 октябрь 2013 - 07:51«Барс канатлары» яңа үрләргә омтылаРухы көчле булганнар егылсалар да торалар, җиңелсәләр дә бирешмиләр, көрәшәләр һәм җиңәләр. Казанның «Барс канатлары» баскетбол командасы егетләре әнә шундый девиз белән яши. Быел алар, команданың биш еллык тарихында беренче тапкыр, коляскадагы баскетболчылар арасында Россия Кубогына ачык ярышларның бронза призеры булды.
-
24 октябрь 2013 - 07:45ДӘВАМЯратмады Габдуллаҗан әти-әнисе куйган исемне. Балигъ булып җитәр-җитмәс, яшьтәшләре арасында: «Мин - Гарольд», - дип кенә җибәрә торган булды. Мәгәр эш паспортка килеп терәлгәч, исемен алыштыра алмады, шуңа гарьләнеп, кара көеп чыкты. Надан вә иске карашлы әти-әнисеннән үч алырга җай эзли башлады. Тәки тапты бит. Әүвәл, Гөлйөзем, Мәрьям, Зөһрә кебек...
-
24 октябрь 2013 - 07:42Энесе гүренә абыйсы керде«Миңа ни дип әйтерләр? Үткән еллар ярасын яңартып, бу кешеләргә авырлык китермәмме?» - дигән меңләгән сораулар белән кердем мин бу өйгә. Бер авылда яшәп, күрешеп-аралашып торсак та, бүген языласы вакыйга турында сүз кузгатырга кыенсына идем мин. Тик Аллаһы Тәгаләдән килгән сынау-кайгылардан сыгылып төшүчеләр, күңел юаткычын хәмердә тапканнар күбәеп киткән заманда...