Шәһри Казан
16+

11 июнь 2014 яңалыклары

  • 11 июнь 2014 - 11:29
    Эх син, яшьлек...
    Үз яшегездән дә яшьрәк күренәсегез киләме? Моның өчен кыйммәтле кремнар сыларга, матурлык салонына барып та йөрергә кирәкми. Даруханәдән киптерелгән суүсем - ламинария генә сатып аласы була. Чынаякка 2-3 чәй кашыгы суүсем һәм 4-5 чәй кашыгы кайнар су салабыз. Катнашма барлыкка килгәнче болгатабыз да, өстен каплап, 10 минут тотабыз. Иң мөһиме...
    1477
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 11:26
    Сабан туе нинди туй?
    Җәй җиттеме, олысы-кечесе Сабан туен көтә. Бәйрәм алдыннан авылларда бертөркем яшьләр, гармун сузып, сөлге, күкәй җыя, егетләр атларын чабышка әзерли, көрәшчеләр көчләрен туплый, халык капка буйый, тәрәзәләр юа, Сабан туена, дип, махсус матур күлмәкләр тектерә, кунаклар чакыра. Кыскасы, Сабан туе ул күптән очрашмаган дусларны кавыштыру, берләштерү, туганнарны бергә җыю бәйрәме...
    1434
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 11:25
    Көлдерүчесе булса...
    Актанышка килгәч, безне кунакханәгә урнаштырдылар. Бердәнбер клиент, яшьрәк кенә бер ир-егет каршылады. - Сез әллә әртисләрме? - ди. Тагын сюжет корырга туры килде. - Әртисләр, кәнишне. Син үзең кем? - Уполминзагта күкәй җыям. Сез нинди әртисләр соң? - Менә монысы... (Марс Шабаевка күрсәтәм)... Илһам Шакиров булыр... Күкәй җыючыбыз, илһамланып, шатлыгыннан...
    740
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 11:23
    Мәхәббәт барысыннан да өстен
    Тинчуринлыларның «Назлы кияү» спектакленә мөрәҗәгать итүләре беренче мәртәбә генә түгел. Һәр режиссер тарафыннан ул төрлечә сәхнәләштерелә. Бу юлы баш режиссер Рәшит Заһидуллин аны үзенчәлекле итеп куйган.
    713
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 11:20
    «Курчаклар безгә бала сыман»
    Курчак артына яшеренгән артистны тамашачы сәхнәдә сирәк күрә. Әмма үз эшенә бирелгән, яраттыра белгән актерны халык хәтерендә калдыра. Әнә шундый сәхнә осталарының берсе - Татарстанның халык артисты Сания КАЮМОВА. Үзенең 30 ел иҗат гомерендә нәни тамашачыны нинди генә әкият каһарманнары белән очраштырмаган ул! Артист «Хан кызы» спектаклендә - Хан кызы,...
    963
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 11:11
    Эчкән башка шайтан юлдаш
    Эчүнең юньлегә китермәгәнлеген белсәләр дә, аракы колы булучылар моны оныталар шул. Шешәдәш дуслар - кайгысын юучы Гөлфирә дә, нәфесен тыя алмаган Әмирхан да 2012 елның 16 сентябрендә бергәләп эчеп утырулары мондый кайгылы рәвештә тәмамланыр дип уйламаганнардыр.
    853
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 11:08
    Бүгенге көнемә мең шөкер
    1945 елның 28 мартында алты малайдан соң дөньяга килгән кыз мин. Әле өч-дүрт яшемдә, гөл, дип, консерв савытына алабута утыртып йөргәнем хәтеремдә. Күрше Дария апай, гөлләр биреп, үстерергә өйрәтте. Табигатьне ярату исә 1944 елда сул кулын «немецка биреп» калдырган әтидән күчкәндер. Кая барса да мине үзеннән калдырмады ул. Җиләк, шомырт...
    907
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 11:04
    Авылда рәхәт...
    Авылга кунакка кайтып килгән берәр кешедән, ничек анда, дип сорасаң, бөтенесе диярлек: «Рәхәт авылда!» - дип җавап кайтара, әмма салаларда кеше һаман кимү ягына гына бара. Авылны яратсалар да, шәһәр тормышын ташлап кайтып китәргә бөтен кешенең дә кыюлыгы җитеп бетми. Авылга кайтмас өчен, сәбәпләре дә җитәрлек, иң беренче урында исә...
    2235
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 11:00
    Батырга – кәҗә бәтие
    Иң хәлитеч мизгелдә, берәү икенчесен сыртына салам дигәндә, көрәшчеләрдән дә җитезрәк булып, ике кулым белән күзләремне каплыйм! Аннан бармак читеннән генә мәйданга күз салам: имгәнмәделәрме, икесе дә исән-саулармы?
    772
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 10:55
    Стенагызда нинди рәсем?
    Җәй ул ял итү генә түгел, фатирда ремонт ясау чоры да. Аны шушы вакытка калдыру үзенә күрә бер традициягә әверелде, чөнки шулай җайлы: суыктан куркасы юк, форточкаларны ачып җилләтәсең, балаларны авылга йә дачага озатасың дигәндәй, рәхәтләнеп иҗат ит.
    901
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 10:52
    «Ирләр» алкалы, «хатыннар» сакаллы булганда, безгә нишләргә?
    «Евровидение» диннән бик ерак торса да, сәхнә йолдызлары халыкның әхлакый көзгесе булгач, бу хакта соңарып булса да үз фикерләремне әйтми булдыра алмыйм. Күпме илләрнең бәяләве буенча, җиңүче - зифа сынлы, озын буйлы, кап-кара сакаллы ни хатын-кыз, ни ир-ат, XXI гасырның яңа йөзе - мутант.
    1039
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 10:45
    Бәяләр нык артырмы?
    1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә тарифларның күтәреләсен, бәяләр артасын уйлап, бик борчылам. Бик нык артырмы икән, шул турыда бераз аңлатып китсәгез иде. Диләрә Бикмөхәммәтова, Казан
    1365
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 10:39
    Үзең сайлыйсыңмы, сайлап бирсеннәрме?
    Читкә чыгып карамаган кешене генә урыныннан кузгатуы кыен. Ә инде бер чыктыңмы, җилкенгән күңелне туктатуы бик авыр икән. Тагын каядыр барасы, дөнья күрәсе килә. Бигрәк тә ел буе көтеп алган җәйге яллар чорында.
    1437
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 10:34
    Җәвит Шакиров: «Миңа акыл кермәс инде ул»
    «Яңа Гасыр» телевидениесендә «Башваткыч» тапшыруы күрсәтелә башлагач, Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты Җәвит ШАКИРОВ белән кызыксыну бермә-бер артты кебек. Тәгәрмәч өстеннән төшмәгән артист өчен ул тапшыру өчен вакыт табулары үзе бер башваткычтыр инде аның, хак булса, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, концерт белән концерт арасында Казанга, күп дигәндә, бер генә атнага...
    1240
    0
    0
  • 11 июнь 2014 - 10:27
    Бер, ике, өч – безнең кулда көч!
    Минем спортка карата мөнәсәбәтем шул «Адидас» кроссовкасы да «Найк» спорт костюмыннан ары китә алмый икән. Каян чыксын инде миннән спортчы - «Очкын» спорт һәм сәламәтләндерү лагереның беренче сменасында кунакка барып кайтканнан соң, бу фикерем ныгыды гына. Мондагы спортчы балаларның көн режимы һәм иртәдән кичкә кадәр булган тренировкаларына түзәр өчен, белмим,...
    1640
    0
    0
Реклама