31 июль 2015 яңалыклары
-
31 июль 2015 - 17:01“Алтын” синхрончыларТөркемнәр арасында ирекле программа чыгышында Россия синхрончылары тагын бер алтын медальле булды. Икенче урында - Кытай, өченчедә - Япония кызлары.
-
31 июль 2015 - 15:07Миңамы инде зарланырга?!Әллә ничек башланды бүген көн. Таңнан начар төш күреп уяндым. Чәй куярга идем, су беткән. Киендем дә эшләр белән чыгып чаптым, шактый баргач, телефонны өйдә онытып калдырганлыгым ачыкланды. Әй Аллам, нәрсә соң инде бу?! Кире кайтырга ярамый миңа - юлым уңмый. Кайтмый да булмый, чөнки бөтен эш шул телефон белән бәйле. Кайттым. Малай уянып килә. Мин телефон эзлим, ул чәй ясарга куша. Соңга калам бит инде! Кайчан киерелеп, йокым туеп уянырмын да, берәрсе чәй ясап эчерер икән мине? Малайга эшләр куштым да чыгып йөгердем. Ул берни аңламады, күңелем сизә, үпкәләп калды.
-
31 июль 2015 - 13:49Авыру кызны мулла дәвалаганБыел 3 апрельдә Сахалинда "Минем Ватаным Россия" проекты кысаларында "Көньяк Сахалин - Севастополъ" автойөгереше старт алган иде. Алар Казанда 28 апрельгә килеп җиттеләр. Әлеге йөгерүне "Бердәм Россия" партиясе дә хуплады. Һәм ул җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Аватойөгерештә оешма җитәкчеләре, студентлар һәм волонтерлар катнашты. Алар 24 шәһәрдә булды. Һәркайсында сугыш ветераннары...
-
31 июль 2015 - 13:11Тавыксыз тормыш тормышмыни? (ФОТО)Беркөнне Казан тавыкларын барлап чыктым әле. Шәһәрнең һәр бистәсендә диярлек күпләп кош асраучылар яшәп ята икән. Башта Отары бистәсендә гомер итүче Фирая белән Раил Рәхимҗановларга киттем. Кызлар - тавыклар 25 төрле тавыктан кала, монда дүрт төрле үрдәк, казлар, фазан, павлин, бытбылдык, күркә, цесаркалар яши. Алдан киләсемне хәбәр итеп куйганга, ишегалдына...
-
31 июль 2015 - 12:30Иртәгә ипподромда 200дән артык ат чабышачакИртәгә "Татспиртпром" ябык акционерлык җәмгыяте Сабантуй кунакларын Казан ипподромына ат чабышларына чакыра.
-
31 июль 2015 - 11:25Шарджа әмирлегендә урнашкан «Казан» рестораны хуҗасы Исмәгыйль Шәңгәрәев: «Татарның тырышлыгы монда да күренә»Татарстаннан меңләгән чакрым ераклыкта тормыш итсә дә, үз гомерендә беркайчан да Казанда тормаса да, Исмәгыйль Шәңгәрәев исеме биредә күпләргә таныш. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче эшкуарны милли җанлы, кунакчыл, киң күңелле кеше буларак ишетеп белә идек. Күптән түгел үзебезгә аның белән якыннан танышырга, Исмәгыйль әфәнденең Шарджа әмирлегендә урнашкан «Казан» ресторанында сыйланырга...
-
31 июль 2015 - 11:22Сазлыкка баткан машинада якташым да булганЯшел Үзән янындагы юл буендагы сазлыкта бер баткан машина тапканнар иде. Тикшерүчеләр ачыклагач, бу машинада безнең якташыбыз, Яшел Үзәннең Норлат авылы егете Рәшит барлыгы да ачыкланды. Фаҗигале төстә вафат булган юл хәлакәте корбаннарын кичә җирләделәр.
-
31 июль 2015 - 10:07“Шигъри ишегалды” кунаклар көтәБүген Кадышев торак массивында мәдәният йортында «Шигъри ишегалды» бәйрәме узачак.
-
31 июль 2015 - 09:15Чәчәкләр Казанда сентябрь азагына кадәр торачак"Әкият" курчак театры алдындагы мәйданда чәчәк фестивале ачылды.
-
31 июль 2015 - 08:44“Спортка килгәнче мин йөзә дә белми идем”Катнаш синхрон йөзүнең ирекле программасында Александр Мальцев белән Дарина Валитова Америка көндәшләреннән алтынны тартып алды диярлек. Бу көнне спортчылар гына түгел, бөтен Россия халкы көтте.
-
31 июль 2015 - 08:12Рөстәм Миңнеханов Арчада, Әтнәдә булып кайттыУрып-җыю эшләре башлануга Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе республика районнары кырларындагы хәл белән таныша башлады. Шул уңайдан ул Татарстан районнарына эшлекле сәфәр кылды.
-
31 июль 2015 - 07:46Лилия Муллагалиеваның «ширбәт ае»Без Кырымда ялда. Ирем белән икәү генә сәяхәткә чыгып киттек.
-
31 июль 2015 - 07:05“Мастерс»та катнашучылар килә башладыКазанга "Мастерс" категориясендә катнашачак спортчылар килә башлады. Беренче кунаклар АКШ, Көньяк Африка һәм Россиядән. Спортчыларның иң өлкәненә 74 яшь. Ярышларга барлыгы 91 илдән 2914 спортчы килер дип көтелә.
-
31 июль 2015 - 06:08Бер минут та җитәИнтернет балаларга гына түгел, ата-аналар өчен дә зур ярдәмче. Татарстанда эшләп килә торган Дәүләт хезмәтләре порталы (uslugi.tatarstan.ru) аша бүген ике йөздән артык хезмәт башкарып була.
-
31 июль 2015 - 05:46Бездә тагын бер “алтын”Кичә узган су спорты буенча дөнья чемпионатында 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышларында Россиянең суга сикерүчеләре Илья Захаров белән Евгений Кузнецов финалга узды.