16+

13 февральдә Рәҗәб ае керә

Фазыйләтләргә бай раҗәб ае ишек шакый. Раҗәб ае – ярлыкау һәм мәрхәмәткә ирешү ае.

13 февральдә Рәҗәб ае керә

Фазыйләтләргә бай раҗәб ае ишек шакый. Раҗәб ае – ярлыкау һәм мәрхәмәткә ирешү ае.

Раҗәб, шәгъбан һәм Рамазан айлары изге айлардан санала. Алдагы икесе Рамазан аена әзерлек – үз-үзеңне рухи һәм физик яктан чыныгуга, чистарынуга, үзгәрүгә әзерлек вакыты булып тора. Бу айларда гөнаһлардан тыелуга аерым басым ясала, чөнки гөнаһның авырлыгы арта төшә, изге гамәлләрнең савабы да зурая. Пәйгамбәребез (с.г.с.)нең әтисе хәзрәти Габдулла һәм әнисе хәзрәти Әминә бу айда никахлашып кавыша. Раҗәб аенда ураза тотарга ният кылсак, хәерле булыр. Бу айда көнебезне Коръән сүрәләрен уку белән бизик, гөнаһлардан тыелыйк һәм игелекле гамәлләрне тагын да арттырыйк.

Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Фото: https://pixabay.com/
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading