Намаз укыганда күз йомып укырга ярыймы? Бу һәм башка сорауларга
Рамил хәзрәт Юныс инстаграмдагы язылучылары өчен җаваплар бирде.
– Биш ел элек аерылыштык, әмма ирем талак әйтмәде. Аннары башка хатын белән яшәде. Ислам дине буенча аның тәртибе ничек?
– Дин буенча сез аерылышмаган. Талак сорагыз. Телефон аша әйтсен, яки смс белән җибәрсен.
– Югалган алканы табу өчен махсус дога бармы?
– Коръәннең “Әд-духан” сүрәсен укыгыз.
– Чуртан, җәен балыкларын ашарга ярыймы?
– Суда йөзгән барлык балык хәләл.
– Каш йолку рөхсәт ителәме?
– Юк.
– Госел алганда чәч юмыйча, юеш кул белән генә сыпырсаң буламы?
– Юарга кирәк.
– Татарларга үзләренең нумерологиясен белергә ярыймы?
– Нумерология динебезгә каршы килә. Күп вакыт дөрес туры килә дип әйтсәләр дә, адәм баласын Аллаһ шулай сыный.
– Намаз укыганда күз йомып укырга ярыймы?
– Күзне йомып укырга кушылмый. Игътибарны җәлеп итү өчен рөхсәт ителә.
– Ялгышлык белән унбиш минутка иртәрәк авыз ачтым. Миңа нишләргә?
– Казага калдырып тотасы...
Дилбәр Гарифуллина әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
1
0
Мин сом кебек падальщик балыкларны ашау моселманга хэрэм дип ишеткэн идем.
0
0
0
0
Аерылышканда, икен, э дэ талак(3) дип кычкырырга кирэкме, бу хэлне судта эшлэргэме.
0
0