16+

Аллаһыга тәвәккәл кылу тормышны җиңеләйтә

Берәр җиребез авыртса, дәвалану өчен иң элек табиб турында сорашабыз, тикшерәбез, аннары гына аңа тәнебезне ышанып тапшырабыз.

Аллаһыга тәвәккәл кылу тормышны җиңеләйтә

Берәр җиребез авыртса, дәвалану өчен иң элек табиб турында сорашабыз, тикшерәбез, аннары гына аңа тәнебезне ышанып тапшырабыз.

Тормышта төрле хәлләр була. Мөэмин-мөселман үзенең тормышын иртәдән алып кичкә кадәр Аллаһы Тәгаләгә тапшырып йөрергә тиеш. Без аның нинди исем-сыйфатларга ия икәнен яхшы беләбез: ⠀
Ул – күрүче, ишетүче, яратучы, саклаучы, бердәнбер... ⠀
Адәм балаларының күңелендәге хис-тойгылар, уй-фикерләре барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Аның өчен иртән ишекне ябып өйдән чыгып киткәндә ⠀
“Аллаһыга тапшырдым, Аннан башка көч тә, куәт тә юк” дип әйтсәк, әйләнеп кайтканчы бөтен халәтебезне Аллаһы Тәгаләгә тапшырган булабыз. Чөнки безнең гомеребез, ризыгыбыз, мал-мөлкәтебез, җаныбыз, сәламәтлегебез – барысы да Раббыбыз кулында.⠀
Расүлебез үзенең хәди­сендә: "Әгәр сез хәерле итеп Аллаһыга тәвәккәл кылсагыз, Ул сезне кошлар кебек ашатыр. Кошлар да бит очып киткәндә ач, ә кайтканда тук була", - ди. Бу хәдисне кайбер мөселманнар тышкы яктан гына аңлап, бернәрсә эшләмичә тәвәккәл кылып кына яшәсәң дә, Аллаһы Тәгалә адәм балаларын кошларны ашаткан кебек ризыкландыра дип уйлый. ⠀
Юк! Кошлар да бит басу-кырларда сука артыннан суалчан эзли. Кайберләре юл буенча коелып калган ашлык бөртеген чүпли. Мөселман кешесе калебе белән Аллаһыга таянса да, кулына тотып эшләргә тиеш, ягъни сәбәп кылу зарур. Әмма кайберәүләр Аллаһыга түгел, әйтик, акча, сәүдә, эш һ.б. тәвәккәл кыла, Аллаһыга таянмый һәм бөтен авырлыгы үзенә төшә. ⠀
Аллаһыга тәвәккәл кылуыбыз тормышны җиңеләйтә. Әлбәттә, бу адәм баласының иманы нык булганда, Аллаһы Тәгаләне танып, бөтен исем-сыйфатларын аңлап яшәгәндә генә килә. 

(Рамил хәзрәт Юнысның инстаграм сәхифәсеннән)

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Албятя среда дорес язылган машааллах

    Мөһим

    loading