16+

Авырулардан дәва – ихлас догада

Раббыбыз Аллаһ – Яратучы, бу дөньяның Хуҗасы. Шушы дөнья белән Идарә итүче буларак Аллаһы Тәгалә Адәм балаларына авыруларны ни өчен бирә соң?

Авырулардан дәва – ихлас догада

Раббыбыз Аллаһ – Яратучы, бу дөньяның Хуҗасы. Шушы дөнья белән Идарә итүче буларак Аллаһы Тәгалә Адәм балаларына авыруларны ни өчен бирә соң?

Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин: кемнәргәдер чир җәза буларак бирелә, кемдер хасталанып сынала, кайберәүләр исә авырып гөнаһлардан чистарына. Шулай да, авырулар бирелүнең төп сәбәбе шулдыр: галәмнәрнең Раббысы кешене чирләтеп, аның үз Яратучысына мохтаҗ булганын белдерә һәм Үзенә догалар белән мөрәҗәгать итәргә этәрә.

Мөбарәк хәдисләрнең берсендә пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләм болай ди: “Аллаһы Тәгалә җир йөзенә җибәргән һәрбер чирне үзенең дәвасы белән бергә җибәрә”. Икенче хәдистә исә: “Картаюдан тыш Аллаһы Тәгалә БАРЛЫК АВЫРУЛАРНЫҢ ШИФАСЫН БАР ИТКӘН”, – дип әйтелә (шул шифаны бик ихластан сорарга гына кирәк).

Әлбәттә, дәваланыр өчен сәбәп тә кылырга кирәк. Пәйгамбәребез салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең: “Табиб булмаган җирдә яшәмәгез”, – дип әйтеп калдыруы да юкка түгелдер. Шулай да, Адәм баласының чирдән сихәтләнүе тулысынча Аллаһ карамагында: әгәр Аллаһы Тәгалә теләмәсә, насыйп итмәсә, табиблар да, кыйммәтле дарулар да булышмаячак. Димәк, дәвалану уңышлы, нәтиҗәле булсын өчен шифаны иң элек Аллаһтан сорарга кирәк.

Шулай итеп, ихлас дога ул – барлык авырулардан дәвалануның мөһим сәбәбедер. Ни өчен? Чөнки барлык авыруларны да, аларның шифасын да Аллаһ бар кылган, һәм теләсә, Ул һәрбер авыруның шифасын бирә ала. Моны ихлас күңелдән сорау ул - безнең гыйбадәтебез дә, олы өметебез дә. Кылган догаларыбыз кабул гына булсын…

Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading