16+

«Бер хатасыз эшкә дә өчле»: улымны яклап калдым, күбесенеке өчлегә йөзде дә йөзде

Мәктәпләрдә урак өсте үтеп китте. Кем әйтмешли, фән-мәгарифтә чебешләрне көзен түгел, язын да бер саныйлар әле.

«Бер хатасыз эшкә дә өчле»: улымны яклап калдым, күбесенеке өчлегә йөзде дә йөзде

Мәктәпләрдә урак өсте үтеп китте. Кем әйтмешли, фән-мәгарифтә чебешләрне көзен түгел, язын да бер саныйлар әле.

Дәүләт имтиханнары тапшырыр вакыт якынлашканда әти-әниләр утка сикереп төшкәндәй кайгырса, укытучылар да борчыла. Яшерен батырын түгел, укучыларның үз билгеләрен аклап, олы тормышка аяк басулары хәерле.

Минем дә улым быел тугызынчы сыйныфны тәмамлады. Дөресен әйтәм, үзем артык борчылмадым, әйбәт укыгач, ышандым мин аңа. Бәлки эчендә ут янгандыр, куркуын сиздермәде, егет кеше бит! Математикасын дүртлегә эшләгән, үзе сөенде, мин гадәттәгечә бераз мырлап куйдым – нишләп бишле түгел? Сиңа яхшысы да ярамый, дип үпкәләде. Бик ярый, рәхмәт кенә! 

Рус теленнән килгән нәтиҗәләр өчебезне дә күккә чөйде – бишле! Укытучысы горурланды – билгеләрен аклады. Ә минем күңелдәге тантана ул көнне җиһанга сыймады. Хәтер дигәне йөрәктә уелып калган яра белән кайнашты – хаклар нахактан олырак дип аваз салды.  

Эш болайрак булды. Әйбәт кенә укып йөргән бер мәлдә, улымның рус теле укытучысы авыртып китте. Эштән китүенә бик борчылсак та, туктатып кала алмадык, эштән китте. Ел уртасында балаларның икенче укытучыга авырдан ияләшәсен белә идек, шул көн килде. Лаеклы ялга чыккан остазны эшкә алдылар. Балаларның канын эчәргә зарыгып торган диярсең, беренче көнне үк китте өчлеләр тезеп... Бишле белән дүртлегә укучылар өчлегә, өлгереше өчле дигәннәре бөтенләй чумды икелегә.

Диктант язалар, ярты сыйныфның эше – өчле, калганнары икеле. Бер хатасы булмаган эшләргә өчле куеп тилмертте. Сез нишләр идегез бу хәлдә? Без дә күтәрелдек, укытучыны алмаштыруларын үтендек. Соңгы сабырлыклар сынгач, чирек билгеләрен бишлеләр алып та күтәреп булмаслык чиккә җиткәч эшләдек без моны. Әти-әниләр генә түгел, укытучылар да икегә бүленде. Җыелышта кайбер әти-әниләрнең күсегә әйләнүен үземчә аңладым, баласы болай да начар укый, тагын ныграк бәйләнмәсеннәр дигәннәрдер. Һәркем баласына яхшылык кына тели, алар өчен иң яхшы хәл, бәлки шул булгандыр. Ә мин күтәрелдем.

Мәктәп җитәкчелеге алдында бу укытучыга соңгы диктант эшләрен алып керүен сорадым. Алып керде, бер хатасыз, әмма өчле! Имеш, язулары матур түгел, хәрефләрен энҗе бөртеге шикелле түгел. Гафу итегез, бу буын балаларын бит мәктәптә дә түгел, балалар бакчасында ук язарга, укырга өйрәтеп җибәрделәр. Баланың ручкасын ничек тотуы да, дөрес утырмавы, өстәл белән маңгае арасында 20 сантиметр калу-калмавы да мөһим түгел, бары тик хәреф танып, яза белүләре генә кирәк иде. Менә нәтиҗәсе! Башлангыч сыйныфларда да төзәтелмәде ул дөрес утырмаулар. Минем улымның әлегә борыны гына дәфтәргә тиям дип тора, маңгаена да әллә зур ара калмаган. Әллә мине кисәтү ясамый дисезме? Ярар, эшнең башы Шүрәле бит әле, әйләнеп кайтыйк уттай кызган җыелышка. Директор теге эшләрне күрде дә, журнал билгеләрен һаман да төзәтмәдегез. сөйләштек бит, дип куйды.

Укытучылар шул чагында, өлкән укытучыны яклады, башка кайгыгыз юкмы әллә, алсыннар икеле дигән сүзне 34 ата-ана алдында әйттеләр. Утырган җиремнән егылып төшәм дип торам. Кызып киттем, мин билге сорап йөри торган әни түгел, ләкин хаксыз эш икән, инде беләләр – бүредәй ташланам. Икенче көнне бу укытучы кабинетка керүгә, өстәленә дә барып җитмәстән минекен тактага чыгарган. Ел буе такта янына чыгарып укытты ул аны, ләкин бер мәртәбә дә өчле куймады! Әгәр хатасын күрсә, зур күкрәкле бер өчлене чәпер иде дә... Һәр начар эшнең дә яхшы ягы була, монда да шулай, әгәр дә үзе шулай кыланмаса, мин күтәрелмәс идем, мин күтәрелмәсәм аның баламны аерым укытып азапламавы хак. Каныгасы килеп, улыма яхшылык кына эшләде, көн саен аерым бирем биреп, башкалардан бүлеп укытты! 

Икенче елны сыйныфны укытучыга билгеләделәр, аның кулында улым бишлегә кадәр үсте. Хаксыз билге укучының укуга күңелен кайтара, уку теләген дә киметә бит. Ярый ла мин улымны яклап калдым, күбесенеке өчлегә йөзде дә йөзде. Улымның бишлесендә теге укытучының да өлеше бар, рәхмәт кенә укыйм мин аңа!  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading