Рамазан ае уразасын ихлас иман китергән хәлдә һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең гөнаһлары ярлыканыр, бу исә кешенең җәһәннәм утыннан котылып, җәннәткә керүенә сәбәп була. Ураза белән Коръән кыямәт көнендә кешегә шәфәгать кылырлар (аны якларлар).
Бу дөньяда безгә акча кирәк булса, ахирәттә савап кирәк
Мөселманнар өчен мәҗбүри (фарыз) гыйбадәт булып саналган ураза адәм балаларының тәне өчен дә, җаны өчен дә бик файдалы.
Бу язмада аның җан һәм ахирәт тормышы өчен булган файдалары турында искәртеп алырбыз.
Ураза бердәнбер риясыз гамәл, ягъни бу гыйбадәт турында ураза тотучы үзе һәм Аллаһы Тәгалә генә белә. Шушы риясыз гамәл кылу ярдәмендә кешенең җаны Аллаһка якыная.
Ураза тоту Аллаһы Тәгаләгә шөкер хисен арттыра: әлеге гыйбадәт нәтиҗәсендә кеше Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен аеруча яхшы аңлый башлый, алай гына түгел, бу вакытта ураза тотучының күңелендә Аллаһы Тәгалә кеше тормышында нинди бөек әһәмияткә ия булуын аңлау барлыкка килә (ә Яратучыбызга чиксез рәхмәтле булыр өчен сәбәпләр чыннан да бик күп: бар ителгәннән башлап яшәр өчен бирелгән бөтен мөмкинлекләргә кадәр...).
Ураза тоту нәфесне тәрбияли, аны “йөгәнләргә”, аңа хуҗа булырга өйрәтә.
Ураза тоту сабыр булырга күнектерә, ә сабырлык һәр кеше тормышында бик тә кирәкле сыйфат. Галимнәр аңлатканча, сабырлык ул - зур, әһәмиятле гыйбадәт.
Ураза холкыбызны яхшырта: бу гыйбадәт ярдәмендә кеше тәкәбберлек, мин-минлек, масаю, кәпрәю һәм мактану кебек сыйфатлардан арына, аның күңелендә басынкылык, түбәнчелек, күндәмлек сыйфатлары пәйда була.
Ураза тоту мохтаҗларның хәлен аңларга ярдәм итеп, күңелдәге мәрхәмәтлелек хисен арттыра.
Рамазан аенда тотылган ураза Аллаһы Тәгалә аның өчен биргән иксез-чиксез әҗер-саваплары белән дә бик кыйммәтле: башка вакытта кеше кылган бер яхшы гамәл өчен 10 савап языла торган булса, Рамазан аенда бу әҗер 700гә кадәр арта. Кайберәүләр “Әгәр кешеләр Рамазан аеның фазыйләтләрен белсәләр, ул айның ел буе дәвам ителүен теләрләр иде” дигән хәдиснең мәгънәсенә төшенеп бетми, әмма “Ай саен алына торган 10 меңлек пенсия Рамазан аенда 700 мең итеп бирелә” дигән мисал китерсәң, шундук аңлыйлар һәм: “Чыннан да, бу очракта без рамазан аеның ел буе дәвам ителүен теләр идек...” – дип җавап кайтаралар. Бу дөньяда безгә сумнар-рубльләр кирәк булса, ахирәттә савап бик тә кирәк булачак. Ә аны эшләү урыны биредә, бу дөньяда. Рамазан ае безнең өчен шуның белән кадерле дә.
Мөбарәк хәдисләрдән билгеле булганча, уразаның ахирәт тормышы өчен дә файдасы бик зур:
Рамазан аенда ураза тотучының йөзен (гәүдәсен) Аллаһы Тәгалә җитмеш еллык юл арасына җәһәннәм утыннан ерагайтыр.
Җәннәттә Әр-Раййан дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә шул ишектән бары тик ураза тотучылар гына җәннәткә керә алачак.
Шулай итеп, Рамазан ае уразасын ихлас иман китергән хәлдә һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан һәркемнең гөнаһлары ярлыканыр, бу исә кешенең җәһәннәм утыннан котылып, җәннәткә керүенә сәбәп була. Ураза белән Коръән кыямәт көнендә кешегә шәфәгать кылырлар (аны якларлар). Ураза әйтер: “Әй Раббым, көндезләрен ул Үзеңнең ризалыгың өчен ашау-эчүдән һәм җенси теләкләреннән тыелды, шуңа күрә мине аның өчен шәфәгатьче кыл! Коръән дә: “Ул күп вакытын мине укыр өчен багышлады, мине дә аның өчен шәфәгатьче кыл!” – дип әйтер, һәм Аллаһның олуг рәхмәте белән ураза һәм Коръән шәфәгать кылырлар...
Ришат хәзрәт Курамшин әзерләде.
Комментарийлар