Гыйлем алу – кешеләр өстендә булган олы бурыч. Аллаһы Тәгалә: «Белмәгән нәрсәләрегезне белгән кешеләрдән өйрәнегез! Белгәннәр белән белмәгәннәр бер дәрәҗәдә булмас», – ди.
- Һәр мөcелман өчен гыйлем алу фарыз.
- Гыйлем юлына кергән кешене Аллаһы Тәгалә җәннәт юлына кертер.
- Aллaһы Тәгалә һәм фәрештәләр, җиp-күк әһелләрe, хәтта ки oяларында булган кырмыскалар, судагы балыклар өйрәнүчегә рәхмәт һәм дога кылырлар.
- Гыйлем алырга дип өеннән чыккан кеше кайтып кергәнче Аллаһы Тәгалә юлында саналыр.
- Кыямәт көнендә пәйгамбәрләр, галимнәр, шәһидләр шәфәгать кылырлар.
- Галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары.
- Гыйлемле кеше вафат булса да, исеме һаман кала. Галимнәр кабердә ятсалар да – теpeкләр, ә наданнар җир өстендә йөрсәләр дә – үлекләр.
- Гыйлемле бyлy тәкъвалыкка, тәкъвалык исә – дөнья һәм axиpәттә бәхетле булырга сәбәпче.
- Гыйлем – дөнья сукырлыгыннан һәм ахирәт газабыннан коткаручы нур.
- Гыйлем – аулакта иптәш, чит җирләpдә (горбәттә) – сердәш, дуслар хозурында – зиннәт һәм дошманнарга каршы үткен корал.
Фото: al-omah.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар