16+

“Берәү кешеләр йөри торган юлдан таш, агач яки сөякне алып куйса, ул кеше үзен уттан саклар”

Галәмнәрне юктан бар итүче, Яратучы Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә барча хәмде-сәналәребез, барча мактауларыбыз ирешсен.

“Берәү кешеләр йөри торган юлдан таш, агач яки сөякне алып куйса, ул кеше үзен уттан саклар”

Галәмнәрне юктан бар итүче, Яратучы Раббыбыз Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгалә барча хәмде-сәналәребез, барча мактауларыбыз ирешсен.

Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә күңел түрләребездән шытып чыккан барча салават-шәрифләребез булсын. Мөхтәрәм дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: “Күрмәдегезме, Аллаһ күкләрдә булганнарны һәм җирдә булганнарны сезнең [файдалануыгыз] өчен буйсындырды...”, – дип әйтә.
“Локман”, 31:20

Адәм баласына булганның кадерен белмәү сыйфаты хас. Һәм ул барлык бирелгән нигъмәтләрне дә мәңгелек дип кабул итә. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм кешенең сәламәтлек һәм буш вакыт кебек нигъмәтләрнең кадерен белмәве хакында әйткән (Имамнар Әл-Бохари, Әт-Тирмизи, Ибне Мәҗе).
Кадерен белми торган тагын бер нигъмәт – ул табигать, безне чолгап алган әйләнә-тирә мохит. Кызганычка, бу олуг нигъмәткә безнең игътибарыбыз бик аз. Без табигатьне мәңгелек, ничек һәм күпме куллансак та бетми торган байлык сыман кабул итәбез. Бу мөнәсәбәтебез бер дә дөрес түгел, чөнки әгәр бу мәсьәләгә җитди карап уйлансак, табигать адәм баласы тарафыннан бик зур золым күргәнен аңларбыз. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Һәрбер исраф – хәрам”, – дип әйткән. Ә безнең табигатькә карата сансызлыгыбызның, аның нигъмәтләрен исраф кылуыбызның чиге юк. 

Кызганычка, су, туфрак һәм һаваның ни дәрәҗәдә пычранганын без аңларлык халәттә түгел. Һәркөнне диярлек урманнарның, яшеллекләрнең кеше тарафыннан һәлак ителүен күзәтәбез. Урманнар – планетабызның үпкәләре, дигән бик тә мәгънәле сүзтезмә безгә тәэсир итми. Без начар, пычранган һаваны сулап яшәргә дә риза. Бүгенге көндә күп кенә авыруларның артуы, климатның үзгәрүе, озон катламының зарарлануы, хайваннарның, кошларның, үләннәрнең, хәтта сулыклардагы балыкларның һәлак булуы, безнең – кешенең табигатькә салган зыянының кайтавазы ул. 

Әлбәттә, бәлки болар хакында бу дөньяда сорау алынмас, әмма Ахирәттә барысы өчен дә җавап бирәсебез булачак, чөнки без булганның кадерен белмичә, табигать дигән нигъмәткә салкын карыйбыз. Шул сәбәпле, Аллаһ тарафыннан безгә бирелгән сәламәтлек дигән нигъмәткә зыян салабыз. Ә югарыда Пәйгамбәребезнең сәламәтлек хакында әйткән хәдисен искә алып узган идек. 
Коръәни Кәримдә агачның һәр җимеше безнең өчен нигъмәт булуы хакында язылган:

“Ул – [төс, тәм, зурлык һәм ис ягыннан] җимешләре төрле булган терәкле һәм терәксез [йөзем куаклары үскән] бакчаларны да, хөрмәләрне, игеннәрне дә, [төсе һәм тәме белән] бер-берләренә охшаш һәм охшамаган итеп зәйтүн һәм анарларны яратучы. Уңыш биргән вакытларында, сез [боларның бөтенесенең] җимешләрен ашагыз, урып [җыеп] алган көнне исә хакын [гошер һәм зәкятен] бирегез, ләкин [бала-чага һәм гаилә әгъзаларын мохтаҗ калдырырлык дәрәҗәдә күп биреп] чиктән ашмагыз. Һичшиксез, Ул исраф итүчеләрне сөйми”.
    “Әл-Әнгам / Терлек”, 6:141

Әнәс бине Мәлик Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мондый күркәм хәдисен риваять иткән: “Әгәр иртәгә Кыямәт җитәсен белсәң дә, бүген агач утырт”, ягъни шул рәвешле изге гамәл кылып, әҗер-савап эшләп калырга ашык. Шулай ук ул Расүлебезнең: “Әгәр берәү агач утыртса яки берәр нәрсә чәчсә, ә аннары кош, кеше яки хайван шул утыртылганнан яки чәчүлектән берәр нәрсә ашаса, бу, һичшиксез, әлеге кешегә сәдака булып язылыр”. 

Сүз дә юк, һәркем агач утырту кебек гамәлләрне башкара алмаска мөмкин, әмма кайбер безгә кечкенә генә булып тоелган гамәлләрнең дә Аллаһ каршында олуг булуын беләбез. Әбү Һөрайра пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең әлеге сүзләрен риваять иткән: “Иманның алтмыштан артык тармагы бар. Аларның иң хәерлесе – “ләә иләәһә илләллааһ” сүзләре, ә иң түбәне – юлдан кешеләргә комачау итә торган нәрсәләрне алып кую. Оялчанлык та иманның бер тармагыдыр”. 

Расүлебез шулай ук: “Берәү Аллаһка итагать кылып, кешеләр йөри торган юлдан таш, агач яки сөякне алып куйса, ул кеше үзен уттан саклар”. 

Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе Расүлебезнең: “Мин кешеләргә комачаулаган агачны юлдан алып атканы өчен генә җәннәтнең гүзәллекләреннән ләззәтләнгән кешене күрдем”, – дигән сүзләрен тапшырган (Имам Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Сәламәтлегебез, буш вакытыбыз, гаиләбез, малыбыз, гомеребез безнең өчен әманәт булып торган кебек, безне әйләндереп алган табигать тә безнең өчен әманәт булып санала. Аңа салкын карау Раббыбызга шөкер итмәүгә тиң. Шуңа да шөкер итүчеләр исәбендә булырга теләсәк, Раббыбыз тарафыннан бирелгән һәр әманәткә игътибарлы булып яшәсәк иде. 

Тимергали хәзрәт Юлдашев,
“Саләх” мәчете имам-хатыйбы

 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading